Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Актаныш районында яшәүчеләр яңа елдан торак шартларын ничек яхшырта алачак?

Хакимият бинасында оештырылып килүче сишәмбе брифингының көн кадагына куелган мәсьәлә, гадәттәгечә, үзенең актуальлеге белән аерылып торды.

Актаныш районында яшәүчеләрне федераль һәм республика программалары нигезендә торак белән тәэмин итү, 2020 елдан бу юнәлештә гамәлгә керүче үзгәрешләргә багышланды ул. 

Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова рәислегендә үткән брифинг эшендә, белгечләр белән беррәттән, видеоэлемтә аша җирлек башлыклары да катнашты. 

Торак шартларын яхшырту буенча 2006 елдан эшләп килгән программалар, нигездә, яшьләрне авылда калдыруга йөз тота. Актаныш районы буенча гына да әлеге программаларга катнашып, 400дән артык гаилә матди ярдәм алган. Аеруча 2011-2012 елларда халык тарафыннан зур ихтыяҗ тудырган алар. Аннан соңгы елларда күпмедер дәрәҗәдә сүлпәнләнгән хәрәкәт 2018 елда яңа сулыш белән яши башлаган, чөнки дәүләт программаларын финанслау яхшырган. 

Болар хакында брифингта катнашучыларга Актаныш районы башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе урынбасары, торак белән тәэмин итү буенча сектор җитәкчесе Сиринә Шәехова бәян итте. 

Шунысы куандыра, республикада 2020 елдан торак белән тәэмин ителеш буенча тагын яңалыклар көтелә. Бу исә йортлы булырга теләгән һәркем өчен яңа мөмкинлекләр ача. 

Актаныш районында “Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” федераль максатчан программасы һәм “Татарстанда гражданнарны торак белән тәэмин итүдә дәүләт ярдәме” республика программасы нигезендә әлеге өлкәдә уңай тенденция сакланышын билгеләп үтте Сиринә Фәнис кызы. Күрше-тирә районнар белән чагыштырганда да, саннар үсештә. Шунысы игътибарга лаек, 2020 елдан бюджет өлкәсендә яки авыл хуҗалыгында хезмәт куючылар торак шартларын яхшыртуда үзләре эшләгән хуҗалыкка таяна алачак. 

2020 елның 1 гыйнварыннан “Торак наймы” дигән федераль программа гамәлгә керә. Аны “Аренда торагы” программасының дәвамы дип тә әйтергә мөмкин. Ул да авыл җирлегендә яшәүчеләрне торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Тик бу очракта торак бәясенең 80 процентын - дәүләт, 20 процентын хуҗалык түли. Найм торагында яшәүче 5 ел килешүдә күрсәтелгән җирлектә эшләргә тиеш. Ул найм бәясен түләп бара, 5 ел узгач әлеге торакның калган бәясен түләп үзенә алу хокукына ия. Әгәр әлеге гаиләдә балалар туса, торак бәясе бюджет исәбенә киметелә. 

Реклама

Авыл җирендә яшәп тә, авыл хуҗалыгы һәм бюдет өлкәсендә хезмәт куймаучылар моңа кадәр “Гражданнар” программасында катнашып килде. Программага катнашу шартлары да гади - даими яшәү һәм хезмәт итү урыны авыл җирлегендә булу, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылу. Әмма яңа елдан башка өлкәдә хезмәт куючылар моңа кадәр булдырылган чираттан төшеп калачак. Аның каравы, әлеге гаиләләргә йорт салу өчен 3 000 000 сумга кадәр сумманы 3 процентлы кредит белән алу мөмкинлеге тудырыла. 

Шулай да дәүләт программалары аша тораклы булырга карар кылучыларның төп күрсәткече итеп аларның шушы торакка мохтаҗлыгы санала. Төзелеш яки торак сатып алуда социаль түләүләр бәясенең хисабы гаиләнең бүгенге көндә яшәгән урынының гомуми мәйданыннан чыгып исәпләнә. Бер кеше өчен бу 33 квадрат метр булса, ике кешелек гаилә өчен - 42 метр, ә өч яки аннан да күбрәк кешеле гаиләләр өчен һәр кешегә 18 квадрат метр исәбеннән. Гаиләнең торак шартлары шушы күрсәткечләрдән ким булса, ул торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип таныла. 

Брифингта әлеге һәм башка шартлар хакында район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлегенең торак белән тәэмин итү буенча сектор белгече Рузилә Маликова бәян итте. 

Бүгенге көндә Актаныш районы дәүләт тәкъдим иткән программалардан тулы куәттә файдалану яклы. Авыл җирлекләрендә дә бу нисбәттән җанлы хәрәкәт тоемлана. Хуҗалыклар да үз хезмәткәрләрен түбәлү итәргә омтыла. “Актаныш” агрофирмасы үзе генә дә 2020 елдан гамәлләштереләчәк “Торак наймы” федераль программасына 4-5 гаиләсен кертүне максат итеп куя. Болар хакында агрофирма белгечләре брифингта да ассызыклады. Өстәвенә, әлеге программага бер елдан артык КФХ булып эшчәнлек алып баручылар да кушыла ала. 

Район башлыгы урынбасары Рәйхан Флүс кызы билгеләп үткәнчә, авыл җирлекләре башлыклары да федераль һәм республика программалары нигезендә тораклы булырга теләүчеләргә ярдәм кулы сузарга әзер. 

Бүгенге көндә хөкүмәт авылда эшләп, авылда яшәгән кешеләргә уңай шартларда йортлы булу мөмкинлеге бирә. Актаныш районы халкын да бу программалардан нәтиҗәле кулланырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев