Актаныш

СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: Актаныш районында үткән “Джип Спринт 116" ярышының җиңүчеләре билгеле (ИСЕМЛЕК)

Шунысы игътибарга лаек, Актаныш пилотлары төрле төбәкләрдән  килгән көндәшләренә сынатмады. 3 төр буенча да җиңүчеләр исемлегендә үзебезнең егетләребез булу аеруча куанычлы. 

Актанышлыларны гына түгел, гомумән, бу спорт төрен үз итүчеләрне бергә туплаган "Джип спринт 116” ярышы бик киеренке барды, лидерларның  даими үзгәреп торуы да җиңүчеләрне алдан фаразларга мөмкинлек бирмәде. 

Автоспортны пропагандалауга йөз тоткан машиналар узышында катнашучылар “стандарт”, “стандарт модификацияләнгән” һәм “спорт” классларында көч сынашты.  Гомуми саннары 43кә җиткән экипажлар арасында җиңү өчен көрәш кискен барды

Шунысы игътибарга лаек, Актаныш пилотлары төрле төбәкләрдән  килгән көндәшләренә сынатмады. 3 төр буенча да җиңүчеләр исемлегендә үзебезнең егетләребез булу аеруча куанычлы. 

"Стандарт"  классында райондашыбыз Айгиз Мәрдәнов җиңүче итеп танылды (“ВАЗ-2121” автомобиле), икенче урында - Ижаудан Алексей Мокрушин (“ИЖ-21260”), өченчедә - Чаллыдан Ленар Садриев (“ВАЗ – 2121”).

"Стандарт модификацияләнгән”  классында  Ижаудан Рамил Садыйков җиңде (“УАЗ”), икенче урынны       “ ВАЗ-2121”   классында янә үзебезнең Айгиз Мәрданов алды, өченче урында -  Актаныш авылыннан Рамил Вахитов (“ВАЗ – 2121”).

 Ниһаять, ярышларның финишыннан соң “спорт” классында иң яхшы пилотлар ачыкланды. Бу ярышларда Актаныш районыннан Рөстәм Вакилов җиңү яулады (“УАЗ”), икенче урын Башкортстан Республикасының Нефтекама шәһәреннән Михаил Беляевка насыйп булды,  өченчедә – Пермьнән Вадим Лотфуллин.

Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар, медальләр, кубоклар һәм акчалата премияләр тапшырылды.
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: