Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СЕЗНЕҢ ЗАРЛАРЫГЫЗ: Ни өчен Актаныш халкы сөт алырга чират тора?

Иртәнге якта яңа китерелгән сыйфатлы сөтне арзан хакка сатып алырга теләүче райондашларыбыз чиратта шактый вакыт торуларыннан канәгать булмауларын белдерделәр.

Халыктан кергән сорауларның үтәлеше, аларны үз вакытында хәл итү  район хакимиятенең игътибар үзәгендә. Битараф булмау,  борчыган сорауны җитәкчелеккә үз вакытында юллау – аның чишелешен табуда, тормышыбызны яхшыртуда, аңлашып яшәүдә иң нәтиҗәле чара.

Халыктан кергән һәм борчулы сорауларның чираттагысы – элекке КБО бинасында урнашкан сөт һәм сөт ризыклары сату кибетендә товар ташыганда сату барышында тоткарлык туу. Иртәнге якта яңа китерелгән сыйфатлы сөтне арзан хакка сатып алырга теләүче райондашларыбыз чиратта шактый вакыт торуларыннан канәгать булмауларын белдерделәр.


Район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров әлеге сату ноктасында булып, сатучылар белән дә, сатып алучылар белән дә аралашты.

Элекке КБО бинасында урнашкан “Агросила Коммерция” Актаныш-3(Молоко) кибете – күмәртәләп сату кибете. Аның төп эшчәнлеге күмәртәләп сатып алучы сәүдә нокталары вәкилләренә товар җибәрү һәм сату. Район халкының сорау-гозерләрен искә алып, сатучылар аерым сатып алучыларга да сөт ризыкларын сата. Ләкин кибеткә товар китергән вакытта сатучылар көнлек сату өчен китерелгән сөт ризыкларын кабул итә һәм күмәртәләп сатып алучыларга җибәрә. Аерым сатып алучылар чиратта көтеп тора. Товар сату сатучыларның хезмәт вазифасында каралмаса да, алар халык белән тыгыз элемтәдә, аларның сорауларын канәгатьләндереп эшли. Сөт ризыклары аерым сатып алучыларга да җитәрлек күләмдә китерелә.

Кибет күмәртәләп   сату һәм сатучыларның  саны буенча 1 ноябрьгә кадәр югарыда әйтелгән режимда эшләячәк.
 

фото: http://aktanysh.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев