Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Шушы җирнең зур терәге син, хезмәт кешесе

Актанышта хезмәт кешесен хөрмәтләүнең матур традициясе яшәп килә. Ел саен алдынгылар җыены уздырыла, җиңүчеләр бүләкләнә, районыбыз хезмәтчәннәре хөрмәтләнә. Быелгысы 27 гыйнвар көнне район мәдәният йортында тулы зал белән, мул бүләкләүләрдән, ихлас тәбрикләүләрдән торган тантаналы шартларда үтте. Бәйрәм лазер-шоу белән башланып китте. 2015 елда Актанышның тарих битләренә уелып, инде артта калган...

Актанышта хезмәт кешесен хөрмәтләүнең матур традициясе яшәп килә. Ел саен алдынгылар җыены уздырыла, җиңүчеләр бүләкләнә, районыбыз хезмәтчәннәре хөрмәтләнә. Быелгысы 27 гыйнвар көнне район мәдәният йортында тулы зал белән, мул бүләкләүләрдән, ихлас тәбрикләүләрдән торган тантаналы шартларда үтте.
Бәйрәм лазер-шоу белән башланып китте. 2015 елда Актанышның тарих битләренә уелып, инде артта калган вакыйгалар бер-бер артлы күздән үтте. Истәлекле көннәре шактый булды аның: сәясәттә, авыл хуҗалыгында, социаль-икътисади тормышта, төзелештә, мәгарифтә, мәдәнияттә, спортта, сәламәтлек сагында, сәнәгать тармагында... Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, районыбызга килеп, яңа объектлар ачу чараларында катнашты, иген басуларында игенче-механизаторлар, җитәкче-белгечләр белән аралашты, терлекчелектәге яңалыкларыбыз белән танышты. Сентябрьдә узган сайлауларда актанышлылар республиканың сәяси тормышына үз мөнәсәбәтләрен белдереп, тавыш бирүдә активлык, бердәмлек күрсәттеләр. Спортчыларыбыз Россия, республика ярышларында җиңүләр яулап, Актаныш данын чит регионнарга танытуларын дәвам итә.
Иң мөһиме - Актаныш игенчесе дигән горур исем югары пьедесталда сакланып калды: авыл хуҗалыгы районнары арасында Актанышыбыз дүртенче урынны, ә икмәк уңышы буенча икенче урынны яулады.
- Нинди генә еллар килсә дә, без хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү бәйрәмен үткәрүне кирәк саныйбыз. Бигрәк тә, авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә зур игътибар бирергә тырышабыз. Чөнки авыл хуҗалыгы - Актанышны республикада таныткан, алга чыгарган тармак. Актаныш - авыл хуҗалыгы районы, көнне-төнгә ялгап, елның һәр көнен эшкә багышлаган фидакарь хезмәтчәннәребезгә рәхмәтебез зур, - диде район башлыгы Фаил Камаев. - Авылларның социаль йөзен яхшыртуга юнәлдерелгән программаларның эшләп торуы өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт. Яшь кадрлар районыбызга кайтып, өлкән буынны алыштырып, аларның эшләрен дәвам итәләр.
Район башлыгы бәйрәм чарасына чакырылган алдынгыларга гына түгел, рәхмәт сүзләрен барлык райондашларыбызга юллады.
- Районда 25 гаилә фермасы исәпләнә. Хәзер инде кече ферма программасы барлыкка килде. Ул авыл җирендә яшәүче халыкның активлыгын арттыру, аңа республика ярдәменнән файдалану өчен мөмкинлекләр булдыру, эшле итүне күздә тота. Гомумән, Актанышта эшле, ашлы халык яши. Киләчәктә дә шулай булып калсын. - Әлеге фикерләрне дә Фаил Камаев җиткерде.
Бәйрәмебез шатлыгын уртаклашырга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше идарәсе җитәкчесе Илсур Закиров, Чаллы шәһәре башкарма комитетыннан, Минзәлә, Сарман районнарыннан вәкилләр килгән иде, алар дә сәхнәгә күтәрелеп,
тәбрикләүләрен җиткерделәр, алып килгән бүләкләрен тапшырдылар.
- Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тарафыннан быел зур бурыч куелды: игенчелектә җитештерүне - 10, терлекчелектә 5 процентка арттырырга. Бу - республика алдында торган бик зур йөкләмә. Ләкин Актаныш районы өчен зур авырлык тудырмас дип исәплибез. Чөнки сезнең районның бервакытта да беренче бишлектән төшкәне, куелган бурычка ирешми калганы юк, - диде Илсур Закиров.
Министр урынбасары Актанышны көнчыгыш районнары арасында әйдәп баручы район дип атады.
- Игенчелеккә, терлекчелеккә алдынгы технологияләрне кертеп кенә калмыйча, кешеләрнең көнкүреш тормышларын да яхшыртуны бергә үреп алып барасыз, хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, - диде.
Соңыннан ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләрне тәбрикләде. Районның ясалма орлыкландыру пунктына җиһаз, ә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең нәсел эше буенча белгеченә машина бүләк итте.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов котлау сүзләрен дәвам итеп болай диде:
- 2015 ел районыбыз агросәнәгать комплексы өчен авыр хезмәт елы, әмма уңышлы ел булды. Кайсы гына юнәлешне алсак та - үсештә. Игенчеләргә, терлекчеләргә, белгечләргә һәм шушы заманның үзгәрешләрен тоеп, яңа алдынгы технологияләрне өйрәнеп, аны кулланышка кертүче, эш оештыручы хуҗалык җитәкчеләренә рәхмәт.
Алдынгылар җыенының күркәм бер традициясе яши: бу көнне еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалып, үз һөнәренең осталары игълан ителә. Аерым һөнәр ияләре арасында шундый олуг җиңүгә ирешкән 32 райондашыбызга "Үз һөнәренең остасы" дигән дәрәҗәле исем бирелде, аларга
диплом һәм медальләр тапшырылды, акчалата бүләкләнделәр. Рәсемнәре районның Мактау тактасында урын алачак.
Һәрьелдагыча, чара зур хәзерлек белән, оешкан төстә узды. Мәдәният хезмәткәрләре, районның данлыклы җыр, бию коллективлары үзләренең сәхнә осталыклары, зәвыклы чыгышлары белән тамашачының күңелен күрделәр. Тынгысыз эшкуарларыбыз исә үзләре җитештергән продукцияне махсус оештырылган ярминкәдә кулланучыга тәкъдим иттеләр. Ил-көннәребез тыныч, гаиләләребез имин булып, 2016 елны да бәрәкәтле тормышта зур хезмәт җиңүләре белән үткәрергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев