Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: 9 сентябрь көнне Актаныш районында үтәчәк сайлауларда кемнәр катнашачак? (ТУЛЫ ИСЕМЛЕК)

Хөрмәтле райондашлар, сезне якшәмбе көнне түбәндәге сайлау участокларында көтеп калабыз!

Билгеле булганча, 2018 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына депутатларны өстәмә рәвештә сайлау үтә. Сайлау 42 муниципаль районда, 206 авыл җирлеге һәм 14 шәһәр җирлегендә, Казан һәм Яр Чаллы шәһәр округларында үтә. 

Сайлау үтәчәк районнар исемлегендә Актаныш та бар.  9 сентябрь көнне Актаныш районы буенча 9 авыл җирлегендә, ягъни Актаныш, Аеш, Кәзкәй, Киров, Күҗәкә, Яңа Әлем, Тат.Ямалы,Уразай һәм Чуракай җирлекләрендәге буш мандатларга 9 депутат сайланырга тиеш.

САН: Актаныш муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматләрдән күренгәнчә, район буенча депутатлыкка 26 кандидат теркәлгән, сайлаучылар саны 1380не тәшкил итә. 


Хөрмәтле райондашлар, сезне якшәмбе көнне түбәндәге сайлау участокларында көтеп калабыз: 

619 санлы сайлау участогы (Ә.Афзалова исемендәге район мәдәният йорты, адресы: Актаныш авылы, Тынычлык проспекты, 62 йорт,тел. 3-12-85.)

1 санлы сайлау округына Актаныш авылының Ленин проспектында урнашкан  1, 2, 3, 4, 11, 12, 13,13а, 14, 15, 16,16а, 17, 18, 61 а, 61 Б, 77, 78, 79, 79а, 79б, 86 санлы йортлар, Тынычлык проспекты буенча  5,6,7,8, 9, 9а, 10,19, 20,21,22,23, 25, 81 санлы йортлар, Җиңүнең 50 еллыгы, 9 май, Авангард, М.Вахитов, Төньяк, Якташлар, Совет урамнарында урнашкан йортлар керә. 


626 санлы сайлау участогы ( Җәмәгать үзәге бинасы, адресы: Аеш авылы, Ленин урамы, 34б йорты, тел.6-00-39.)

1 санлы сайлау округына Аеш авылының Ленин урамында урнашкан 1-34 йортлар керә. 

635 санлы сайлау участогы (Киров мәдәният йорты, адресы: Киров исемендәге совхоз поселогы, Киров урамы, 39 йорт, тел.5-86-18.)

5 санлы сайлау округына Киров совхозының Комсомол урамында урнашкан 1 - 33 йортлар, Яңа урамында урнашкан 1, 2, 5, 7, 9 - 19 йортлар керә. 


636 санлы сайлау участогы (Күҗәкә авылы  мәдәният йорты, адресы: Күҗәкә авылы, Совет урамы, 28 йорт, тел. 5-67-41.)

1 санлы сайлау округына Күҗәкә авылының Совет урамында урнашкан 5 - 71 йортлар, Калинин урамында урнашкан 1 - 6 йортлар керә. 

Реклама


640 санлы сайлау участогы (Яңа Әлем авылы мәдәният йорты, адресы: Яңа Әлем авылы, Г.Тукай урамы, 53  йорт, тел. 6-09-30.)

4 санлы сайлау округына Яңа Әлем авылының Г.Тукай урамында урнашкан 1-72 санлы йортлар керә. 


652 санлы сайлау участогы (Тат.Ямалы авылы мәдәният йорты, адресы: Тат. Ямалы авылы, Ленин урамы, 14  йорт, тел. 5-75-19.)

1 санлы сайлау округына Тат.Ямалы авылының Ленин урамында урнашкан 1 - 69 һәм 26 - 48 йортлар керә. 


654 санлы сайлау участогы (Тыңламас авылы мәдәният йорты, адресы: Тыңламас авылы, Октябрь урамы, 72б йорты, тел.6-02-46.)

7 санлы сайлау округына Тыңламас авылының  Д.Фазлыев урамнарында урнашкан 18 -40 һәм 25 - 69  йортлар керә. 

657 санлы  сайлау участогы ( Уразай авылы мәдәният йорты, адресы: Уразай  авылы, Үзәк урам, 4 йорт,   тел.5-37-23) 

2 санлы сайлау округына Уразай авылының Яңа урамында урнашкан 1 - 10, Бәкилде урамнарында  урнашкан  1 -34 йортлар керә. 


662 санлы сайлау участогы  ( Чуракай авылы мәдәният йорты, адресы: Чуракай авылы, Совет урамы, 69 йорт,   тел.  5-17-34 ) 

Сайлау участогына Чуракай авылының Совет урамында урнашкан 110 - 158 һәм 113 - 166  йортлар, шулай ук Киров урамнарында урнашкан  54 - 64 йортлар керә.  


Искәртеп үтәбез,  5 – 8 сентябрь көннәрендә  участок сайлау комиссияләрендә тавыш бирү көнендә килә алмаучылар өчен вакытыннан алдан сайлау мөмкинлеге булдырылган.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев