Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Суга бату, янгын чыгу очракларын киметү өчен битараф булмау шарт!

Гади йорт телефоныннан – 01, кәрәзле телефон аша 101 саннарын җыйсагыз, сезгә, һичшиксез, ярдәм итәчәкләр! 

30 июль көнне хакимият бинасында оештырылган сишәмбе брифингы җәйге чор өчен аеруча актуаль булган суга бату очракларына һәм районда даими теркәлеп торган янгыннарга каршы көрәш темасына багышланып, аның эшендә 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе  урынбасары Мияссәр Зарипов һәм Актаныш районы буенча Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Рөстәм Хөсәенов катнашты. 

Кызганычка каршы, Актаныш районындагы быелгы су керү сезонында бала үлеме теркәлде. Татар Суксу җирлегендә килеп чыккан фаҗига шул рәвешле  уяулыкны киметмәскә кирәклеген искәртте. 

2018 елда Актаныш районында суга бату нәтиҗәсендә үлү очраклары теркәлмәгән: 
-    Узган елда Алла саклады. Быел менә 8 яшьлек баланың  үлеменә китергән шушы очрак  килеп чыкты. Бу – гаилә трагедиясе генә түгел, бу районыбыз өчен авыр кайгы. Менә шушы фаҗигаләрне булдырмый калу – безнең төп максат, - дип, быелгы вәзгыятькә ачыклык кертте Мияссәр Зарипов. 

Хәтерләсәгез, 2017 ел да Актаныш районында 4 кешенең су корбаны булуы белән истә калды. Фаҗигаләрнең төп сәбәбе итеп эчкән хәлдә рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенуны атый янгынга каршы федераль хезмәтнең ТР буенча 15нче отрядының 103нче янгын сакчылыгы бүлеге хезмәткәрләре. 

Җәйге чорда бүлек хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән рейдлар, лагерьда ял итүче балалар өчен инструктажлар даими төс ала. Мәктәпләр дә укучыларны каникулларга озатканда гына түгел, ә квартал саен куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтүгә, аңлатуга, ныгытуга вакыт билгеләргә тиеш. 

-    Иң мөһиме, битараф булмыйк!  - дип мөрәҗәгать итә халыкка 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе  урынбасары Мияссәр Зарипов, -  дистә еллар шушы тармакта эшләгәч, минем үземнең кешеләрне кисәтү гадәте канга сеңгән. Машинада барганда да, җәяү йөргәндә дә, балаларның куркыныч янаган урыннарда уйнавын күрсәм, һичшиксез туктап, аңлату эшләре алып барам. Кайвакыт бер кисәтү гомерне саклап калырга сәләтле бит ул, - ди  урынбасар. 

Актаныш районында тагын бер “авырткан” урын булып янгыннар тора. 2019 елда гына да район территориясендә ике дистәгә якын янгын теркәлгән. Нигездә, җирлекләрдә мунчалар яна. Алар янгын статистикасының 70%ын тәшкил итә. Иң аянычы, быел районда килеп чыккан янгыннарда бер кеше янып үлгән. 

Мияссәр Зарипов шулай ук үз чыгышында  янгыннарны булдырмау максатыннан җирлекләрдәге  ирекле янгын саклары (ДПО) хакында да бәян итте.  Бүген төп бурыч: һәр авыл җирлегендә мондый сакларны булдыру, аларны хезмәткәрләр һәм техника белән тәэмин итү. Яңа Әлем, Иске Богады, Аккүз, Чуракай, Югары Яхшый җирлекләрендә мондый ирекле янгын саклары инде булдырылган. Алар белән хакимият арасында килешү дә төзелгән. Килешү нигезендә, янгын чыккан очракта, әлеге ДПОлар 12 км радиустагы янгыннарга чыгарга бурычлы. 

Бу нисбәттән Яңа Әлемдәге ирекле янгын сагы уңай яктан телгә алынды. Өстәвенә, әлеге җирлек су гидратлары урнаштыру буенча да макталырлык эш башкарган – биредә 27 гидрант булдырылган. Аккүз, Чуракай җирлекләре дә бу юнәлештә шактый нәтиҗәле эшли. Әмма шул вакытта кайбер җирлекләр иске су чыганакларына ышанып утыралар. 

Хәзер исә янгынга каршы федераль хезмәтнең ТР буенча 15нче отрядының 103нче янгын сакчылыгы бүлеге хезмәткәрләре мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерү белән мәшгуль. 

“Бер генә кимчелек ачыкланса да, мәктәп балаларны кабул итәргә  тиеш түгел!” – дип искәртте бу уңайдан район башлыгы Э.Н. Фәттахов.  

Соңгы елларда безнең  районда  да күп балалы һәм социаль яклау исемлегенә кертелгән гаиләләрнең йортларына янгын чыгу куркынычы булуын искәртүче датчиклар урнаштырыла башлады. Хәзер инде алар 70 яшьтән өлкәнрәкләрнең дә йортларына куелачак. 

   Хөкүмәт ярдәме белән урнаштырылган әлеге датчиклар үзләрен аклады дип саныйм. Алар янгыннарны кисәтү өстенә кеше гомерләрен саклап калуда зур ярдәмгә ия.  Андый йортларда, кагыйдә буларак, янгыннар, чыннан да, теркәлми, - дип, бу урында үз аңлатмасын бирде Мияссәр Зарипов. 

Датчикларны бүлек хезмәткәрләре үзләре урнаштыра. Бер елга исәпләнгән батареялар сафтан чыккач, яңарту да алар өстендә. 

Брифинг барышында Актаныш районы буенча Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Рөстәм Хөсәенов  идарәнең әһәмиятен билгеләп үтте. Биш кешедән торган команда бүгенге көндә тәүлек әйләнәсе кергән сигналларны кабул итеп, аларны җаваплы хезмәтләргә юллый. Ягъни коткару хезмәтенә кергән һәр мөрәҗәгать  алар аша үтә. 

Чара ахырында 103нче янгын сакчылыгы бүлеге хезмәткәрләре,  халыкка мөрәҗәгать итеп, куркыныч туганда хәбәр ирештерелә торган телефон номерларын атады. 

Гади йорт телефоныннан – 01, кәрәзле телефон аша 101 номерын җыйсагыз, сезгә, һичшиксез, ярдәм итәчәкләр! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев