Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Соңгы звонок! Ник бераз соңламадың?...(ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген Татарстан Республикасы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлады. Мәгариф һәм фән министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, быел 11 нче сыйныфны - 15 мең 867 укучы, 9 нчы сыйныфны 34 мең 444 укучы тәмамлый. Шул уңайдан бүген мәктәпләрдә тантаналы линейкалар үтте. Районыбызда исә 109 9нчы сыйныф һәм 349 11 нче сыйныф укучысы өчен...

Бүген Татарстан Республикасы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлады. Мәгариф һәм фән министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, быел 11 нче сыйныфны - 15 мең 867 укучы, 9 нчы сыйныфны 34 мең 444 укучы тәмамлый. Шул уңайдан бүген мәктәпләрдә тантаналы линейкалар үтте.
Районыбызда исә 109 9нчы сыйныф һәм 349 11 нче сыйныф укучысы өчен бүген соңгы кыңгырау шалтырады. Иңнәрендә очар канат тойган укучылар мәктәп, иптәшләре, укытучылар коллективы белән хушлашты. Актанышның беренче санлы мәктәбе дә алар сафында.
Сәхнә түреннән укучыларны район җитәкчелеге, мөгаллимнәр һәм әти-әниләре тәбрикләде.
Чыгыш ясаган һәркем уку елы тәмамлану уңаеннан иң ихлас котлау сүзләрен җиткерде.
Ә алда чыгарылышлар өчен бик җаваплы чор. Бердәм дәүләт имтиханнары һәм зур тормыш юлы.
Уңышлар сезгә, укучылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев