Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Сөенечле мизгелләр берләштерә

-Һәр кешегә барып җитеп эш оештыру, ачык күңел, якты йөз белән хәлен сорап, мөрәҗәгать итүченең гозерен тыңлау, рухи терәк булудан ук башлана социаль хезмәткәрнең эше. Ярдәм итү төрен ачыклап, закон нигезендә сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә республикада дәүләт программалары максатчан эшли. Республика җитәкчелеге алып барган социаль сәясәтнең нәтиҗәлелеге, яшәү дәрәҗәсе 64 күрсәткеч...

-Һәр кешегә барып җитеп эш оештыру, ачык күңел, якты йөз белән хәлен сорап, мөрәҗәгать итүченең гозерен тыңлау, рухи терәк булудан ук башлана социаль хезмәткәрнең эше. Ярдәм итү төрен ачыклап, закон нигезендә сыйфатлы хезмәт күрсәтүдә республикада дәүләт программалары максатчан эшли. Республика җитәкчелеге алып барган социаль сәясәтнең нәтиҗәлелеге, яшәү дәрәҗәсе 64 күрсәткеч буенча билгеләнә. Россия регионнары арасында Татарстан лаеклы дүртенче урында, - дип, социаль өлкәдә алып барылган эшчәнлек, алга куелган бурыч-максатлар белән таныштырды Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова 24 август көнне Актанышта эшлекле сәфәре вакытында.
Пучы картлар йортында тәрбияләнүчеләрнең яшәү шартлары, интернатның матди-техник базасы, тыл ветераннарына тудырылган уңайлыклар белән танышты ул иң элек. Актанышта Игелек үзәге бинасында булып, халыкка социаль хезмәт күрсәтүдә актанышлыларның эшләү тәртибен бәяләп, хезмәт күрсәтү сыйфатын карады, үзәк хезмәткәрләре белән аралашты. Фикер-тәкъдимнәрен әйтеп, үзенең күрсәтмәләрен бирде. Район хакимияте бинасында социаль өлкәгә кагылышлы сораулары булган гражданнарны кабул итте. "Яшьлек" мәдәни үзәгендә ведомствога караган хезмәт коллективлары белән очрашып сөйләште. Матбугат хезмәткәрләре белән дә аралашты.
-Актанышта эш белән тәэмин итү, социаль ярдәм күрсәтү үзәкләре, интернат эшли. Алардагы хезмәт күрсәтү белән таныштым, халыкның фикерләрен тыңладым. Максатчан программалар, акцияләр халыкның яшәү дәрәҗәсен, сыйфатын яхшырта. ТР Дәүләт Советы депутатлары белән берлектә безнең "Мөхтәрәм ветеран" акциясе эшләде, 17 интернатка хәйриячелек ярдәме күрсәтелде. "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе дә 2007 елдан эшләүче проект. Һәр елны республика, район җитәкчеләре, оешма-предприятиеләр, хуҗалыклар, эшмәкәрләр, игелекле, ярдәмчел кешеләр актив катнаша анда. Мәктәп кирәк-яраклары, букчалар, мәктәп һәм спорт костюмнары белән аз керемле һәм күп балалы, яисә авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдән тәүге тапкыр мәктәпкә баручы балаларга ярдәм күрсәтелә, - дип, социаль сәясәтне формалаштыруда нәтиҗәле эшләүче проектлар хакында да бәян итте. Инвалид балаларны мөстәкыйль яшәргә өйрәтүче "Мөстәкыйль яши алам", ветераннарны торак белән тәэмин итү, оешма-предприятиеләр, мәктәп укучылары-волонтерлар шефлыгы белән сугыш ветераннарына уңайлы яшәү шартлары тудырылучы "Безнең кадерле ветеран" социаль проекты, өлкәннәребезне компьютерда эшләү күнекмәләренә өйрәтүче программалар да шундыйлардан.
Татарстанда адреслы ярдәм күрсәтү - социаль түләүләр 30 федераль, 49 республика стандартларына нигезләнеп башкарыла. 1,7 миллион кеше социаль яклау төрләреннән файдалана. Адреслы ярдәм күрсәтү суммасы 2010 ел белән чагыштырганда 1,7 тапкырга арткан. Күп балалы, яисә инвалид бала тәрбияләүче, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрне кайгыртуда балаларны яклау фондларының максатчан проектлары, киң җәмәгатьчелектә хуплау тапкан хәйрия акцияләре эшли.
Районыбызда быел 347 бала беренче сыйныфка укырга керә, шуның 94 енә "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе кысаларында ярдәм күрсәтелә. Моннан тыш, II-XI сыйныфларда укучы 128 балага да булышлык ителә. Актанышның 1 нче мәктәбенә укырга баручы 5 укучыга да 24 август көнне мәктәп һәм спорт формасы, букчалар, уку әсбаплары тапшырылды. Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе вәкилләре, район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ойгул Мирзашәрипова, Актанышның 1 нче мәктәбе директоры Рәйлә Гыйздәтуллина укучы балаларга бүләкләр тапшырды, яңа уку елына хәер-фатиха бирелде. Балаларның да, ата-аналарның, укытучыларның да иң сөенечле, бәхетле, һәркайсын бер максат белән берләштергән мизгелләр иде ул!
Рәйлә Гыйздәтуллина, мәктәп директоры:
-1 сентябрьдә мәктәбебез 744 укучыны каршы ала. Шуның 97 се беренче сыйныф укучылары. Үзебезнең укытучылар коллективы да акциядә актив катнашты. Бүген биш укучыбызга ярдәм күрсәтелә. Игелекле, мәрхәмәтле кешеләрнең күрсәткән булышлыгы үзләренә дә игелек булып әйләнеп кайтсын. Мәчеткә йөрүче эшмәкәрләр дә мәктәбебезгә ел дәвамында ярдәмләшеп яши. Акциядә катнашып, 4 укучыга ярдәм иттеләр. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның туклануы өчен түләүдә дә алар булышлык күрсәтә - узган уку елында 15 мең сум акчалата ярдәм күрсәттеләр.
Гөлнара Зарипова, әни:
-Улым Тимур беренче сыйныфка укырга керә. Бүген тантанада катнашып, бик күп бүләкләр алдык, күңелебез түренә үтеп керерлек җылы сүзләр, изге теләкләр ишеттек. Укытучыларның, җитәкчеләрнең ышанычын, өметләрен акларга тырышачакбыз.
Гөлнара Әкбәрова, сыйныф җитәкчесе:
-I Г сыйныфына 23 укучыны кабул итеп алам. Тимур - укучым. Балаларның йөзләрендә елмаю, сөенеч мизгелләрен күреп, үзебез дә ихлас сөендек. Исән-имин булып, тырышып укырга, санарга, язарга өйрәнербез. Төкле аягың белән, Яңа уку елы!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев