Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СПОРТ СУЛЫШЫ: Актанышта җәйге спорт сезоны Фирая Солтанова-Жданова кубогына җиңел атлетика эстафетасы белән башланды (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Актанышта быелгы җәйге спорт сезоны, традиция буенча,  Фирая Солтанова - Жданова Кубогына  үткәрелгән җиңел атлетика буенча эстафета белән башланып китте. 

Моннан сигез ел элек җиңел атлетика буенча Атказанган спорт мастеры, 1996 нчы елгы Олимпия уеннпарында катнашучы Фирая Султанова-Жданова үзе башлангыч биргән әлеге ярышта районыбыз мәктәпләре ел саен бик теләп катнаша. 

Укучыларның сәламәтлеген ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга  һәм районыбыз мәктәләрендә җиңел атлетиканы популярлаштыруга йөз тоткан эстафетада быел 247 укучы катнашты.  

Эстафетаның ачылу тантанасында  район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, спортчы якташыбызның абыйсы Нәсих Солтанов, мәктәпләрнең физик культура укытучылары катнашты. 

Нәтиҗәләр исә өч төркемдә ясалып, дәрәҗәле беренче урынны яулаган мәктәп командалары Фирая Солтанова – Жданованың күчмә кубогы белән хөрмәтләнделәр. 

Төп гомуми белем бирү  мәктәпләре арасында: 
I урында – Яңа Әлем мәктәбе
II урында – Әтәс мәктәбе
III урында – Күҗәкә мәктәбе.

Урта белем  бирү  мәктәпләренең кечкенәләр төркемендә:  
I урында –  Актанышның икенче санлы мәктәбе
II урында – Кадет-интернат мәктәп. 
III урында – Актанышның беренче санлы мәктәбе

Урта белем  бирү  мәктәпләренең зурлар  төркемендә:  
I урында –  Актанышның беренче  санлы мәктәбе
II урында – Актанышның икенче санлы мәктәбе
III урында – Гуманитар гимназия-интернат. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев