Актаныш

СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Актаныш районы салым җыя – җирлекләрнең бюджеты формалаша

Хакимият бинасында оештырылып килүче сишәмбе брифингы бүген көн кадагына куелган мөһим мәсьәләләрнең берсе – Актаныш районында физик һәм юридик затлардан салым җыюның барышы, салым түләү тәртипләренә багышланды.

Чыннан да, транспорт, җир, милек салымнарын түләргә айдан артык кына вакыт калды. Кызганычка каршы, авыл җирлекләренең бюджетын тәэмин итүче бу салымнар Актаныш районында  әлегә 29,9  процент кына җыелган. Актанышлыларның әле 2018 ел өчен салым буенча 43 миллион сумнан артык бурычы исәпләнә. 12 миллионнан артык салым исә дәүләт казнасына кергән. 

Брифингның темасы җирлек башлыкларына турыдан-туры кагылышлы булу сәбәпле, алар чара эшендә шәхси һәм видеоэлемтә аша катнашты. 

Дәүләт 2018 елның җир һәм транспорт салымнарын түләп бетерү срогын агымдагы елның 2 декабре итеп билгеләгән. Шулай да бу юнәлештәге хәрәкәт инде август-сентябрь аейларыннан ук  дәвам итә. Салым органы салым түләүчегә салым кәгазен түләү срогы җиткәнчегә кадәр 30 көн алдан җибәрә. Почта элемтәсе бүлекләре аша мондый хәбәрләр җибәрелеп бетү дәрәҗәсендә. Районның почта бүлеге җитәкчесе Булат Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, бу юл белән быел 10 388  салым түләүчегә хатлар юлланган. Аларның 207се генә ияләренә барып җитмәгән. Сәбәбе: райондашларыбызның теркәлгән адрес буенча яшәмәве. 

Быел да салым түләүчеләрнең шактые салым түләү турында хәбәрләрне кәгазь вариантта алмаячак. Күпләргә алар шәхси кабинетка киләчәк. Ягъни, салым түләүченең шәхси кабинетына керә алган гражданнар өчен салым хәбәрләре бары электрон төстә генә юллана. 

Бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева халыкны шәхси кабинетларны тикшереп торырга, салым түләүнең соңгы көннәрен көтеп утырмаска өндәде. Мисал өчен, 1 декабрьдә генә түләнгән акча тәүлек эчендә генә урнашмый. Аңлашылганча, срокта салым түләнмәүгә штраф рәвешендә, пенилар исәпләнә башлый.

Лиана Рамил кызы шулай ук  атнага ике тапкыр җирлек башлыклары белән җыелып, бу юнәлештәге хәрәкәтнең  анализланып барылуын ассызыклады. 

Бүгенге көндә салым җыюны югары дәрәҗәдә оештырган җирлекләр, аларның башлыклары да мактап телгә алынды. Алар сафында Әтәс, Чалманарат, Аеш җирлекләре. 

Ә менә Иске Сәфәр, Киров, Мәсәде, Актанышбаш, Актаныш җирлекләрендә бу хәрәкәт бик акрын бара. Аеруча Иске Сәфәр җирлеге күрсәткечләре хафага сала – биредә җыелган салым күләме районның уртача күрсәткеченнән ике тапкырга диярлек түбән. 

Мөлкәт салымы буенча караганда, ахыргы урында Мәсәде авыл җирлеге - нибары 8,1%. Такталачык – 9,2%, Күҗәкә – 10,1%, Иске Сәфәр – 11,1%, Татар Ямалысы – 13,6%, Киров – 14,6%. 

Җир салымын җыю шулай ук Иске Сәфәр (17,7%), Актаныш (21,7%), Югары Яхшый (24,6%), Усы (29,9%), Яңа Әлем (27,7%), Актанышбаш (28%) җирлекләрендә сүлпән бара. 

Федераль салым хезмәтенең ТРсы буенча 9 санлы районара инспекциясенең Актаныш филиалы җитәкчесе Дилбәр Курмакаева  салым түләү шартлары, андагы үзгәрешләр, салым түләүгә ташламага ия затлар хакында тулы аңлатма бирде. 

Дилбәр Тимур кызы сүзләреннән аңлашылганча, җир салымы буенча законнарда үзгәрешләр булу сәбәпле, ташламалардан файдаланучы гражданнар саны да арткан.
Бу салым түләүчеләрнең ташламалы категорияләре исәбенә хәзер пенсионерлар да кертелү белән бәйле. Ташламалар бирү механизмында да үзгәрешләр булган: салым түләүдән “алты сутый” азат ителә. Әгәр элек салым базасын (участокның кадастр бәясен) 10 мең сумга киметү рәвешендә исәп бирелсә, хәзер салым базасы салым түләүче милкендә булган җир участогының 600 кв. м мәйданындагы кадастр бәясе күләменә кими. 2018 ел өчен җир салымы исәпләгәндә, салым органында салым түләүченең пенсионер булуы турында мәгълүмат алынса, ул автомат рәвештә бирелә. Әйтик, әгәр участок мәйданы 6 сутыйдан артмаса-салым салынмаячак, ә участок мәйданы 6 сутыйдан артып китсә – салым ташламадан артып киткән мәйдан өчен исәпләнәчәк.

Шулай ук пенсионерлар үз  карамакларындагы  бер фатир, бер йорт, бер гараж өчен салым түләүдән азат ителә. Ә инде аның карамагында, әйтик, өч фатир, йорт бар икән, бу очракта ташлама фатирларның берсенә генә һәм йорт салымына гына ясала.

Күпбалалы гаиләләргә дә салым түләүгә ташламалар гамәлдә. I һәм II төркем инвалидлар исә 100 ат көченә кадәр булган бер автомобильгә каралган салымнан азат ителә. 

Район финанс һәм бюджет палатасы белгече Илсөяр Миннекаева үз чыгышында физик һәм юридик затлардан салым җыюның барышы белән таныштырды. 

Брифингта катнашкан җирлек башлыкларының да салым җыюга карата шактый сораулары җыелган булып чыкты. Алар арасында иң еш яңгыраганы – вафат булган кешенең мөлкәтенә салынган салымны кем түләргә тиеш? 

Әгәр кеше вафат була икән, аның бөтен бурычлары да, мирас белән бергә, мирасчыга тапшырыла. Ягъни, салымнарны да мирасчы капларга тиеш. 

Бүгенге көндә салымны электрон юл аша, шулай ук банк һәм почта бүлекчәләрендә түләп була. Почта бүлекчәләрендә салым түләгән өчен бернинди комиссия дә алынмый. Тик шулай да салым инспекциясенә почта бүлекчәләрендә 45 сумга кадәр комиссия алдылар, дигән хәбәрләр килеп ирешә тора. Хәлгә ачыклыкны Булат Шәйхразиев кертте: 

-    Бүлекчәләрдә салым түләгәндә комиссия алынырга тиеш түгел. Әгәр халык мондый хәлгә тап булса, безгә хәбәр итсен иде, - диде җитәкче. 

Брифинг ахырында район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова, җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итеп, салымнарның бюджет формалашудагы әһәмиятенә басым ясады. Рәйхан Флүс кызы шулай ук өлкән буын вәкилләренә салым түләү юнәлешендә ярдәм итүне сорады. Чыннан да, өлкәннәр авыл советына гына килеп, электрон юл аша түләүләрне гамәлгә ашырсалар, бу аларны юл мәшәкатьләреннән азат итәр иде. 

Сүз уңаеннан, Әтәс һәм Чалманарат җирлекләрендә салым исәпләнгән квитанцияләрне халыкка урында ук чыгарып бирү практикасы кулланыла. Аның шактый уңышлы икәнен дә билгеләп үтәргә кирәк. Бәлки, башкаларга да бу үрнәкне өлге итеп алырга кирәктер. Салым җыелмау да җирлек башлыгының халык белән эшләп бетермәвенә бер күрсәткеч  булып тора бит...
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: