Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

САЙЛАУ 2016: Актаныш районында 18.00 сәгатькә 89% сайлаучы үз тавышын биргән

Актаныш территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълуматләргә караганда,райондашларыбыз бүгенге сәяси вакыйгага битараф түгелләр. Сайлаучыларның иң күп өлеше район үзәгенә туры килә, көн дәвамында биредә 8042 граждан тавыш бирергә тиеш булса, 18.00 сәгатькә бу сан 5997не тәшкил итте, ягъни 84 %. 14.00 сәгатькә Актаныш районы буенча 74,4 % сайлаучы үз тавышын биргән...

Актаныш территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълуматләргә караганда,райондашларыбыз бүгенге сәяси вакыйгага битараф түгелләр. Сайлаучыларның иң күп өлеше район үзәгенә туры килә, көн дәвамында биредә 8042 граждан тавыш бирергә тиеш булса, 18.00 сәгатькә бу сан 5997не тәшкил итте, ягъни 84 %.
14.00 сәгатькә Актаныш районы буенча 74,4 % сайлаучы үз тавышын биргән иде .Иң актив авыл җирлекләре түбәндәгеләр булса: Табанлыкүл -96%, Качкын, Усы, Бурсык - 94%, Уразай - 93%, Әгъбәс - 92%, Яңа Кормаш - 89%, Такталачык - 85%, Актанышбаш- 76%, Аскы Актаныш - 76%, 18.00 сәгатькә инде халыкның зур күпчелеге ил алдында үз гражданлык бурычын үтәгән. Әлеге сәгатьләргә район буенча 89 % сайлаучы участокларга килгән. Бурсык, Яңа Кормаш, Иске Әлем, Иске Богады, Табанлыкүл, Уразай, Усы, Чалманарат, Чат авыл җирлекләрендә исә сайлаучылар 100% ны тәшкил итә.
Сайлауларда төп таләп: үтә күренмәлелек, гаделлек, тәртип. Һәр сайлау участогында да бу максаттан Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегеннән , шулай ук гадәттән тыш хәлләр бүлегеннән барлыгы 94 вәкил кизү тора. Сайлау участокларында күзәтүчеләр дә эшли: "Бердәм Россия" сәяси партиясеннән 47 вәкил, КПРФтан барлыгы 5 күзәтүче сайлауларның чисталыгын контрольдә тота.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев