Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СПОРТ ДӘРЬЯСЫНДА: Актаныш районындагы оешма-предприятие командалары арасында иң оста волейболчылар ачыкланды (ИСЕМЛЕК + ФОТОЛАР)

3 декабрь көнне Актаныш үзәгендәге оешма-предприятие командалары арасында барган волейбол ярышларына йомгак ясалып, җиңүчеләр билгеләнде.

Чараның “Актаныш” универсаль спорт комплексында оештырылган ябылу тантанасында волейбол буенча район федерациясе җитәкчесе Ильяс Мирзаянов, район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, уеннарның баш хөкемдары Ринат Газетдиновлар катнашты. 


Быелгы бәйгедә чемпион исемен балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы яулады. II урында - кече нефть компаниясе, IIIдә – районның мәдәният бүлеге егетләре. 

Реклама


Бу юлы актив уен күрсәтүчеләр исемлеген Актанышның 1 нче санлы  мәктәбе, Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе,    “Лачын” , балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең икенче командалары тулыландырды.  


Волейбол  ярышында аеруча матур уен күрсәтүче актанышлылар исә биш төрле номинациядә хөрмәтләнде. 


Алар: 
“Иң яхшы пас бирүче”  – Алгинат Гәрәев (мәдәният бүлеге);
“Иң яхшы һөҗүмче” – Руслан Булатов (балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе);
“Иң яхшы сакчы”  – Рөстәм Гарифҗанов (мәдәният бүлеге);
“Иң яхшы уенчы” – Ленар Ибнеев (кече нефть компаниясе);
“Иң өлкән уенчы” – Рамил  Галиев (“Лачын”);

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев