Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СЕЗНЕ БОРЧЫГАН ТЕМА: Туплап бетердек – файдасын күрергә язсын! 

Быел район буенча җыелган үзара салым акчасының күләме 10 495 300 сумны тәшкил итә.

Үзара салым акчаларын җыюны 25 мартка кадәр төгәлли алмаган җирлекләр республика аша аны дүрт тапкырга арттырып алырга соңга калды! Чөнки әлеге җыем  районнарга, авыл җирлекләренә икенче кварталдан да соңга калмыйча елга бер тапкыр гына кайта.  Татарстан хөкүмәте җыелган үзара салымны дүрт тапкыр артырып, халыкка кайтарып бирә икән – моннан файдаланмый калу ахмаклык булыр иде. 

Актаныш районында да үзара салым акчаларына шактый эшләр башкарылды, алар киләчәктә дә дәвамлы булсын иде дигән теләк бар. 

Быел район буенча җыелган үзара салым акчасының күләме 10 495 300 сумны тәшкил итә. Республика тарафыннан арттырылып, ул 52 476 500 сумга әвереләчәк, ягъни Татарстан бюджеты Актаныш районына 41 981 200 сумлык ярдәм күрсәтә дигән сүз бу. 

Шимбә көнне район хакимияте бинасында үткән атналык киңәшмәдә бу саннарны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова яңгыратты. 

Рәйхан Флүс кызы шулай ук һәр җирлектә җыелган үзара салым суммаларына аерым тукталды. 

Ә инде районга артып кайтачак акчаларның нинди эшләргә тотылачагына килсәк, бүленеш түбәндәгечә: 

Быел да  иң зур сумма урамара юлларны төзекләндерүгә тотылачак. 21 696 650 сум акча шушы нисбәткә бүленгән. 

Икенче урында – төзекләндерү эшләре (благоустройство). 11 890 500 сум үзара салым акчасы шушы юнәлештә тотылачак. 

Җирлекләрдә яшәүче халыкны сулы итү проблемасын да үзара салым акчасы хәл итәчәк дигән ныклы ышаныч бар. Су скважиналары бораулау, лицензия алу, су бирү объектларын коймалау эшләргә  билгеләнгән сумма  9 894 850 сумны тәшкил итә. 

Җирлекләрдә зиратларны тәртипләү, гомумән, ритуаль хезмәтләрне башкару да быел макчатчан дәвам итәчәк. Моның өчен районда халыктан җыелган  акчаның 6 475 500 сумы каралган. 

2020 елда ил Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллык олуг юбилеен каршы алачак. Бу уңайдан  җирлекләрдәге һәйкәлләрне яңарту,  булганнарын төзекләндерү эше хәзердән үк алып барыла. Быелгы үзара салым акчасының 1 159 500е нәкъ менә шушы максатка  тәгаенләнгән. 

1 060 000 сум акчаны актанышлылар ял итү урыннары булдыруга юнәлтәчәк.  

Билгеле, һәр җирлек үзендә тупланаган үзара салым акчасын үзе тотачак.  Аңлашылганча, халык ризалыгы белән зуррак суммада акча җыйнауга ирешкән  җирлекләр отачак -  бу аларга киңрәк күләмдә, масштаблырак эшләр башкаруга мөмкинлек бирә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев