Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ ХОККЕЙЧЫ КЫЗЛАРЫН ХӨРМӘТЛӘДЕ: Салкын боз “йолдызларына” – “кайнар” бүләк (+ФОТОЛАР)

Безнең «Лачын» спорт мәктәбе кызларының хоккей буенча Татарстан беренчелегендә чемпион калулары райондашларыбызда соклану, горурлану хисләре уятса, читләр өчен көнләшүгә сәбәп булгандыр, мөгаен! Ничек инде, кечкенә генә Актаныштан чыккан кечкенә генә кызлар Татарстанда чемпион булып танылсыннар ди!? Тырышсаң, була икән ул, җәмәгать! Мондый җиңүләрдән соң тагын да югарырак үрләр яулау теләге...

Безнең «Лачын» спорт мәктәбе кызларының хоккей буенча Татарстан беренчелегендә чемпион калулары райондашларыбызда соклану, горурлану хисләре уятса, читләр өчен көнләшүгә сәбәп булгандыр, мөгаен! Ничек инде, кечкенә генә Актаныштан чыккан кечкенә генә кызлар Татарстанда чемпион булып танылсыннар ди!?
Тырышсаң, була икән ул, җәмәгать! Мондый җиңүләрдән соң тагын да югарырак үрләр яулау теләге дә бермә-бер артадыр ул. Актанышның ышанычлы киләчәге булган кызларда теләк һәм хыял, үҗәтлек вә омтылыш булганда, мөмкинлек ничек тә табылыр ул!
Хәер, моңа кадәр дә Актаныш спортта югары үрләр яулаган райондашларыбызны тиешле дәрәҗәдә хөрмәтләп килде. Елдан-ел спортка игътибарның арта баруы да сер түгел. Шөкер, моның уңай нәтиҗәләре сөендерә. Безнең спортчыларны Татарстанда гына түгел, Рәсәйдә дә, хәтта дөньякүләм мәйданнарда да таныйлар. Шунысы куанычлы, киләчәккә дә ныклы алмаш үсеп килә бездә.
Татарстан бозын "кыздырып", җиңү яулап кайткан хоккейчы кызларыбызның уңышын Актаныш 11 мартта ук зур бәйрәмгә әверелдергән булса да, иң дулкынландыргыч очрашу аларны 13 март көнне көткән булып чыкты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов "боз йолдызлары" һәм аларның әти-әниләре белән бүген Актанышның тантаналар залында очрашты. Энгель Нәвап улы район данын яклаган һәр хоккейчының кулын кысып, рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырды, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.
Хоккейчы кызларыбызның гына түгел, әти-әниләрнең дә йөзендә шатлык катыш сөенечле аптырау тудырган иң мөһим бүләкне Энгель Фәттахов хоккейчыларның остазы Юрий Ерошенковка тапшырганда, зал бермәл сүзсез калды, аннары исә ул алкышларга күмелде.
Салкын бозны кызларга хас уеннардан өстен күреп, аны үзләренә буйсындыра алган "боз йолдызларына" район башкарма комитеты җитәкчесе, чыннан да, "кайнар" бүләк ясады: ул да булса, Кара диңгез ярында - Кырымда ял итәргә сертификат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев