Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Сак булыгыз, Актанышка "адашкан" кыш якынлаша! (+ ФОТОЛАР)

Синоптиклар берничә көн алдан ук һава торышының кискен бозылачагын хәбәр иткәннәр иде. Экспертлар да машина йөртүчеләргә кышкы көпчәкләрне җәйгесенә алыштырырга ашыкмаска киңәш итте. «Көпчәкне алыштырырга әле иртәрәк. Һава торышы апрель ахырына кадәр тотрыксыз булырга мөмкин, шунлыктан ай уртасына кадәр көтәргә кирәк», - дип кисәтте алар. Әмма күпләр моңа ышанып бетмәде,...

Синоптиклар берничә көн алдан ук һава торышының кискен бозылачагын хәбәр иткәннәр иде. Экспертлар да машина йөртүчеләргә кышкы көпчәкләрне җәйгесенә алыштырырга ашыкмаска киңәш итте. «Көпчәкне алыштырырга әле иртәрәк. Һава торышы апрель ахырына кадәр тотрыксыз булырга мөмкин, шунлыктан ай уртасына кадәр көтәргә кирәк», - дип кисәтте алар. Әмма күпләр моңа ышанып бетмәде, бүгенгә шактый райондашыбыз машина тәгәрмәчләрен алыштырып өлгерде дә инде.

Табигать исә барыбер үзенекен итте. Апрель төгәлләнергә санаулы гына көннәр калганда, янә кыш килде. Тик халык аны бу юлы әзерлексез каршы ала. Интернет челтәрендәге фотолар моңа ачык дәлил.

Бу фотода Әлмәт-Лененогорск юлы сурәтләнгән. Актанышка исә "адашкан" кыш әле кереп кенә бара.

Реклама

Юл-транспорт һәлакәтләренә юлыкмау максатыннан, Дәүләт автоинспекциясе, бигрәк тә кышкы резиналарын җәйгегә алыштырган машина йөртүчеләргә, аеруча сак булырга, транспорт араларын ераграк сакларга, зур йөк транспорт чараларын йөртүчеләргә тизлек сайлаганда автомобиль массасының артуы тормоз юлы артуга китерүен истә тотарга киңәш ителә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе, машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл сакларга чакыра. Тизлекне начар юл-һава шартларында куркынычсызлыкны тәэмин итәрдәй итеп сайлау мөһим булуын да искәртә. Юл сагындагылар, машина йөртүчеләрне бигрәк тә каршы юлга чыгучы куркыныч маневрлар ясаудан тыелып торырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев