Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Үзәктә – чүп чыгаруга тарифлар арту. Кулланабыз икән – түләргә бурычлыбыз.

Гыйнвар аенда Татарстан хакимияте республикада яшәүчеләр өчен көнкүреш чүп-чарын чыгару буенча яңа тарифларны атады. Зур гаиләләрдә түләүләр сизелерлек артачак – моны инде республикада яшәүчеләр февраль аенда ук  сизәчәк.


Актаныш районы территориясендә каты көнкүреш калдыкларын җыю эше моннан өч ел элек тормышка ашырыла башлады. Ул чорда шактый  катлаулы тоелган вәзгыять бүген үз нәтиҗәләрен бирә – чүп астында калу куркынычы янаган авылларның йөзе ачылды, гектарларга сузылган чүплек урыннары чистартылды, шул рәвешле районыбыз киләчәктә экологик катастрофа булдырмау юнәлешендә зур адым ясады. 


Яңа Әлем авылында башланып киткән киң масштаблы “революция” бик кыска вакыт эчендә районны биләп алды, шушы чорда  87 авылдагы 154 чүплек юкка чыгарылды. Алар урынына  алмаш булып җирлекләргә "Мехуборка" оешмасы машиналары керде. Без бүген бер генә җирлектә дә чүплекләр калмау белән горурлана алабыз. Сүз дә юк, Актаныш районы моңа зур әзерлек белән килде. Авылларга чүп җыючы машиналар керерлек юллар булдыруда халыктан җыелган үзара салым акчалары ярдәмгә килде, чүплек урыннарында даими өмәләр оештырылды, халыкка аңлату эшләре алып бару нисбәтеннән  авылларда 107  җыен үтте. 


Әлеге зур эшне башкарып чыгу тулысынча җирле үзидарә органнарының җилкәсенә ятканын да искәртми мөмкин түгел. Моңа кадәр чүп чыгарган өчен түләү өлеше дә хакимият тарафыннан контрольдә тотылды.  Актаныш, якын-тирәдәге 6 район белән чагыштырганда, авыллардан чүп җыю оештыруны 100%тан артык нәтиҗә белән үтәп чыгуга иреште. Башкаларда әлеге күрсәткеч 65-75 %ны тәшкил итә. Халык үзе дә акча түләү бәрабәренә чүптән арынуның уңай якларын күрде, халык ризалашты, ул килеште. 


Әмма агымдагы елның 1 гыйнварыннан Федераль законга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, халыктан каты көнкүреш калдыкларын җыю хокукы төбәк операторларына тапшырылды. 


Игълан ителгән конкурс нигезендә Яр Чаллы шәһәренең “Гринта” ҖЧҖ Татарстанның көнчыгыш зонасында урнашкан  22 районының һәм автошәһәрнең каты көнкүреш һәм коммуналь калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторы итеп билгеләнде. 


Яңа операторның җаваплылык зонасына Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Тукай, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнары керде. Аңлашылганча, төбәк операторы ТР көнчыгыш зонасында каты коммуналь калдыкларны җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру һәм күмү белән шөгыльләнәчәк. Шунысын ассызыклау мөһим, “Гринта” җәмгыяте тәкъдим иткән бердәм тарифны ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты билгеләде. 


Һәм ниһаять, гыйнвар аенда Татарстан хакимияте республикада яшәүчеләр өчен көнкүреш чүп-чарын чыгару буенча яңа тарифларны атады. Зур гаиләләрдә түләүләр сизелерлек артачак – моны инде республикада яшәүчеләр февраль аенда ук  сизәчәк. Чөнки яңа тарифлар күрсәтелгән түләү кәгазьләре халыкка нәкъ шушы айда ирештереләчәк. 


Хакимият карары нигезендә, күпфатирлы йортта яшәүче һәр кеше әлеге хезмәт өчен аена 71,95 сум түләячәк. Ә шәхси секторда яшәүчеләр өчен бу сумма тагын да күбрәк — 78,05 сум. Барлык төр юридик затлар исә чүп өчен 439,03 сумны чыгарып салырга мәҗбүр булачаклар. Ягъни, бу бу бәяләр югарыда санап үтелгән барлык районнар һәм, гомумән, төбәк өчен бер төрле. 

Реклама


Алга таба төбәк операторы белән шәхси  затлар да,  юридик затлар да килешү төзергә бурычлы – бу закон таләбе. Килешүләр белән беррәттән, федераль закон каты көнкүреш калдыкларын җыю, эшкәртү, юкка чыгару буенча да яңа таләпләр куя. Аның нигезендә күпфатирлы йортлар каршында урнашкан контейнер мәйданчыклары да шактый зур үзгәреш кичерәчәк – чүпне өч төргә бүлеп салу өчен аерым савытлар, шулай ук эре чүп өчен  аерым урын  булдырылачак. Шур рәвешле мондый контейнер мәйданнары 8 метрга җитәр дип көтелә, өстәвенә, мәктәпләр өчен махсус евроконтейнерлар барлыкка киләчәк – болар барысы да закон һәм заман таләбе. Актаныш районында бу төр үзгәрешләргә әкренләп керешергә исәп тоталар – шуңа күрә халык әлеге яңалыкны аңлап кабул итсен иде. 


12 февраль көнне хакимият бинасында гамәлләштерелгән сишәмбе брифингы да район халкын шактый борчыган шушы мәсьәләгә багышланды. Бүген халыкның кулында  чүп чыгарган өчен түләү кәгазьләре булса да, алар бәяләр үсешенең ни белән бәйле булуын аңлап бетермәгән – пресс-конференциянең максаты вәзгыятькә ачыклык кертү иде. Югарыда бәян ителгән үзгәрешләр хакында районның башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев  сөйләде.

Сүз дә юк, халык кесәсен күпмедер юкартачак яңа сәясәт халыкта ризасызлык дулкыны да барлыкка китерә. Брифингка каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча сораулар да керде. Аларның иң актуале –  Ни өчен атна саен чүп җыю  машинасы кергән авыл да, ике атнага бер тапкыр чүбен җибәрүчеләр дә бер үк бәяне түли?


Хөрмәтле райондашлар, берәүләр атна саен җибәргән чүпне икенчеләр ике атнага берләштереп җибәрә. Ике атнага бер чүп чыгаручылар атна буе чүпсез тормыйлар бит – каты көнкүреш калдыклары барыбер җыелып бара. Ягъни,  һәркем ихатасындагы чүптән котылып бара. Шуңа күрә дә түләү бертөрле бәядә башкарыла. 

Пропискада булып та, фактта теркәлгән адреста яшәмәүчеләр дә чүп өчен акча түләргә мәҗбүр – әлеге ризасызлык та халыктан кергән сораулар исәбендә. 


Гади тел белән аңлатканда, бер кеше авылда теркәлеп, шәһәрдә яши икән – ул прописка буенча чүп чыгарган өчен түләргә бурычлы, чөнки фактта яшәгән урынына аңа түләү килми. Әмма ул кеше  Россия территориясендә көн күрә, ягъни кайдадыр яши, димәк, чүпли. Социаль гаделлек принцибы буенча, ул түләүле хезмәтне бушка ала алмый. 


Билгеле, халыктан бу темага кагылышлы сораулар  алга таба да килеп торачак. Шуңа күрә каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча тарифларның артуына багышланган брифингка бүген нокта куелмады. Әмма шунысы ачык – киләчәктә беркем дә түләүле хезмәтләрдән бушка файдалана алмаячак. Кулланабыз икән – түләргә бурычлыбыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X