Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Сайлауларда 98,93% актанышлы үз тавышын бирде

Җиденче чакырылыштагы Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар Актанышта оешкан төстә узды. 18 сентябрь кичке сәгать сигездән соң барлык сайлау участокларында да бюллетеньнәр саналды һәм район территориаль сайлау комиссиясенә тапшырылды. Илебез тормышында гаять мөһим булган әлеге сайлауларда Актаныш халкы зур активлык күрсәтте - 98, 93% райондашыбыз, киләчәккә ышаныч...

Җиденче чакырылыштагы Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар Актанышта оешкан төстә узды.
18 сентябрь кичке сәгать сигездән соң барлык сайлау участокларында да бюллетеньнәр саналды һәм район территориаль сайлау комиссиясенә тапшырылды.
Илебез тормышында гаять мөһим булган әлеге сайлауларда Актаныш халкы зур активлык күрсәтте - 98, 93% райондашыбыз, киләчәккә ышаныч белдереп, үз тавышларын бирде. Сайлауга килүчеләрнең 97,4%ты "Бердәм Россия" партиясен сайлаган, бермандатлы округлар буенча Яр Чаллы округында Әлфия Когонина өчен 96,46 % райондашыбыз үз тавышын биргән.
Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев сайлаучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде: "Сайлау кампаниясе барлык сайлау участокларында да оешкан төстә узды. Без кабат югары активлыгыбызны, бердәм булуыбызны күрсәттек. Барлык сайлаучыларга, оешма-учреждениеләр, аграр тармак хезмәткәрләренә тирән рәхмәтемне белдерәм һәм яңадан-яңа уңышлар телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев