Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СӨЕНЕЧЛЕ ХӘБӘР: Актаныш технология техникумы республикадагы иң яхшы уку йортлары арасына керүен тагын бер кат дәлилләде

5 июль көнне Кукмара шәһәрендә урта һөнәри белем бирү уку йортларының еллык йомгаклау җыелышы булды. Анда 2017/2018 уку елына йомгак ясалып, 2018/2019 уку елына бурычлар куелды.

Соңгы еллардагы Актаныш технология техникумы уңай якка зур үзгәрешләр кичерә. Әлеге еллык эшчәнлекне бәяләү җыелышында да бу ачык күренде: техникум бик күп мактауларга лаек булды.

Республика һөнәри уку йортлары арасында үткәрелгән  “Азык белән студентларны тәэмин итү” – “Контрольная закупка-2017” конкурсында Актаныш технология техникумы беренче урынны яулады. 

Гомуми эшчәнлек буенча – бишенче урында.

Техникумның шундый зур уңышларга ирешүе – районыбыз балаларының киләчәктә дә үзебездә яхшы белем алачакларына тагын бер дәлил.

Реклама

2018/2019 уку елына Актаныш технология техникумы түбәндәге һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча укучылар кабул итә:


- авыл хуҗалыгы өчен тракторчы-машинист, 
- авыл хуҗалыгын механикалаштыручы, 
- авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлаучы һәм көйләүче, 
- җәмәгатьчелек туклануы азык-төлек технологы, 
- авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру, 
- хисапчы. 


 Билгеле инде, булачак студентларны барлык җиһазлары һәм мөмкинлекләре булган уку йорты, шулай ук яңартылган, уңайлы мөмкинлекләр тудырылган тулай торак көтә. Техникумыбызга рәхим итегез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев