Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СПАРТАКИАДА ТӘМАМ: 3 машина, 3 мини-трактор, 3 кар чистарту техникасының хуҗалары билгеле (+ФОТОЛАР)

Җиңүчеләргә вәгъдә ителгән бүләкләрне тапшыру мизгелләре спартакиаданың иң кульминацион ноктасына әверелде. Тын алырга базмыйча, һәркем җиңүчеләрне көтте. Хәер, әллә ни майтара алмаган командалар, үз исемнәрен исемлекнең ахырында ук ишетеп, җиңүдән өметләрен тулысынча өзеп, калганнар өчен сөенеп торырга мәҗбүр булды. Ә җиңүче командаларга , һәрбер категориядә дә, автомобиль, мини-трактор, кар чистарту...

Җиңүчеләргә вәгъдә ителгән бүләкләрне тапшыру мизгелләре спартакиаданың иң кульминацион ноктасына әверелде. Тын алырга базмыйча, һәркем җиңүчеләрне көтте. Хәер, әллә ни майтара алмаган командалар, үз исемнәрен исемлекнең ахырында ук ишетеп, җиңүдән өметләрен тулысынча өзеп, калганнар өчен сөенеп торырга мәҗбүр булды. Ә җиңүче командаларга , һәрбер категориядә дә, автомобиль, мини-трактор, кар чистарту техникасына ия булулары турында сертификатлар тапшырылды.
Менә алар, спортка битараф булмаулары нәтиҗәсендә техникалы булган оешмалар, учреждениеләр һәм җирлекләр:
Җирлекләр арасында: Иске Богады командасы җиңү яулады, II урынны - Пучы, III урынны Татар Суксу җирлекләре командалары алды.
Оешма-предприятиеләр арасында Кече нефть компаниясе командасы алдынгылыкны бирмәде. Торак-коммуналь хуҗалыгы - II, хакимият командасы III урынга ия булды.
Учреждениеләр арасында исә беренчелекне Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе алды. Актаныш технология техникумы - II, Актанышның 1нче мәктәбе командасы III урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев