Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Сабантуй мәйданында зур өмә гөрләде (+ ФОТОДӘЛИЛЛӘР)

Сабантуй - гасырлар буенча нинди генә зилзиләләр булмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлык, горурланырлык һәм милли-мәдәни күренеш, бәйге бәйрәме буларак сакланып, һәр ел саен кабатланып килә. Сабантуй көне - элек-электән көтеп алынган көн. Авылның һәр...

Сабантуй - гасырлар буенча нинди генә зилзиләләр булмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлык, горурланырлык һәм милли-мәдәни күренеш, бәйге бәйрәме буларак сакланып, һәр ел саен кабатланып килә.
Сабантуй көне - элек-электән көтеп алынган көн. Авылның һәр хуҗалыгында алдан ук хәстәрлек күрәләр, йорт-кура тирәсе җыештырыла, мәйданга күрше авыллардан килгән, ераклардан кайткан нәсел-ыру, дус-ишне кунак итү өчен тәмле ризыклар пешерелә, яңа-матур кием әзерләнә, бер көн алдан мунча ягыла. Бәйрәм көнне авыл кешеләре күтәренке күңел белән мәйданга юнәлә.
Билгеле, бәйрәм мәйданы да бу көнне якташларны, райондашларны, кайткан кунакларны тулы әзерлек белән каршы ала. Нәкъ менә шушы максаттан бүген, 17 июнь көнне, Актанышыбызның үзәк Сабантуй мәйданында зур өмә узды.
Район үзәгендә урнашкан барлык оешмаларның хезмәткәрләре милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-төкәнмәс чишмәсе булып торган бәйрәмебез үтәчәк урынны тәртипкә китерде.
Иртәнге сәгатьләрдән үк мәйдан гөрләп торды: хезмәт коллективлары үзләренә бүлеп бирелгән мәйданны ялт иттерделәр.
Район Советы, район башкарма комитеты өмәдә катнашкан барлык хезмәт коллективларына зур рәхмәтен белдерә. Бергәләшеп җыештырган мәйданда киләчәктә райондашларыбыз белән бергә булып, бердәм булып, бәйрәм чараларында да актив катнашырга насыйп булсын.
Сүз уңаеннан, Ураза аеның инде май азагында ук башлануын исәптә тотып, быелгы төп бәйрәм беразга күчерелде. 1,2 июль көннәрендә ул район һәм авылларда узачак, Чаллыда - 8 июль көнне, ә Казан Сабантуе 15 июльдә булачак.
Актаныш авылы Сабан туе 2 июльгә билгеләнгән. Бәйрәм программасы бик кызык, мавыктыргыз булыр, дип ышандыралар аны оештыручылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев