САКЛЫК ЧАРАСЫН – АЛДАН
7 сентябрьдән башлап район үзәк хастаханәсендә гриппка каршы прививкалар ясала башлады. 18 сентябрьгә ул инде 1800 кешегә ясалган. Бу сезонда 13100 кешегә гриппка каршы прививка ясау планлаштырыла. 17 сентябрь көнне үзәк хастаханәнең баш табибы Айдар Хәев тә прививка ясатты.
Суык көннәргә шактый ерак әле, бу вакытта нинди прививка ул, дияр кайберәүләр. Ә табиблар суыклар башланганчы организмның иммунитеты ныгып калсын өчен прививканы ике-өч ай алдан ясатырга куша. Хәзер нәкъ менә вакыты, диләр. Чөнки грипп авыруыннан катлауланулар килеп
чыкмасын өчен кирәк ул. Ә грипп катлаулануы белән куркыныч та.
– Грипп – дөньяда иң күп таралган йогышлы авыруларның берсе. Чир чыганагы грипп белән авырган кеше яисә вирус йөртүче сәламәт кеше була. Авыру ютәлләгәндә, төчкергәндә, хәтта сөйләшкәндә дә һавага бик күп вирус бүленеп чыга. Зарарланган һава һәм авыру кеше кулланган әйберләр аша сәламәт кешегә йога. Гадәттә, грипп йокканнан соң берничә сәгатьтән алып 3 көнгә кадәр авыру билгеләре беленми. Авыру бизгәк тоткандагы кебек туңдырып, калтыранып кинәт башлана. Тән температурасы бик югары күтәрелә, гомуми хәлсезлек сизелә. Баш, буыннар, бөтен гәүдә авырта башлый. Кайвакыт күңел болгана, костыра. Күзләр кызара, яшь агарга мөмкин, колаклар шаулый, өченче көннәрдә томау төшә, ютәлләтә, тамак төбе ачыта, тавыш карлыга. Борыннан кан китәргә мөмкин. Грипп җиңел генә үтәргә дә ихтимал, томау, коры ютәл булса, азрак баш авырта, хәлсезлек сизелә, бераз тән температурасы күтәрелә. Мондый формасы белән авыручылар, аны аяк өстендә уздыручылар сәламәт кешеләр өчен чир чыганагы буларак аеруча куркыныч, чөнки алар тирә-якка
күпләп вирус тараталар. Авыру кеше табибка вакытында мөрәҗәгать итмәсә, чирле килеш йөреп торса, өзлегү ихтималы зур, чөнки грипп кешенең иммун системасын какшата. Грипптан тын юллары һәм үпкәләр ялкынсынырга мөмкин.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләрнең чирләре көчәеп китүчән. Сирәк кенә
колаклар ялкынсынырга, гайморит һәм менингит булырга мөмкин. Әгәр авыру аерым җылы бүлмәдә ятып торса, табиб кушканнарны төгәл үтәсә, 3-5 көннән тән температурасы төшә, баш авыртуы бетә. Ләкин хәлсезлек, тирләү тагын берничә көн дәвам итә һәм 6-7 көннән авыру тәмам сәламәтләнә ала, – ди хастаханәнең йогышлы авырулар табибәсе Кадрия Трегулова.
– Без гриппка каршы вакцина ясап, халык арасында гриппка каршы профилактик эш алып барабыз. Бүген без яңа вакциналар белән эшлибез. Ул – консервантсыз совигрипп – 3 айлык балалардан башлап 4 сыйныф укучыларына һәм авырлы ханымнар өчен, ультрикс вакцинасы 4 сыйныфтан алып 11 сыйныфка тикле балаларга, һәм гади совигрипп – олылар өчен.
Вакцина Башкорстанның Уфа шәһәрендә ясала. Халыкара стандартларга яраклаштырып эшләнгән, чистартылган – организмга килешмәүчелеге юк диярлек. Бу вакциналар белән өч ел эшлибез, организм прививканы җиңел кичерә, ясаткан урынында 2-3 көн эчендә җиңелчә кызарып торырга, җиңелчә генә тәннең температурасы күтәрелергә мөмкин, – дип аңлатты хастаханәнең эпидимиологы Эльвира Мохитова. – Гриппка вакцинаны ел саен яңартып торырга кирәк, чөнки ел саен вакцинаның штаммнары үзгәртелә.
– Прививканы кайчан ясату отышлы дип исәплисез?
– Вакцинацияне авыру башланганчы, авыручылар саны күтәрелгәнче ясарга кирәк. Иммунитет, гадәттә, ике-өч атна эчендә формалаша. Беренче чиратта вакцинаны еш авыручы балалар һәм олыларга, хроник авырулар белән диспансер исәптә торучыларга, 60 яшьтән өлкән кешеләргә, армия сафларына хезмәткә китүче яшүсмерләргә, медицина, белем бирү хезмәткәрләренә ясатырга кирәк.
– Ә кемнәргә вакцинаны ясарга ярамый?
– Тән температурасы югары, ютәл булганда, тамак төбе, колак авыртканда прививка ясалмый. Андый кешеләргә терелеп ике атна үткәннән соң ясау мөһим. Шулай ук вакцина йомырка агына аллергияле кешеләргә ясалмый.
– Балалар учреждениеләрендә гриппка каршы прививка ясату өчен әти-
әниләрнең ризалыгын сорыйлар. Безнең районда әти-әниләрнең моңа мөнәсәбәте ничек? Риза булмаучылар күпме?
–2009 елда бик нык көчле грипп эпидимиясе булып, халык күп чирләде. Ул вакытта вакцина ясатучылар 4000 тирәсе генә иде. Шул елдан соң, гриппка каршы прививка ясатучылар елдан-ел арта бара. Күпчелек әти-әниләр дә аны балаларына ясату яклы. Аеруча Актанышның 2нче мәктәбендә укучылар лидерлар рәтендә. Аларда каршы килүчеләр юк дисәк тә була.
– Вакцинаны кайда эшләтергә мөмкин?
– Олыларга хастаханәнең 45 нче бүлмәсендә, балаларга балалар консультациясенең прививка бүлмәсендә ясыйбыз. Участок хастаханәләренә дә вакциналар таратылды. Аларда да ясатырга мөмкин. Сораулары булганнар 3-15-79 телефонына шалтырата алалар.
Табиблар белән сөйләшкән арада берничә кеше прививка ясатып китте.
– Гриппка каршы прививканы ел саен ясатам. Чөнки аны ясаткач чир җиңелрәк үтә. Катлауланулар булмый. Көннәр ныклап суытканчы ясатсаң, файдасы күбрәк дип беләм. Чөнки иммунитетның ныгып калуы кирәк, – ди Ира апа Язитова.
– Үземә дә, балаларыма да ел саен ясатабыз. Быел балалар бакчасына килеп ясаган көнне без бакчага бара алмый калган идек. Шуңа бүген 6 яшьлек кызымны хастаханәгә алып килеп ясаттырдым. Аллага шөкер, чирләгәне юк. Прививканың файдасыдыр дибез, – ди Зифа Басыйрова.
– Ясатканда еламады. Авыртмады, диде.
Айдар Хәевнең дә прививка ясатуының шаһитлары булдык.
– Вакцинаны системалы
рәвештә ясатсаң, аның файдасы күбрәк. Дөньяда меңләгән вирус бар. Шулар арасында иң куркынычы – грипп вирусы. Ул организмда төрле катлауланулар биреп, агулау нәтиҗәсендә үлем очраклары да булып тора. Прививканы ике ай дәвамында ясыйбыз. Мөмкинлектән файдаланып, барлык җитәкчеләргә үзегездә хезмәт куючыларны вакциналар ясатырга җибәрегез дип мөрәҗәгать итәсем килә. Әгәр безгә заявка бирсәләр, урыннарга барып ясау мөмкинлеге дә бар. Сәламәтлегегезгә битараф булмыйча, алдан саклану чаралары күрсәгез иде, – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев