Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Сөмбел Газизова - Республикакүләм бәйге җиңүчесе

Татарстан Республикасы балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкил инициативасы буенча 10 сентябрьдә «Ребенок в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә» IV Республика мәгълүмати-социаль видеороликлар бәйгесе старт алган иде. Бәйгедә 6-30 яшьлек балалар һәм яшьләр катнаша алды. Аны ТР балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкил, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР яшьләр эшләре...

Татарстан Республикасы балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкил инициативасы буенча 10 сентябрьдә «Ребенок в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә» IV Республика мәгълүмати-социаль видеороликлар бәйгесе старт алган иде. Бәйгедә 6-30 яшьлек балалар һәм яшьләр катнаша алды.
Аны ТР балалар хокукы буенча вәкаләтле вәкил, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР юстиция министрлыгы, "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика агентлыгы, балигъ булмаганнар эшләре һәм алаларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясе, "ТР балалар оешмалары Советы" региональ иҗтимагый оешмасы оештырды.
Балаларның иреген кысу, имин булмаган гаиләләр, өлкәннәрнең балалар хокуклары турында белмәүләре, гаиләдәге явызлык, баланың әтисе һәм әнисе белән бергә аралашырга теләве - менә шундый җитди темалар күтәрелгән 736 эш килгән иде бәйгегә.
20 ноябрь Казанның "Корстон" үзәгендә әлеге бәйге җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Чарада ТР Премьер-министры Васил Шәйхразиев, Россиянең Татарстан буенча Тикшерү комитеты, Татарстан прокуратурасы вәкилләре, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина катнашты.
Бүләкләнүчеләр арасында райондашыбыз, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты укучысы Газизова Сөмбел дә бар иде. Аны ихлас күңелдән әлеге зур җиңүе белән тәбрик итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев