Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Сабантуебыз мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары! Милли бәйрәмебез - сабантуйлар белән сезне чын күңелдән котлыйм. Районыбызда хезмәт сөючән, киң күңелле, кунакчыл кешеләр яши. Быелгы һава торышы күңелләргә җылылык өсти. Яңгыры да вакытында ява, кояшы да нурын мулдан өләшә. Авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә, төзелештә, социаль өлкәдә ирешкән уңышлар күңелләргә бәйрәм рухы өсти. Сабантуй бәйрәмнәрендә...

Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары!
Милли бәйрәмебез - сабантуйлар белән сезне чын күңелдән котлыйм.
Районыбызда хезмәт сөючән, киң күңелле, кунакчыл кешеләр яши. Быелгы һава торышы күңелләргә җылылык өсти. Яңгыры да вакытында ява, кояшы да нурын мулдан өләшә. Авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә, төзелештә, социаль өлкәдә ирешкән уңышлар күңелләргә бәйрәм рухы өсти. Сабантуй бәйрәмнәрендә һәркем үзенә күңел күтәренкелеге алсын, халкыбызның бай мәдәни тормышы белән танышып, ел буена җитәрлек көч-куәт тапсын!
Ямьле җәйләребезне күңелле үткәрик, киләчәк көннәргә көч-куәт туплап, басу-кырларыбызда мул уңыш үстерик. Сезгә эшегездә,
укуыгызда, тормы-шыгызда зур уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев