Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Сәләтле һәм тырышларга Чыршы бәйрәме

Яңа елга аяк басуга үткәрелүче район башлыгының чыршы бәйрәмен кайсы гына бала көтеп алмый икән?! Шушы бәйрәмдә катнашу өчен ел буе тырыша бит алар. Чөнки бирегә мәктәп тормышында кайнап яшәүчеләр, уку алдынгылары, фән олимпиадаларында җиңүчеләр, спортта һәм мәдәният өлкәсендә уңышка ирешүчеләр генә чакырылачагын бик яхшы аңлыйлар. Башка елларны мондый бәхет...

Яңа елга аяк басуга үткәрелүче район башлыгының чыршы бәйрәмен кайсы гына бала көтеп алмый икән?! Шушы бәйрәмдә катнашу өчен ел буе тырыша бит алар. Чөнки бирегә мәктәп тормышында кайнап яшәүчеләр, уку алдынгылары, фән олимпиадаларында җиңүчеләр, спортта һәм мәдәният өлкәсендә уңышка ирешүчеләр генә чакырылачагын бик яхшы аңлыйлар. Башка елларны мондый бәхет 100 генә балага тәти иде. Быел исә ул 401 укучыга елмайды.
7 гыйнвар көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты шушы укучыларның шат авазларына күмелде. Йөзләрендә бәхет чаткылары балкучы әлеге балаларга карап, күңелдә алар өчен горурлык хисләре уянды. Бик күп бит безнең сәләтле укучыларыбыз. Бары тик шул сәләтләрен вакытында күреп алып,
үстерергә генә кирәк. Ә инде нинди генә уңышка ирешмә, аның артында тырыш хезмәт, вакыт белән хисаплашмый, дәресләреңә зыян китермичә шөгыльләнүләр тора. Ирешкән уңышларыңны күреп, күңелеңне үсендерсәләр, тагын да рәхәтрәк булып китә. Бу яктан безнең район балаларына зарланырга җирлек юктыр. Чөнки район җитәкчелеге аларның һәр уңышын күреп, бәяләп тора. Быелгы чыршы бәйрәме дә югары зәвык белән оештырылган иде.
Кичә башында "Образ" бию төркеменә йөрүче балалар тарафыннан әзерләнгән "Красавица и Чудовище" дип исемләнгән театральләштерелгән бию тамашасы күңелләренә хуш килде. Сәхнә бизәлеше, балаларның үз рольләрен оста итеп башкарулары күңелдә соклану хисләре уятты. Чын артистлардан бер дә ким түгелләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Энгель Фәттахов та аларга зур рәхмәтен белдерде. Һәм залда утырган укучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен ирештерде.
- Районда сәләтле, талантлы, тырыш балалар бик күп. Сез һәрберегез безнең игътибар үзәгендә. Минем мәктәпне тегермән белән чагыштырасым килә. Чөнки тегермәннән югары, беренче, икенче сортлы он чыга. Ә аның сыйфаты исә чималга бәйле. Шуның өчен балалар бакчаларыннан ук балаларга ныклы тәрбия бирелергә тиеш. Районның яхшы киләчәген булдырыйк дисәк, мәктәпләребездә балалар бер-берсе белән ярышып белемгә омтылырга тиеш. Ә безнең бурыч - укучыларга сыйфатлы белем алу өчен шартлар булдыру. Без үзебездән торганның барысын да эшләячәкбез. Ә сез үз чиратыгызда ныклы белем алып, илебезнең чын патриотлары булып үсәрсез дип ышанам.
Энгель Фәттахов һәр укучыга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Ахырдан укучылар "Лачын" боз-спорт сараенда шоу-тамаша карап хозурландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев