Актаныш

СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Урып-җыю кампаниясе - идарә белгечләренең фаразын табигать шартлары чынга ашырырмы?

Кайбер җәмгыятьләрдә урып-җыю кампаниясе 46 көнгәчә сузылырга мөмкин.

Авыл хуҗалыгы тармагы иң җаваплы чорга аяк басты.  Алда – урып-җыю эшләре. Аграрийлар әлеге мөһим кампаниягә нинди әзерлек белән керә соң?  Актаныш районы хакимият бинасында оештырылып килүче сишәмбе брифингы 23 июль иртәсендә менә шушы сорауга җавап табу максатыннан оештырылды. 

Чарада катнашкан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров, идарә белгечләренең җиңе сызганулы  - һәр минуты алтынга тиң урып-җыю чорын алар зур әзерлек белән каршы ала.  Төп максат: басу-кырлардагы икмәкне югалтуларсыз, максималь дәрәҗәдә кыска срокларда җыйнап алу. Иң мөһиме,  кампания барышында фаҗигаләрне булдырмау, дип искәртте брифингта катнашучылар бертавыштан. 

Идарә башлыгы Айдар Әнвәр улы быелгы урып-җыю чорына саллы өметләр баглый. Быел да район Республика дәрәҗәсендә тулаем җыем буенча лидерлык позициясен саклап калып,  “Актаныш игенчесе” дигән мактаулы исемне аклауга ирешер дигән ныклы ышанычта ул.  

Чыннан да, район быелгы урып-җыю чорына да, гадәттәгечә, зур әзерлек белән керә. Бу нисбәттән, беренче чиратта, 18 июль көнне Актанышта комбайннар парады уздырылып, кыр кораблары һәр яктан тикшерелеп, район башлыгы Э.Н. Фәттахов тарафыннан  хәер-фатыйха алды.  Комбайннарны әзерлек сызыгына аеруча яхшы хәлдә бастырган механизаторларга мактау сүзләре белән беррәттән саллы премияләр дә тапшырылды. Димәк, хезмәтчәннәр мөһим кампанияне уңышлы башкарып чыгар өчен яхшы гына стимулга ия булдылар. 

Бүгенге көндә Актаныш районының өч хуҗалыгы борчак культурасын егуга керешкән.  Шул рәвешле, алар урып-җыюга тәүге стартны алган. 

- Бер ел икенчесенә охшап килми. Һәрберсенең үз уңай яклары, үз кимчелекләре була. Быелгы чәчүлекләрнең торышы начар түгел. Әмма көзге культураларның  начар кышлавы шактый чәчүлек  мәйданнарының  әрәм булуына китерде. Шулай ук май аенда булган 30 градуслы кызулар да басу-кырларга үз зыянын китерми калмады , - дип, басу-кырлардагы бүгенге вәзгыятькә анализ ясады  район авыл хуҗалыгы идарәсенең  җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов. 

Актаныш районының 44 433 гектар чәчүлек мәйданын бөртекле культуралар тәшкил итә. Бодай 19 000 гектарны биләсә, арпа 15 000 гектарда урын алган. Терлек азыгының нигезен тәшкил иткән  купьеллык үлән һәм куркуруза да җитәрлек. Иң мөһиме, һава шартлары басу-кырлардагы  икмәкне амбарларга югартуларсыз кайтарып бетерерлек булсын! 

Брифингта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев быелгы урып-җыю сезонын уртача 31 көндә төгәлләп чыгу фаразын әйтте.

Билгеле, бу һәр хуҗалыктагы комбайнга туры килгән йөкләмәнең күләменә бәйле. Кайбер җәмгыятьләрдә урып-җыю кампаниясе 46 көнгәчә сузылырга мөмкин.  Сүз уңаеннан, быел Актаныш районы басуларына 95 кыр корабы чыгачак. “Аларны иярләүчеләр арасында 2008-2009 елларда комбайнчы ярдәмчесе булып йөргән егетләрнең булуы сөенечле”,- ди Нәфис Сәлимгәрәев.  

Традиция буенча, быел да комбайнчыларга ярдәмче итеп  киләчәген авыл белән бәйләргә теләгән яшь-җилкенчәк билгеләнгән. Сүз уңаеннан, Нәфис Әзһәм улы бу уңайдан үзенең тәкъдимен җиткерде. Аның фикеренчә, киләчәктә комбайнчы-механизатор булырга омтылган яшь буынны инде 14 яшьтән үк моңа әзерли башлау мөһим.  Шул вакытта тәрбияләнә башлаган егетләр генә бу һөнәргә тугрылык саклап кала алачак. 

Урып-җыю чорында мөһим мәсьәләләрнең берсе булып хезмәткә түләү тора. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге тарафыннан бу нисбәттән хуҗалыкларга тәкъдимнәр җиткерелгән. Комбайн ярдәмчесе итеп билгеләнгән егетләргә түләү минималь хезмәт хакы күләменнән чыгып билгеләнәчәк.

Бу нисбәттән  бүлек җитәкчесе Дилүс Мөхәмәтдинов хуҗалык җитәкчеләренә мөрәҗәгать тә итте. “Ярдәмче булып эшкә килгән егетләргә хезмәтләре өчен түләгәндә, техника йөртү хокукы булганнар белән әле “права”сыз булганнарны аермасагыз иде. Эшлим дигән яшьләрне түләүдән мәхрүм итмәскә иде, - диде ул үз чыгышында. 

Брифингта шулай ук хезмәт куркынычсызлыгы темасы да күтәрелде. Янгын куркынычсызлыгы буенча аңлату эшләренең, инструктажларның  аеруча югары таләпләр куеп үтәлешен билгеләп үтте идарә белгечләре. 

Көннәр явымсыз торса, Актаныш районы инде бу атнада ук рәсми төстә 2019 елның урагына старт бирәчәк. Димәк, “кызыл олау” булып кайткан тәүге икмәкне дә район халкы бик тиздән кабул итәр. Хәерле сәгатьтә! 
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: