Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Шәхси хуҗалыгы булганнарга дәүләт ярдәме

Авылларда шәхси хуҗалыклары булган кешеләргә дәүләт төрле ярдәмнәр күрсәтә. Шуның берсе - шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә ташламалы кредит бирү. Әлеге акция 10 майда старт алды, ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. "Россия авыл хуҗалыгы банкы" АҖнең Татарстан филиалы белгечләре авыл кешесенә дәүләт ярдәменнән файдаланырга мөмкинлек тудыралар. Бу максатка ел саен федераль...

Авылларда шәхси хуҗалыклары булган кешеләргә дәүләт төрле ярдәмнәр күрсәтә. Шуның берсе - шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә ташламалы кредит бирү. Әлеге акция 10 майда старт алды, ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
"Россия авыл хуҗалыгы банкы" АҖнең Татарстан филиалы белгечләре авыл кешесенә дәүләт ярдәменнән файдаланырга мөмкинлек тудыралар. Бу максатка ел саен федераль бюджеттан акчалар карала. Ләкин алар тиешенчә файдаланып бетми. Мөгаен, күпләр шундый мөмкинлек барлыгын белеп бетермиләрдер.
Җәйге чорда авыл халкы үзенең каралты-курасын ныгытып калырга тырыша. Башлаган төзелешләрен төгәлләргә акча җиткерәлмәгән кешеләр дә, эре мал сатып алырга теләгән, әмма мөмкинлеге чикле булганнар да бардыр. Гаилә фермаларын, крестьян-фермер хуҗалыкларын торгызырга даими булышлык күрсәтүче "Россия авыл хуҗалыгы банкы" АҖнең Татарстан филиалы Актаныштагы өстәмә офисы бу көннәрдә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы физик затларга ташламалы кредит бирә.
"Россия авыл хуҗалыгы банкы" АҖнең Татарстан филиалы Актаныштагы өстәмә офисы җитәкчесе Әнвәр Гафуров:
- Безнең максат - кредит тәкъдим итү түгел, ә дәүләт тарафыннан бүлеп бирелгән финансның максатчан файдаланылуын тәэмин итү. Шәхси хуҗалыкны үстерү өчен кредитны еллык 14,5-16,5 процент белән рәсмиләштерергә мөмкин. Моңарчы 20,75-21 процент иде. Гражданнарга кредит алу өчен документлар туплауда булышабыз. Алар ике нөсхәдә төзелә, берсе - безгә, берсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә тапшырыр өчен.
- Нинди ташлама каралган?
- Кредит дәүләттән субсидияләнә. Субсидия кайтканнан соң, аның еллык күләме 4,4 процент кына тәшкил итә. Ә калганын дәүләт кире кайтарып бирә.
- ЛПХ кредиты күпме вакытка бирелә?
- ЛПХ кредиты 5 елга кадәр бирелә. Кредитны ике ел эчендә түләү шарты белән - 300 мең, биш елга 700 мең сумга рәсмиләштерергә мөмкин. 5 елга алган вакытта шуның 2 елы ташламалы вакыт санала.
- Кредит нинди максатларда рәсмиләштерелә?
- Терлек асрый торган каралты төзергә, яки искесен төзекләндерергә, мал-туар сатып алырга, ягулык материалы юнәтергә, авыл хуҗалыгы продукциясен иминиятләштерергә, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алырга, газ кертергә һәм башка максатлар өчен алырга була.
- Кемнәргә бирелә?
- Җир документлары рәсмиләштерелгән, 23 яшьтән алып 60-65 яшькә кадәрге кешеләргә бирелә. Крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары да шәхси зат буларак үзләренә рәсмиләштерә алалар. Бер гаиләдән ире дә, хатыны да алырга мөмкин. Бер поручитель кирәк. Ул кредит алучының, хәтта ире, яки хатыны, яки якын туганы да була ала.
Шәхси хуҗалыкны үстерүгә бирелә торган әлеге ЛПХ кредиты турында барлык авыл җирлекләре башлыкларына да хәбәр ителде. Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә җыелыш үткәрелеп, аларга үз авылларындагы барлык кешеләргә дә бу хакта аңлатырга, документлар туплауда ярдәм итәргә дигән бурыч куелды. Сораулар булса, банкның үзенә килеп белешергә дә мөмкин. Телефоннары: 3-18-50, 3-03-64. Шул ук вакытта иң элек җирлек җитәкчесе белән киңәшләшергә, белешергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев