Актаныш

Синең бер тамчы караңа тулы кояш сыйган бит!

Шушы исем астында 26 нчы ноябрь көнне Киров урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләре, Муса Җәлил премиясе лауреаты Ләбиб Леронның (Лемон Лерон улы Леронов) 55 яшенә багышланган юбилей кичәсе булып узды. Әлеге...

Шушы исем астында 26 нчы ноябрь көнне Киров урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләре, Муса Җәлил премиясе лауреаты Ләбиб Леронның (Лемон Лерон улы Леронов) 55 яшенә багышланган юбилей кичәсе булып узды.
Әлеге кичә Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, район хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Миркасыйм кызы, җирлек башлыгы Айваз Гафуров, юбилярның туганнары, якыннары, дуслары, районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, укучылар катнашында бик күңелле узды.
Җыр - моңнар белән башланып киткән чарада башлап сүзне Татарстан язучылар берлеге рәисе, якташы, дусты Данил Салихов алды.
"Якын дустымның ике бишле алган чоры дип башлады сүзен һәм җырлы сәламен тапшырды.
Ай, әле бик еракта идек без,
Җитмеш чакрым җирдән килдек без.
Ак калфакның табылган чагы,
Ак калфакның табылган чагы,
Туганнарның сагынган чагы.
Татар халкының әлеге җыры Данил әфәндетарафыннан көчле тавыш, илаһи моң белән бар сагыну хисләрен тоеп яратып башкарылды.
Әйе, туган яклары сагындыра. Зиратына керсәң, бергә яшәгән туганнар, якыннар искә төшә, диде ул. Ләбиб Лерон 1961 нче елның 11 нче ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килсә дә, бала чагы, яшүсмер чоры Актаныш районының Олы Имән авылында уза. Шул авылның эшчән, күркәм кешеләренә, гүзәл табигатенә - Ташлытауга, Шәүлегән болынына, Асаба, Таллык, Умарталык әрәмәләренә, Кызыл Төбәк җиләклегенә, Атнаш чишмәсенә сокланып үсә. Юкка гына аны Мөслим халкы да, актанышлылар да яратып, үз итеп, горурланып үзбезнеке димиләр.
Данил ага Ләбиб Леронны юбилее белән тәбрикләде. "Якташым Ләбиб белән мине бәйләгән эшләр шактый", - диде ул дусты турында сүзен дәвам итеп. Ләбиб белән бер мәктәптә укуыма горурланам. (1969-1979 нчы елларда Олы Имәннең башлангыч, Югары Яхшыйныңсигезьеллык мәктәпләрендә, Киров авылының урта мәктәбендә белем ала.) Бу як күпме шәхесләр биргән. Мин үземә, Ләбибкә белем биргән мөгаллимнәргә, бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына рәхмәтлемен.
Әдәбиятка балалар язучысы буларак килеп керде ул. Университетта укыган елларында ук "Яшь ленинчы" (хәзерге "Сабантуй") газетасы редакциясендә,"Салават күпере" журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтен башкарды. Беркемне белмәсәләр дә бу журнал аша Ләбибне беләләр иде. Соңрак өлкәннәр өчен шигърияткә кереп китте, прозада эшләде. Үз көчен драматургия өлкәсендә сынады. Бүгенге көндә зур җаваплы эштә - "Безнең мирас" журналының баш мөхәррире. Шул ук вакытта иҗат белән дә шөгыльләнә".
Чыгышы ахырында Данил Салихов Ләбиб тәкъдиме белән "Салават күпере"ндә басылып чыккан "Агылый белән тагылый" әкиятен укыды.
Соңыннан сүз авылның мөхтәрәм кешесе, туганы, имам-хатибы Рөстәм Шәйхразыевка бирелде. Кичәне оештыручыларга рәхмәт сүзе белән башлап җибәрде. Ләбибкә тәрбия бирүдә тормыш иптәше Асия ханымның һәм әбисенең өлеше барлыгын бәян итте. Кечкенә Ләбибнең басма хәрефләр белән шигырь язып утыруын искә төшерде һәм юбилей уңаеннан изге теләкләрен җиткерде. Данил Салиховны кечкенәдән үк белүен, авылдашлары аны хөрмәт итүләрен, аның пьесаларын авылдашлары әледән-әле сәхнәдә уйнауларын җиткерде. Һәр ике шәхескә дә Актаныш якларын онытмыйча, ешрак кайтырга насыйп булсын дигән теләкләрен җиткерде.
Ләбиб Лерон балалар өчен аерым яза. Аңлаешлы, кызыклы, тирән эчтәлекле. Сабыйлар сәхнәдә Ләбиб абыйларының шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Сабыйлар авызыннан үз шигырьләрен тыңлау шагыйрь өчен куаныч булды, ул сокланып тыңлады. Балаларга блокнотлар бүләк ителде һәм Ләбиб абыйларыннан үрнәк алып шигырьләр язарга өндәделәр.
Сәхнәгә Ләбиб абыйныңклассташлары күтәрелде. Алар бергә укыган еллары турында сөйләделәр: "Укыганда бик зиһенле, шук һәм шаян иде" диештеләр. Мәктәптә чыгучы газета-журналда ук беренче шигырьләре урын алуын бәян иттеләр. Ә яшүсмер вакытта очучы булам дигән хыялы булганлыгын һәм бу хыялның тормышка ашуын, чыннан да, әдәбиятта, иҗаттааның югары очышка ирешүен горурланып сөйләделәр.
Укучылар тарафыннан "Яңа ел биштәре" дип аталган пьеса тәкъдим ителде. Тамашачы бу сәхнә әсәрен җылы кабул итте.
Ләбиб абыйның 20 дән артык шигыренә көй язылган. Чара барышында күп кенә җырлары башкарылды.
Район хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Миркасыйм кызына сүз бирелде. "Бу җирлек халкы бик бәхетле, чөнки шундый горурланырлык шәхесләрегез бар. Аларны күрсәтә белүегезгә рәхмәтлемен. Бу мөхтәрәм кешеләрнең эшен дәвам итәргә кирәк дип ассызыклады. Бу төбәк бихисап күп күренекле шәхесләр биргән. Киров авылы халкы беркайда да сынатмый. Әле генә Идел-йорт бәйгесеннән кайттылар, ә хәзер "Шома бас" бию конкурсына җыеналар. Ләбиб Леронны юбилей белән котлап, рәхмәтен, теләкләрен җиткерде. Район хакимият башлыгының Рәхмәт хатын укыды һәм бүләкләр тапшырды.
Авыл башлыгы Айваз Гафуров сүз алды. "Бүген зур бәйрәм" дип сүз башлады, Күренекле шәхесләребезнең икесе бездә кунакта. Сезне күреп, әсәрләрегезне укып горурланабыз, сәхнә әсәрләрен тамаша кылабыз", -диде. Аларга иҗади уңышлар теләде. Матур әсәрләр язарга насыйп булсын", -диде һәм рәхмәт сүзләрен җиткереп җирлек кешесе кулы белән ясалган шамаил бүләк итте.
Мәдәният хезмәткәрләре якташларына котлау сүзләрен әйтеп җырлы сәлам тапшырдылар.
Киров мәктәбе директоры Гөлназ Сәгыйтҗан кызы: "Бүген бездә зур бәйрәм. Ике олы шәхес бездә кунакта. Без сезне сагынып көтеп алабыз. Сезнең иҗат җимешләрегезне укыйбыз. Балалар әсәрләрегезне яратып өйрәнәләр, сәхнәләштерәләр. Иҗат чишмәгез саекмасын" , - диде. Рәхмәтен җиткерде һәм чәк-чәк тапшырды.
Чара ахырында сүз кичәнең сәбәпчесе Ләбиб Леронга бирелде. Ул балачак хатирәләрен искә төшерде. "Бүгенге чарада катнашкан балалар арасыннан театр училищеларына, җыр, бию сәнгате буенча да китүчеләр булыр дип өметләнәм",- диде. Рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әниләр көне белән котлап, үзенең тормышында зур роль уйнаган хатын-кызларга: әнисе Шәргыя ханыма, әбисе Факирә апага, җиңгәсе Асия апага, мәктәптәге беренче укытучысы Ания Абияровага, Тәрҗимә ханым һәм башкаларга." Без кайда гына булсак та беренче тапкыр хәреф танырга, язарга, телебезгә мәхәббәт тәрбияләгән укытучыларны һәрвакыт истә тотабыз".
Харрас Әюпов белән дә нәсел җепләре бәйләвен әйтеп узды.Республикабызда чыгучы күп кенә газета-журналларда якташларыбыз эшләве, аларның хезмәте, иҗатлары белән горурлануын әйтеп узды.
Үз телебезгә мәхәббәт тәрбияләү мөһимлегенә басым ясады. Иң әүвәл туган телеңне белергә кирәклеген искәртте. Иң зур хыялыбыз да әти-әниләрнең, туганнарның, якыннарның исән-сау булуы, авылыбызның бетмәве, илебезнең сугыш, халкыбызның җәбер-золым күрмәве, -диде. Үз милләтебезне хөрмәт итик. Тугач, нарасыйларга татар исемнәре кушылсын. Чараны әзерләүчеләргә, алып баручыларга, катнашучыларга, килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткергәннән соң матурлыкны күрә белеп, матурлыкны тоеп яшик, диде Ләбиб Лерон.
Әлеге күңелле чара буеннан-буена җыр, гармун моңы белән үрелеп барды. Алып баручылар кичәне 10 нчы класс укучысы Илшат Рәшитов һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наилә Мисхәт кызы Ләбиб абыйның тормыш юлын, иҗатын чагылдырган эпизодлар һәм матур шигъри юлларга төреп алып бардылар. "Туган якта" җыры белән төгәлләнде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: