Актаныш

СӨЕНЕЧЛЕ ХӘБӘР: Тагын бер райондашыбызга “Актанышның мактаулы гражданы” исеме бирелде

Актаныш районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен хезмәт ветераны Фагил Абил улы Бариев Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Актаныш районының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен хезмәт ветераны Фагил Абил улы Бариев Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Районның социаль-икътисади үсешенә үзеннән саллы өлеш керткәне, авыл хуҗалы тармагындагы зур хезмәтләре өчен Фагил Абил улы Бариевка “Актанышның мактаулы гражданы” исеме бирелде.

Юбилярга – изге теләкләр:

Хөрмәтле Фагил Абил улы! Юбилеегыз уңаеннан ихлас теләкләрне кабул итегез. 
Сезнең алдагы эшчәнлегегезнең күркәм нәтиҗәләре һәм хәзерге барлык планнарыгызны тормышка ашыруда булган уңышлар җаныгызга шатлык китерсен. 
Сезгә күңел күтәренкелеге, тормыш энергиясе һәм ныклы сәламәтлек телим. Туган һәр көнегез гаилә җылысында, туганнарыгыз, якыннарыгыз янәшәсендә, аларның игътибарын тоеп узсын. 
Хөрмәт белән Илдар Гыйльметдинов, РФ Дәүләт Думасының милли мәсьәләләр буенча комитет җитәкчесе.

Хөрмәтле Фагил Абил улы! Сезне 70 яшьлек юбилеегыз уңаеннан ихластан тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, оптимизм, хәерле тормыш телибез. Яшәгән һәр көнегез якты һәм шатлыклы, якыннарыгызның җылысын һәм мәхәббәтен тоеп үтсен. 
Хөрмәт белән Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Хөрмәтле Фагил Абил улы! Ихлас күңелемнән Сезне юбилеегыз белән котлыйм һәм изге теләкләремне җиткерәм!
Ярты гасырдан артык гомерегезне туган ягыбыз – Актаныш төбәген үстерүгә багышлап, Сез үзегезне чын патриот итеп таныттыгыз. Нинди генә җаваплы урыннарда хезмәт куйсагыз да Сез нәтиҗәле эш оештыра белдегез. Кешеләргә карата игътибарлы, ярдәмчел, гадел булуыгыз белән актанышлыларның тирән ихтирамын казандыгыз. 
Белем бирү, авыл хуҗалыгы өлкәсендә булмасын, Сез һәрвакыт тирәннән уйлап, зирәк акыл белән киләчәккә карап эш иттегез.
Югары профессионал, таләпчән җитәкче буларак, районыбыз тарихына керерлек зур хезмәт нәтиҗәләренә ирешеп, Сез үзегезне республикабыз җәмәгатьчелеге каршында танытып, олы дәүләт бүләкләренә лаек булдыгыз.
Хөрмәтле Фагил Абил улы! Күркәм юбилеегыз көнендә миңа карата булган җылы мөнәсәбәтегез, күрсәткән ярдәмнәрегез өчен үземнең олы рәхмәтемне юллыйм. 
Сезгә Рәфкыя апа белән бергә озын, тигез гомер итүегезне, саулык-сәламәтлек, балалар һәм оныклар игелеге, эшлекле һәм актив тормыш телим. 
Олы ихтирам белән Илшат Фәрдиев, “Сетевая компания” ҖЧҖ генераль директоры.

Хөрмәтле Фагил Абил улы! Сезне 70 яшьлек юбилеегыз уңаеннан ихластан тәбрик итәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлык телим. 
Ихтирам белән Шаһит Зәйнуллин, Татарстанның элиталы орлыклары, фән һәм гамәлгә кертү ассоциясиясенең бүлек җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның Атказанган агрономы.    
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: