Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Сабантуйлар мөбарәк булсын!

Кадерле райондашлар, хөрмәтле якташларыбыз, кайткан кунаклар! Сезне Район Советы, район башкарма комитеты исеменнән һәм шәхсән үзем милли бәйрәмебез - Сабантуйлар белән тәбрик итәм. Сабантуйны һәрберебез көтеп ала. Иң халыкчан бәйрәм ул. Хезмәт сөючән, киң күңелле, кунакчыл халкыбыз аңа ел буе әзерләнә. Авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә, төзелештә, социаль өлкәдә ирешкән уңышлар күңелләргә...

Кадерле райондашлар, хөрмәтле якташларыбыз, кайткан кунаклар! Сезне Район Советы, район башкарма комитеты исеменнән һәм шәхсән үзем милли бәйрәмебез - Сабантуйлар белән тәбрик итәм.
Сабантуйны һәрберебез көтеп ала. Иң халыкчан бәйрәм ул. Хезмәт сөючән, киң күңелле, кунакчыл халкыбыз аңа ел буе әзерләнә. Авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә, төзелештә, социаль өлкәдә ирешкән уңышлар күңелләргә бәйрәм рухы өсти. Табигать шартлары ничек килүгә карамастан, сынатмыйча, мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдаланып, киләчәктә дә хезмәтчәннәребез мул продукция җитештерерләр, яшәү шартларын яхшыртуга үз өлешләрен кертерләр дигән ныклы ышанычыбыз бар. Бәйрәмдә һәркем мавыктыргыч бәйгеләрдә катнашсын, үзенә күңел күтәренкелеге алсын, халкыбызның бай мәдәни тормышы белән танышып, ел буена җитәрлек көч-куәт тапсын!
Сабантуй һәрбер өйгә, һәрбер гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Балаларыбыз да, өлкәннәребез дә сау-сәламәт булсыннар. Сабантуйлар белән башланып киткән ямьле җәйләребезне күңелле үткәрик, киләчәк көннәргә көч-куәт туплап калыйк, басу-кырларыбызда мул уңыш үстерик. Сезгә эшегездә, укуыгызда, тормышыгызда зур уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев