Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта - ӨЙ ТУЕ (+ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бу уку йорты башкаларга охшамаган. Анда, дәрес-тәнәфесләргә курай чакыра. Балалар дәресләрдә роботлар ясый, анда һәр кыз бала түбәтәй һәм калфак чигә... Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат бу. 2005 елда Актанышта аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган яңа мәктәп ачыла. Бераздан ул гимназия итеп үзгәртелә. Ә 2011 елда аңа сәләтле балалар өчен...

Бу уку йорты башкаларга охшамаган. Анда, дәрес-тәнәфесләргә курай чакыра. Балалар дәресләрдә роботлар ясый, анда һәр кыз бала түбәтәй һәм калфак чигә... Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат бу.
2005 елда Актанышта аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган яңа мәктәп ачыла. Бераздан ул гимназия итеп үзгәртелә. Ә 2011 елда аңа сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат статусы бирелә. Милләт киләчәге булырдай сәләтле балаларны туплаган уку йорты - Татарстанда беренче карлыгач ул.
«Без гади авыл мәктәбе түгел. Биредә белем алган һәр бала киләчәктә милләткә хезмәт итәчәк. Инде сизелерлек уңышларыбыз да бар», - дип каршы ала гимназия директоры Рамил Гарипов. Биредә барысы да тиешле дәрәҗәдә. Заманга ярашлы сыйныф бүлмәләре, өр-яңа техника, басудай футбол мәйданчыгы... Барлык уңайлыклары булган әлеге гимназиядә нибары 157 бала укый. Бер сыйныфта балалар санын 14 тән арттырмыйлар икән.
Баштарак гимназиягә Актаныш балалары гына килә, аннары аның даны тирә-күрше районнарда яшәүчеләргә дә ишетелә. Ә берничә елдан уку йортының географиясе тагын да киңәя: Самара, Оренбург, Ульяновск өлкәләреннән, Пермь, Красноярск краеннан, Башкортстан, Удмуртия Республикаларыннан, Казакъстан, Таҗикстаннан, хәтта Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән дә укучылар бар хәзер анда.
Читтән килүчеләр интернатта яшәп укый. Элек интернат вазыйфасын Актанышның «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү аланы үтәп килсә, бу көннәрдә гимназиядә өй туе. Уку йорты янында гына 100 балага исәпләнгән өр-яңа интернат бинасы калкып чыкты. Анда шартлар иң шәп кунакханәләрдәге кебек. Бинаның бер ягы кызлар өчен булса, икенче ягы - егетләрнеке. Гимназиядә уку, интернатта яшәү, көненә 5 тапкыр туклану өчен бер тиен дә түләргә кирәкми.
29 октябрь көнне өр-яңа интернат бинасы тантаналы шартларда үз ишекләрен ачты. Һәр җиргә татар рухы сеңгән уку йортында көтеп алынган әлеге шатлыклы вакыйга чын мәгънәсендә зур бәйрәмгә әверелде. Гимназиялеләрнең зур сөенечен ТР Премьер-министры урынбасары, ТР мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттәхов, әлеге уңайдан районыбызга килгән дәрәҗәле, кадерле кунаклар да уртаклашты.
(Материалда Илгиз Шакуровның язмасы кулланылды: http://syuyumbike.ru/zaman-hem-bez/actual-tema/?id=2937)
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев