Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Салым түләргә кирәклеге хакындагы хат килмәсә, актанышлыларга нишләргә?

Салым түләргә кирәклеге хакындагы уведомление хат белән килмәсә, физик затлар нишләргә тиеш? Бу сорауга ТР буенча 9нчы районара салым инспекциясе җавап бирә. Салым уведомлениеләре почта аша берничә очракта җибәрелми. Беренчесе - салым объекты булган гражданинның салымны бөтенләй түләмәскә хокук бирүче ташламалары булганда. Икенче очрак - салым күләме 100 сумнан кимрәк...

Салым түләргә кирәклеге хакындагы уведомление хат белән килмәсә, физик затлар нишләргә тиеш? Бу сорауга ТР буенча 9нчы районара салым инспекциясе җавап бирә.
Салым уведомлениеләре почта аша берничә очракта җибәрелми. Беренчесе - салым объекты булган гражданинның салымны бөтенләй түләмәскә хокук бирүче ташламалары булганда. Икенче очрак - салым күләме 100 сумнан кимрәк булганда. Өченче очрак - салым түләүче Россия федераль салым хезмәтенең интернет-сервисыннан файдаланганда, ягъни аның шәхси кабинеты булганда һәм ул салым органына үзенә кәгазьдәге документ җибәрүне сорап мөрәҗәгать итмәгәндә.
Башка очракларда салым түләүче салым уведомлениесе алмавы турында инспекциягә хәбәр итәргә яки федераль салым хезмәтенең «Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты» электрон сервисы аша мөрәҗәгать юлларга тиеш.
Күчемсез милеге яки транспорт чарасы булып та, беркайчан да салым уведомлениеләре алмаган һәм ташламалар сорамаган гражданнарның бу турыда теләсә кайсы салым органына хәбәр итүләре шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев