Соңарып башласак та, вакытында тәмамларга кирәк
14 майга Актаныш районы буенча язгы чәчү 38 процентка башкарылган.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, 14 майга Актаныш районы буенча язгы чәчү 38 процентка башкарылган.
Соңарып килгән яз нәтиҗәсендә район язгы кыр эшләрендә, узган ел белән чагыштырганда, 10-15%ка калыша.
Хуҗалыклар арасында, тулы куәттә эшләп, алдынгы позицияләрдә баручы лидерлар билгеле. Алар – “Наратлы”, “Таң” хуҗалыклары, “Чишмә”, “Әнәк” агрофирмалары. Бу хуҗалыкларда чәчү инде 50-60% күләмендә төгәлләнгән.
Шул ук вакытта кайбер хуҗалыклар иртә культура саналган арпа, солыны да җир куенына салып бетермәгәннәр. Мондый эштә соңару, билгеле булганча, зур югалтулар китереп чыгарачак. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бер генә атнага соңлап чәчелгән арпа культурасы көзге чорда гектардан 6-7центнер иген югалтуга китерә.
Көннәрнең салкынча торуы да шактый эшкә аяк чала бүген. Көздән яхшылап эшкәртелмәгән басуларда туфрак чыгарып булмый, нәтиҗәдә орлыкларны кирәк кадәр тирәнлеккә күмдерү мөмкинлеге кими.
Ни кызганыч, кайбер хуҗалыкларда көзге культуралар чәчелгән мәйданнарга быел әле кул орынмаган. Узган ел “Туман” агрегаты белән ашлама сибеп чыгып, башкача игътибар юнәлтелмәгән туфракның бүген өске катламы катып ята. Аңа тырма, чәчкеч кермәгән, туфрак өслеге таратылмаган. Иген уңар өчен бу күренешнең уңай шарт тудырмавы көн кебек ачык. Зур югалтулар килеп чыкмасын дисәк, тиз арада бу мәйданнарны эшкәртеп чыгу кирәк.
Көзге культуралар чәчелгән мәйданнарда соңгы көннәрдә чүп үләннәренең баш калкытуын да күрми калырга ярамый. Вакытында чүп үләннәренә каршы эшчәнлек алып барылмаса, иген басуларын алабута каплап китүен көт тә тор.
Киләсе 10-12 көндә синоптиклар явым-төшем фараз итми. Димәк, бөртекләрне җир куенына салып 5-6 көн үткәч, аларны тырмалап чыгу зарур. Беренчедән, бу алым коры сугару булып торса, чыга башлаган чүп үләннәрен юк итүнең бер юлы да.
Район игенчеләре алдына куелган төп бурыч: бүген-иртәгә арпа, солы, борчак культураларын чәчүне тулысынча төгәлләү һәм үсемлекләрне тәрбияләүгә җиң сызганып тотыну.
Бүген инде районның кайбер хуҗалыклары кукуруза чәчүне дә башлап җибәрде. Район территориясендә ул бөртеккә дә, яшел масса өчен дә кулланыла. Әмма соңгы елларда Актаныш игенчеләре кукурузага игътибарны сизелерлек киметкән булып чыкты. Шулай да чәчелгән мәйданда аның технологик таләпләрен үтәү шарт булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев