Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Саннарда язмышлар

Райондагы демографик хәлнең торышы, авыр гаиләләр белән эшкә анализ ясауга багышланган 25 форма киңәшмәнең июнь ае һәм яртыеллык нәтиҗәләренә багышланганы дистанцион форматта 29 июль көнне узды.

Авыл җирлеге башлыклары, табиблар, мәктәп директорлары, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, фельдшерлар аңа видео элемтә аша кушылды. Сөйләшүне район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды.

Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова җирлектәге демографик ситуация белән таныштырган саннардан күренгәнчә, ел башыннан – 91, июнь аенда 15 сабый туган. Бу узган елның шул чорлары белән чагыштырганда 25 һәм 4 кә ким.

–Балалар туу районда аз. Киләчәктә аларның күбрәк булуын күрәсе килә, – ди район башлыгы.

Ел башыннан 220 кеше бакыйлыкка күчкән. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 16 га азрак булса да, июнь аенда 45 кеше вафат булып, бу, узган елның шул чорыннан 5 кә күбрәк. Язылышучылар узган елның шул чоры белән чагыштырганда ел башыннан 23 кә ким булып, 33 не, июнь аенда 3 кә ким булып, 14не тәшкил иткән. Гаилә корырга теләүчеләргә дә “Таҗлы вирус” комачаулады, диделәр.

–Август аенда язылышучылар күп булачак, – дип вәгъдә итте районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева.

Аерылышучыларның да узган елның шул чорына караганда ким булуы куандыра. Ел башыннан 24 гаилә таркалган. Узган ел бу сан 46 булган. Июнь аенда исә аерылышучылар саны узган елның шул аеннан 2гә артып, 8 не тәшкил иткән.

Үлем структурасына килгәндә, беренче урында йөрәк-кан тамыры авыруларыннан вафат булучылар, икенче урында яман шеш авырулары, өченче урында тышкы сәбәпләр, дүртенче урында аш кайнату системасы авырулары, бишенче урында сулыш алу системасы авырулары тора. Яртыеллык һәм июнь ае нәтиҗәләре буенча сулыш алу системасы буенча гына саннар артуга. Калгананры буенча артыклык сизелми.

Июнь аенда эш яшендәге дүрт кеше вафат булган. Ел башыннан эш яшендәге 38 райондашыбызны югалтканбыз. Эш яшендәгеләрнең үлем сәбәпләренә анализ белән район үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев таныштырды. Араларында эчкечелектән үлүчеләр дә, бәхетсезлек очрагыннан вафат булучылар да бар.

Айдар Хәев йөрәк-кан тамыры авырулары белән авыручыларга күрсәтелгән ярдәмнәр хакында да әйтеп узды.

–Йөрәк-кан тамыры авыруларын киметү буенча программа нигезендә агымдагы ел башыннан 40 кеше коронарографиягә җибәрелде, 4 кешегә шунтирование ясалды, – диде ул.

Инсульт кичерүчеләр саны 30 кеше булып, шуларның 28е дүрт сәгать ярым эчендә Чаллыдагы хастаханәгә илтеп җиткерелгән.

Айдар Хәев коронавирус пандемиясе чорында райондагы вазгыять белән дә таныштырды. Яртыеллык нәтиҗәләрдән күренгәнчә, пневмония белән авыручылар 116 га артып, 216 ны, өске сулыш юлларының вируслы инфекциясе(ОРВИ) белән авыручылар 120гә артып, 841 не тәшкил иткән. Шулардан 94 кеше Чаллыдагы йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәрелеп, 25 кеше терелеп кайткан. 9 райондашыбыз вафат булган. Бүгенге көндә авыру

ачыклану очраклары кимүгә таба. Соңгы атнада 84 кешенең пневмония һәм ОРВИ белән авыруы ачыкланган. 177 кеше - ОРВИ, 81 кеше әле дә пневмониядан дәвалана, диде ул.

Энгель Фәттахов үз чиратында пандемия чорындагы фидакарь хезмәтләре өчен табибларга, шәфкать туташларына, ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләренә, фельдшерларга рәхмәтен җиткерде.

Рәйхан Галимҗанова үз чыгышында бер кешегә туры килгән алкоголь күләме белән дә таныштырды. Ул китергән саннардан күренгәнчә, Кәзкәй авылындагы бер генә кеше дә июнь аенда спиртлы эчемлекләр кулланмаган булып чыга. Әмма моңа күңел һич тә ышанмый. Спиртлы эчемлекләр сатуга кибетнең лицензиясе булмау сәбәпле, читтән алып эчкәннәрне исәпкә алмаганлыктан, авыл халкы аеклар рәтенә керә. Район буенча караганда, бер кеше 1.15 литр спиртлы эчемлек кулланган. Кировлылар бер кешегә - 1.91, иске байсарлылар бер кешегә 1.84 литр алкоголь эчкән. Хикмәт, спиртлы эчемлекне күпме куллануда түгел. Ә аның нәтиҗәсенең аяныч тәмамлануында. Ел башыннан ике райондашыбызның метил спирты эчеп, агуланып үлүенә бүгенге көнгә тикле ачыклык кертелмәгән. Экспертиза нәтиҗәләре әле дә билгеле, түгел, ди эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре. Район башлыгы әлеге хәлгә тиз арада ачыклык кертергә кушты. Полиция хезмәткәрләренең эшеннән канәгать булмавын да сиздерде.

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Илнар Сафин үз чыгышында ялган аракы сатучыларны ачыклау буенча алып барылган эшчәнлеккә дә тукталды. Узган елның шул чорында ялган аракы сатуның ике очрагы теркәлсә, быел берәү дә ачыкланмаган. Бу, полиция вәкилләренең эшләп бетермәү нәтиҗәсеме, әллә инде ялган аракы сатучылар шул тикле оста эш итәме? Аңламассың... Ләкин болар артында күпме гөнаһсыз сабыйларның күз яшьләре ята. Эчеп, ире яисә хатыны гаиләдә тавыш чыгарганга түзә алмыйча полициягә хәбәр итүчеләрдән дә күренә ул. Июнь аенда Актаныштан – 3, Чалманарат, Уразай, Татар Суыксуы, Иске Сәфәр, Яңа Әлем, Актанышбаш авыл җирлекләреннән берәр шундый очрак теркәлгән.

Район башлыгы спиртлы эчемлекләрне мәчет янындагы кибетләрдә сатуны тыярга кушты.

Июнь ае нәтиҗәләре буенча күгәрчен сыны Усы җирлегенә тапшырылды. Кәзкәй, Татар Ямалысы, Югары Яхшый, Әтәс җирлекләре дә яшел зонада. Ә Актаныш, Пучы, Киров, Чуракай, Иске Богады җирлекләре кызыл зонага эләккәннәр.

 

Фото: Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев