Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Шахмат буенча Гран-при Кама аръягы ярышларында Актаныш командалары чиста җиңүгә иреште

Шахмат буенча иң мәртәбәле турнирлардан саналган Гран-при Кама аръягы ярышларының 5нче этабы Актанышта 3-6 ноябрь көннәрендә үтте. Узган ел Актанышта тәүге мәртәбә оештырылган бу турнирда безнең зурлар төркеме - II, кечкенәләр III урынны яулаган булсалар, быел ярышны ЗУР ҖИҢҮ белән тәмамладылар: кечкенәләр төркеме дә, зурлар да I урында! Җиңү, әлбәттә,...

Шахмат буенча иң мәртәбәле турнирлардан саналган Гран-при Кама аръягы ярышларының 5нче этабы Актанышта 3-6 ноябрь көннәрендә үтте. Узган ел Актанышта тәүге мәртәбә оештырылган бу турнирда безнең зурлар төркеме - II, кечкенәләр III урынны яулаган булсалар, быел ярышны ЗУР ҖИҢҮ белән тәмамладылар: кечкенәләр төркеме дә, зурлар да I урында!
Җиңү, әлбәттә, җиңел генә бирелмәде. Уеннар ахырына таба зурларга җиңү юрасалар да, кечкенәләр командасы өчен соңгы уеннар, соңгы мизгелләр хәлиткеч булды. Җиңү шатлыгы исә шуның кадәр татлырак, сөенечлерәк, кадерлерәк! Соңгы очконы командага Зәйнәп Рахманова кертте, аның тырышлыгы белән Бөгелмә командасыннан ярты гына очко өстенлек белән җиңүгә иреште актанышлар.
Турнирның иң нәни уенчысы Ильяр Хафизовка 7 яше әле 1 декабрьдә генә тулачак, әмма шушы төбәкара турнирда чыныгу алырга өлгерде инде. Быел әле I сыйныфта гына укучы Раяна Латыйпова I урынны яулады. Дөрес, бу яшь төркемендә ике генә кызчык иде алар, Раяна I булса, Октябрьск шәһәреннән килгән Диана Дәүләтбаева II урынга ия булды. Әмма җиңүче дигән исеме ни тора бит?! Шулай ук, быел I сыйныфта укучы Илдан Саматов 3 уенда 3 очко җыеп, призлы урын яулады. 8-9 яшьлекләр арасында Аяз Басыйров 7 мөмкинлектән 5 очко алып, IV урынга ия булды... Турнирда күбрәк шулай кече яшьтәге балалар көч сынады. Моңарчы 4 этапта үткәрелеп килгән турнирның узган елдан башлап, Актанышта 5нче этабы оештырыла башлауның да төп сәбәп һәм максаты - мөмкин кадәр күбрәк үз укучыларыбызны ярышта катнаштыру, үз көчләренә ышандыру, ярышларда тәҗрибә туплау. Алар монда чирканчык ала, алдагы турнирларга әзерләнү өчен үзләренә база әзерлиләр.
- Бәләкәй кыз-малайларга шахмат ярышлары ни бирә? Бары тик уңай сыйфатлар гына. Бөтен кеше, шахмат ул - математика, ди, әмма математика - беренче түгел, хәтта икенче сәбәп тә түгел әле. Монда балалалар кечкенәдән көндәшләренә җавап бирергә өйрәнәләр. Җиңелү - җиңел түгел, бала җиңелүен танырга, кабул итәргә өйрәнә. Шахмат уйнаучы план төзеп, план буенча эшләргә өйрәнә. Һәм, әлбәттә, психологик ныклык, анысы да бик мөһим, - ди баш хөкемдар, Татарстан Республикасы шахмат Федерациясе вице-президенты Николай Коротаев.
- Кызым Раяна да, III сыйныфта укучы улым Данияр да шахмат түгәрәгенә шулкадәр яратып йөриләр. Остазлары Илдар Имамовка балалаларны җәлеп итеп, шушы спорт төренә мәхәббәт уятканы өчен зур рәхмәт, - ди турнирда улының да, кызының да җиңү яулавына сөенеп бетә алмаган әниләре Гөлназ Латыйпова. - Әтиләре дә, мин дә шахмат уйный белмибез. Балалар бабалары белән уйнап, өйрәнделәр, калганы остазлары тырышлыгы. Хәзер алар янында үзебез дә шахмат серләренә төшенергә тырышабыз. Шахматка йөри башлагач, балаларның дуслары артты, чит районнарда да дуслары барлыкка килде, аралашып торалар. Менә шулай ярышларга йөри-йөри мөстәкыйльлеккә өйрәнәләр.
- Бәләкәй чакта шахмат уйный белүчеләргә бик кызыгып карый идем. - дип сөйләде бүген инде бер генә ярыштан да җиңүсез, урынсыз кайтмый торган, бу ярышта исә 2006-07 елгылар арасында - II, барлык кызлар арасында абсолют, шулай ук, II урынны яулаган Фирүзә Нәбиева. - Шахмат миңа дәресләрдә булыша. Игътибарны тупларга, логик фикерләргә ярдәм итә. Ярыш вакытында остазым Фәһим Галимов өйрәткәннәрнең кайберләре искә төшә, кайберләре юк. Бу турнирда көчле көндәшләр эләкте, аларны шулай да җиңдем, бер уен уртак нәтиҗәгә тәмамланды.
Турнир Татарстанның Баулы районы, Бөгелмә, Түбән Кама, Башкортстанның Октябрьск шәһәрләреннән 75 яшь шахматчыны җыйды. Бу турнир белән беррәттән башкалабыз Казанда, Идел буе федераль округы буенча шахмат буенча беренчелек баруын, күпләрнең шунда көч сынарга китүен исәпләсәң, катнашучылар саны аз түгел.
- Билгеле инде, каникул чорында шахмат турниры үткәрү бик җиңел түгел. Шуңа карамастан, әти-әниләр ярышка җитди карадылар. Тренерлар вакытларын жәлләмәде, - Ярышны оештыруда башлап йөргән район шахмат мәктәбе остазы Фәһим Галимов бар катнашучыларга, оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. - Балалар иҗат үзәгендә ремонт бару сәбәпле, турнир быел "Актаныш" спорт комплексында үтте. Шахматчыларны исә технология техникумы тулай торагына урнаштырдык, ашарга да шунда кайтып йөрисе. Шуңа укучыларны җыйнау, алып килү, урнаштыру аерым мәшәкатьләр тудырды. Район спорт бүлеге, спорт мәктәбе җитәкчелеге, оештыруда зур терәк булган район хакимиятенә зур рәхмәт. Бигрәк тә спорт комплекс җитәкчесе Рәсил Шәвәлиев һәм мондагы хезмәткәрләргә аерым рәхмәтләр. Дүрт көн буена уеннар дәвамында монда булып, нык ярдәм иттеләр.
- Ашау кыйммәт түгел, сыйфатлы. Уеннар өчен дә, тору шартлары да бик әйбәт. Без кайда гына ярышка барсак та, гадәттә, 4-6 кешелек бүлмәләрдә торабыз. Ә монда икешәр кешелек бүлмәләр бирделәр, - дип мактады шахматчылар өчен тудырылган шартларны Түбән Кама командасы остазы Камил Шәйхетдинов. Актаныш шахмат мәктәбен дә соңгы елларда бер башка үсте, диде ул: - Актанышлылар яшьрәк шахматчылар арасында 1 турдан ук лидер булып киләләр. Шуны әйтер идем, остазлар Фәһим Галимов һәм Илдар Имамов икесе бергә эшли башлагач, Актанышта шахмат "чире" таралды. Актаныш командалары авыл җирлекләре арасындагы Россия турнирларында катнашып, уңышлар белән кайталар. Актаныш - ул шахмат үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев