Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучылары Мальтага сәяхәт кылды

Әйе, без бик бәхетле!.. Чөнки әле күпләргә тәтемәгән бәхет безнең иңнәребезгә килеп утырды: Мальта республикасына 8 көнлек сәяхәт! Шушы берничә көн эчендә нәрсәләр эшләдек, ниләр күрдек, нинди кызыклы вакыйгаларга дучар булдык -һәммәсе турында да кыскача гына сезне дә, якын дусларымны да таныштырам. Чит илгә сәяхәтебез документлар әзерләүдән башланып китте. Барысы...

Әйе, без бик бәхетле!.. Чөнки әле күпләргә тәтемәгән бәхет безнең иңнәребезгә килеп утырды: Мальта республикасына 8 көнлек сәяхәт! Шушы берничә көн эчендә нәрсәләр эшләдек, ниләр күрдек, нинди кызыклы вакыйгаларга дучар булдык -һәммәсе турында да кыскача гына сезне дә, якын дусларымны да таныштырам.
Чит илгә сәяхәтебез документлар әзерләүдән башланып китте. Барысы да уңышлы үтте. Шулай да, виза ясатуга бераз тукталыйм әле. Чөнки Казанга килеп, барысы да яхшы булды, юлга кузгалабыз, дип уйлап торганда гына, безгә: "Казанда кунабыз",- диделәр. Бу безнең өчен башка сыймаслык хәбәр иде. Ничек инде? Без бит бер көнгә генә дип әзерләнеп килдек. Үзебез белән бер әйбер дә юк. Күпләребезнең кәефе төште. "Кольцо"га бардык. Аякларыбыз күп йөреп арыганнан, бер утыргычка барып утырдык. Сәгатькә карасак, автобус китәргә 10 минут вакыт калган. Тиз генә тордык та, кибетләргә йөгердек. Чөнки ашарга, төн үткәрергә кирәк-яраклар алырга кирәк иде. Нәкъ кинодагыча булды. Кибетләр буенча йөгерешеп йөрибез. Ур-ра, без җитештек! "Миләш" кунакханәсенә барып урнашкач, тынычландык... Шулай итеп, бер көнгә дип киткән идек, ике көн торып кайттык...
Сүземне Мальтага күчерәм. Сәгать кичке өч. Автобус килеп туктады, без хәзер Казанга китәбез. Озатырга дип әти-әниләр килгән, һәрвакыттагыча, барысы да акыл өйрәтә, тәртипле генә йөрергә куша. Ярый, Аллаһка тапшырып, юлга кузгалдык. Барыбызның да күңелендә курку катыш кызыксыну: безне анда ниләр көтә? Күңелле булырмы? Аэропортка барып җиттек. Барыбыз да нәрсә беләндер мәшгуль: кемнәрдер акчаларын еврога алыштыра, кемнәрдер чемоданнарын махсус пленкага урый, ә кемнәрдер... сыйныфташыбыз Лилиягә шаккатып карый. Әйе,
әйе, сез хәтта күз алдына да китермисез: ул сумкасына "коньки" тыккан. Аңа бер-бер артлы сораулар яудыралар: "Җылы якка нигә кирәк тимераяк?", "Ник алдың моны?.."
Ярый, барыбыз да җыелып беттек, самолетка утырып очасы гына калды. Иртәнге сәгать өчтә Истамбулга, ә сәгать унда Истамбулдан Мальтага очтык. Ниһаять, без Мальта җирләрендә басып торабыз! Аһ, кояш, пальма, диңгез! Һич тә көтмәгәндә шундый бәхеткә ия булырбыз дип бер дә уйламаган идек шул. Матур-матур итеп чыршылар бизәлгән. Әйе, биредә бит тиздән Раштуа бәйрәме җитә. Автобуска төялеп, үзебезнең атна буе яшәчәк отелебез "Plevna"га юл тоттык. Әйберләрне урнаш-тыргач, ашарга киттек. "Швед өстәле". Ризыклары телне йотарлык! Соңыннан кичке урам буйлап йөреп кайтырга чыктык. Барысы да искиткеч... Җылы диңгез җиле битләрне иркәли, чәчләрне туздыра. Шимбә көнне килгән идек, ә икенче көнебез якшәмбе - ял, укулар булмады. Моннан файдаланып, без экскурсиягә киттек. Төрле шәһәрләрдә булдык, гид безне Мальта тарихы, үзенчәлекләре белән таныштырды, чиркәүләрендә булдык. Биеклектән илне бер учта күрдек.
Укуга барган беренче көнебез дә бик истә калырлык үтте. Башта имтихан булды, сөйләшүдә катнаштык. Соңыннан сыйныфларга бүлеп, уку бүлмәләренә тараттылар. Безне Энджи белән Михаэла укытты. Дәресләр төрле уеннар, кызыклы вакыйгалар, хәлләр белән үрелеп барды: газета укып, сорауларга җавап бирү, хатлар язу, беребез башлаган вакыйганы икенчебез дәвам итеп, сүзләрдән кызыклы хикәяләр язу, сканвордлар чишү, җырлар ярдәмендә биремнәр эшләү һәм башкалар. Ә соңгы көнне укытучыларыбыз безне төрле күчтәнәчләр белән сыйлады.
Отельгә килгәндә исә, анда да тормыш җанлы барды. Килеп яши башлаганга бер-ике көн дә үтмәде, безнең белән бер яшьләрдә булган итальяннар килде. Ул кадәрле дә тавышлы, шул кадәрле дә җанлы кешеләрне гомеремдә дә күргәнем булмады. Тавышланмаска кушылган безнең "тс-с-с" ымлыклары да аларча шаулы "ш-ш-ш" хәрефе белән әйтелеп, колакларны яра иде... Әмма шунысы кызык: кая гына барсак та, алар гел күз алдыбыздан китмәде. Әйтерсең лә, Мальтада барырга бүтән җир юк! Бәлки, безнең тыйнак, чибәр татар кызларына күзләре төшкәндер...
Укулардан кайткач, катерга утырып, файдалы ялыбызны дәвам иттек. Диңгезнең чисталыгын сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмый. Киноларда күргән зәңгәр суларга ялган дип карый идек, әмма үз күзләребез белән шундый зәңгәр диңгезне күргәч, ул уебыздан кире кайттык. Суга кергәч, Нияз әйтә: "Суы салкын түгелме соң?" - ди. Бу сүзләргә Рамил Марат улы бик кыска һәм мәгънәле җавап тапты: "Кыш көне су җылы булмас инде". Дөрестән дә, без бит кыш көне су керәбез.
Кояш байый... Әлеге гүзәллек белән соклану үзе үк җанга дәва бирә. Күңелдә әллә нинди уйлар туа, хыяллана башлыйсың... Сизәсең: әлеге мизгелләрне башка беркайчан да кайтарып булмаячак. Эх, туктатып булсын иде вакытны!
Икенче көнне 5Dга бардык. Биредә без Мальта тарихы белән таныштык. Әйе, без карап күнеккән 5D түгел инде бу. Аермасы җир белән күк арасы. Шушы ук көнне "Маргаритта" пиццасын авыз иттек. Башка көннәребез дә бик күңелле, кызыклы, истә калырлык үтте. Һәр көнне яңа танышулар, яңа кешеләр... Кайту көне дә килеп җитте. Мальта-Истамбул-Казан. Бер тәүлектән артык йокламаганга күрә, кайтканда автобуста изрәп йоклап кайттык. Кинәт, шофер туктаганга күзләребезне ачсак, бер автобус ватылып калган икән, шуңа күрә без сыйган кадәрле кешене үзебезгә утырттык. Чаллыга җиткәч, аларны төшереп калдырдык, әмма шунысы кызык: берничә сумканың хуҗасы табылмады... Күпме генә сорасак та, берсе дә "минеке", димәде. Без нишлик инде, Актанышка ул сумкалар белән кайтып киттек. Тагын шунысы билгеле булды: Чаллыга кадәр автобусыбызда эт кайткан икән.
Илебез белән чагыштырганда, аермалар юк түгел. Мәсәлән, Мальтада юллар бик тар. Бәлкем, шул сәбәпледер - машиналар бик сак, кагыйдәләргә буйсынып йөриләр (бик кызыклы факт: гаиләдә 4-5 кеше яшәсә, шуның 3есендә машина бар). Шунысы күңелгә бик авыр булды: күзгә күренгән һәр хатын-кыз тәмәке тарта... Бәяләргә килгәндә, бик кыйммәт. Мәсәлән, бер шоколадны 100 сумнан очсызга таба алмыйсың. Без алып ашаган пиццаның бәясе безнең акча белән 1400 сум. Кешеләре исә бик тә ачык йөзле. Хәтта таныш булмасаң да, алар синең хәлеңне сорашып үтеп китәләр. Аларның йөзләреннән, әйтерсең лә, елмаю беркайчан да китми.
Кыскасы, безгә уку да, Мальта да, кешеләре дә - барысы да бик ошады. Безгә, актанышлыларга шундый зур бүләк ясаган чын ватан-пәрвәр якташыбыз - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка, гимназиябез җитәкчелегенә, укытучыларына бик зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Без сезнең алда сынатмабыз, тагын да тырышып укырга, яңа үрләр яуларга сүз бирәбез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев