Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Ә сез сайлауларга ни өчен барасыз?

Алсу ХИСМӘТОВА, полиция хезмәткәре: - Әлбәттә, мин сайлауларга барам, чөнки анда катнашуны гражданлык бурычым дип саныйм. Киләчәк тормышыбызның тотрыклылыгы, алып барылган сәяси вәзгыятьнең дәвамлы булуын телим. Башкаларны да активлыкка чакырам. Айрат ШӘЯХМӘТОВ, шофер: - Тормышыбыз алга барсын дисәк, монда һәрберебезнең өлеше керергә тиеш. Бу Президент сайлауларына да, шулай ук район,...

Алсу ХИСМӘТОВА, полиция хезмәткәре:
- Әлбәттә, мин сайлауларга барам, чөнки анда катнашуны гражданлык бурычым дип саныйм. Киләчәк тормышыбызның тотрыклылыгы, алып барылган сәяси вәзгыятьнең дәвамлы булуын телим. Башкаларны да активлыкка чакырам.
Айрат ШӘЯХМӘТОВ, шофер:
- Тормышыбыз алга барсын дисәк, монда һәрберебезнең өлеше керергә тиеш. Бу Президент сайлауларына да, шулай ук район, авыл структураларын формалаштыруга да кагыла. Татарстан Президентын, район һәм авыл Советы җитәкчеләрен сайлауда мин дә катнаштым, дип әйтерлек булсын.
Гөлфинә МӨХӘМӘДИЕВА, ЗАГС бүлеге җитәкчесе:
- 18 яше тулган һәр гражданин сайларга хокуклы. Бу көнне без Татарстан Президентын сайлауда һәм республиканың муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларда тавыш бирү бюллетенен алачакбыз. Республикабызның лаеклы гражданины итеп тойган кем генә үз хокукларыннан баш тартыр икән?
Ләйсән ФАРУКШИНА, мөгаллимә:
- Сайлауларда катнашырга кирәк. Дөньяви вәзгыятьне хөрмәт итәбез, безнең шәригать буенча да изге бурыч булып санала ул. Чөнки пәйгамбәребезнең, халык нинди, җитәкчесе дә шундый, дигән бер хәдисе бар. Җитәкчене халык арасыннан сайлыйбыз, шуның өчен 13 сентябрьдә барып тавыш бирергә, үзеңнең ватанпәрвәрлегеңне күрсәтергә кирәк.
Альберт ШӘРӘФЕТДИНОВ, шәхси эшмәкәр (Күҗәкә авылы):
- Әлбәттә, барам. Гаиләбез белән катнашачакбыз. Республикабыз белән идарә итәчәк Президентны сайлыйбыз бит. Мондый вакыйгага битараф калырга ярамый. Республикабызның үз Президенты булсын һәм аны халык үзе сайлап куйсын.
Булат БАСЫЙРОВ, район пенсия фонды җитәкчесе:
- 2015 елның иң мөһим вакыйгасы. Һәркем үзенең актив гражданлык позициясен күрсәтергә хокуклы. Мин бу мөһим сайлаулардан читтә калырга теләмим.
Айгөл ГАЛИМҖАНОВА, район архив идарәсе җитәкчесе:
- Чын күңелдән бирелгән тавышлар күбрәк булсын. 13 сентябрьнең бик матур көн булырына ышанам. Ул тарихи хәзинәбез булып, киләсе буыннарга якты киләчәккә бер этәргеч ясасын. Сәяси вәзгыятькә битарафлык күрсәтмәскә кирәк, шуңа күрә барлык райондашларны да сайлауларда катнашып, үз тавышларын бирергә чакырам. 2015 елның 13 сентябре тарихыбызда тирән эз калдырсын.
Алия САДРЫЙ, Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты талибәсе:
- Сайлауларга катнашу бик кызыклы булырга охшаган. Мин кечкенә чагымда әти-әнигә ияреп барганымны яхшы хәтерлим. Хәзер исә үзем бюллетеньгә тамга куеп, үз кулым белән урнага сала алам. Бу минем гомеремдә беренче тапкыр булачак. Бүген үк тоеп торам, бу миңа бик охшаячак, яңа хис-тойгылар кичерәчәкмен. Минем тавышым үз ролен уйнар, республикабыз Президентын сайлауларда катнаштым, дигән горурлык хисе беркайчан да сүрелмәс

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев