Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Ә сез сайлауларга ни өчен барасыз?

Илсөяр АКМАЛОВА, район ветеринария участогының кадрлар бүлеге инспекторы: - Республика тормышында бик мөһим вакыйга бу. Һәр тавыш бирүченең дә анда катнашуы зур әһәмияткә ия. Татарстаныбызның үсеше илдәге иҗтимагый-сәяси тотрыклылык белән бәйле. Илдә тынычлык, иминлек булса, халыкка яшәү, эшләү өчен тагын да яхшырак шартлар тудырылыр. Нәвис ВӘКИЛОВ, район почта элемтәсе үзәге...

Илсөяр АКМАЛОВА, район ветеринария участогының кадрлар бүлеге инспекторы:
- Республика тормышында бик мөһим вакыйга бу. Һәр тавыш бирүченең дә анда катнашуы зур әһәмияткә ия. Татарстаныбызның үсеше илдәге иҗтимагый-сәяси тотрыклылык белән бәйле. Илдә тынычлык, иминлек булса, халыкка яшәү, эшләү өчен тагын да яхшырак шартлар тудырылыр.
Нәвис ВӘКИЛОВ, район почта элемтәсе үзәге башлыгы урынбасары:
- Без бу вакыйгалардан берничек тә читтә кала алмыйбыз. Сайлауларны калдырганым юк, Һәрчак йөрим, үз тавышымны бирәм. Күп милләтле халкыбызга бердәмлек кирәк. Киләчәктә тормышыбыз тыныч, тотрыклы булсын.
Эльвира ГОМӘРОВА, Казан дәүләт технология университеты талибәсе:
- Узган ел яз көне 18 яшем тулды, ә көзен беренче мәртәбә сайлауларда катнаштым. Үз тавышымны биреп, үземнең гражданлык бурычымны үтәвемә бик сөендем. Чөнки әти-әниемнең, сайлауга барабыз, дип алдан ук көтеп торганнарына кызыгып карыйм идем. Менә быел да миңа сайлауларда катнашырга туры килә. Минемчә, яшьләр бу көннең әһәмиятен ныграк аңларга тиешләр. Кеше тормышта нәрсәгәдер ирешергә теләсә, читтән күзәтеп
тормаска, кемдер килеп, аның өчен нәрсәдер эшләвен көтмәскә тиеш.
Фидәния ХИСАМОВА, "НАСКО" ҖЧҖ менеджеры:
- 13 сентябрьдә республикабызның киләчәген билгели торган сәяси вакыйга була. Ничек анда бармый калырга мөмкин? Безнең үз республикабызның, үз районыбызның киләчәген матур, якты итеп күрәсебез килә. Республиканың бүгенге көн сәясәтенә мин битараф кала алмыйм. Сайлауларга җитди карарга кирәк.
Нәсиха ЗИННӘТУЛЛИНА, пенсионер-колхозчы (Яңа Балтач авылы):
- Мин һәрвакыт сайлауларда катнаштым. Үз тавышыңны биреп, гражданлык бурычыңны үтәр өчен бернинди сәбәпләр дә эзләргә кирәк түгел. Сайлаулар гомер-
гомергә бәйрәм рухында узган, хәзер дә ул кешеләрдә күңел күтәренкелеге уята. Балаларыбыз, оныкларыбыз иртәгәге көнгә ышаныч белән карасыннар, тыныч, матур, мул тормышта яшәсеннәр.
Анмила ВӘКИЛОВА, лаеклы ялда ( Актаныш):
- Сайлауларга бару - һәркемнең бурычы. Минем тавышым Татарстаныбызны үстерүгә, икътисадый яктан алга җибәрүгә уңай йогынты ясарга булыша. Без үзебезнең һәм балаларыбызның киләчәген үзебез кайгыртырга тиешбез. Шуңа күрә сайлауларга барыргамы-юкмы дигән сорауның туганы да юк. Без бу көнне көтеп алабыз.
Фәнисә нуриәхмәтова, (Бурсык авылы):
- Сайлаулар таң белән үк -
Торып йөгердем бүген.
Илбашына чын күңелдән
Мин тавыш бирәм бүген.
Президентны сайлаганда
Барыбыз да катнашыйк.
Илебез уңышларына
Бергәләшеп шатланыйк.
- Агай сиңа ничә яшьләр? -
Миңа хәзер унсигез.
Ил башына сайлаганда
Син дә, мин дә бертигез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mpremote}https://youtu.be/bD8rhM9o3I0{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев