Актаныш

Сөте барның хезмәт хакы да бар

Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагы һәм авыл җирлекләренең 9 айлык эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Аны муниципаль район башлыгы Фаил Камаев алып барды. Ялкаулыкка этәрмик Муниципаль район башлыгы урынбасары - район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев авыл җирлекләренең 9 айлык эш йомгаклары белән таныштырды. Узган елның 1 октябренә...

Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагы һәм авыл җирлекләренең 9 айлык эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Аны муниципаль район башлыгы Фаил Камаев алып барды.
Ялкаулыкка этәрмик
Муниципаль район башлыгы урынбасары - район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев авыл җирлекләренең 9 айлык эш йомгаклары белән таныштырды. Узган елның 1 октябренә авыл җирлекләрендә 11763 баш мөгезле эре терлек исәпләнсә, 2016 елның 1 октябренә ул 215 башка кимеп, 11548не тәшкил иткән. Актаныш, Иске Сәфәр, Уразай, Иске Кормаш, Күҗәкә җирлекләре - терлекләрен иң күп киметүчеләр. Район буенча алганда, сыерлар саны да узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 93 башка кимеп, 4846дан 4753кә калган. Аккүз (-39), Иске Байсар (-22), Пучы (-19), Чуракай(-13), Уразай (-13), Теләкәй (-11), Иске Кормаш (-10), Актаныш (-9), Чалманарат (-9), Кәзкәй (-6) җирлекләре иң күп киметүчеләр булып тора.
- Авылларда ни өчен мал саны кими? Моңа анализ ясап караганыгыз бармы? -дип мөрәҗәгать итте авыл җирлеге башлыкларына Фаил Камаев. - Савым сыеры асрамый икән, бәлки, берничә сугым малы асрарга буладыр. Авылда мал асрау өчен мөмкинлекләр юк түгел бит. Хуҗалыклар терлек азыгы белән ярдәм итә. Әгәр кеше мал да асрамый икән, бу рәвешле без аларны ялкаулыкка этәрәбез булып чыга. Мал асраган кеше үзеннән арткан продукциясен сатып, гаилә кассасына күпмедер өстәмә керем дә кертә, балаларын да хезмәт белән тәрбияли. Сез шуны онытмагыз.
Районда 100 хуҗалыкка 60 сыер туры килә. Моның буенча алдынгы урыннарда Югары Яхшый, Такталачык, Татар Ямалы, Иске Сәфәр, Чалманарат, Татар Суыксуы, Кәзкәй, Күҗәкә, Аккүз җирлекләре бара, ә Актаныш, Пучы, Мәсәде, Актанышбаш, Яңа Әлем, Теләкәй җирлекләре ахыргы урыннарда.
Быелның 9 аенда шәхси хуҗалыкларда барысы 7230.75 тонна сөт сатылган. Иң күп сөтне Пучы, Такталачык, Иске Сәфәр, Югары Яхшый җирлекләрендә җитештерәләр һәм саталар. Аларда бер сыерга уртача 2000 килограммнан артык сөт сатылган булып тора. Иң азы Татар Суыксуы, Мәсәде, Теләкәй, Татар Ямалы, Актаныш җирлекләрендә.
Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, сарыклар һәм кәҗәләр саны да кимү күзәтелә. Узган елның 1 октябренә район буенча 24695 баш сарык һәм кәҗә исәпләнсә, быелның 1 октябренә ул 22902не тәшкил итә. Атлар саны районда, киресенчә, артуга таба.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов авыл җирлекләрендәге сыерлардагы лейкоз авыруы буенча тукталды. Бүгенге көндә район буенча шәхси хуҗалыклардагы 926 баш сыерда лейкоз авыруы ачыкланган. Кәзкәй, Актаныш, Иске Кормаш, Иске Айман, Иске Байсар, Чуракай, Югары Яхшый җирлекләрендәге сыерларда бу авыру бөтенләй юк, яисә бик азында гына. Ә менә Такталачык, Яңа Әлем, Уразай, Татар Суыксуы җирлекләрендәге сыерларның 50 проценты лейкозлы.
- Шушы тикле сыерны җибәрү, юкка чыгару турында уйларга да куркыта. Ләкин болай дәвам итеп тә булмый. Авыру сыерлар башкаларын да зарарлаячак, - диде ул. - Алга таба ясалма орлыкландыруга күчәргә кирәк дип исәплим.
- Элек авыру, лейкозлы сыерларны көтүгә чыгарырга рөхсәт ителми иде. Бәлки, хәзер дә шулай эшләргә кирәктер. Яисә лейкозлы сыерларны аерым көтүгә йөртергә буладыр. Чөнки малын шул рәвешле бетергән кеше кабат аны тергезмәскә дә мөмкин. Моннан чыгу юлын бергәләп табарга кирәк, - диде Фаил Камаев.
Хуҗалыкларда
Дәниф Харисов хуҗалыкларның терлекчелек буенча агымдагы елның 9 ае эшчәнлегенә анализ ясады. 2016 елның 1 октябренә район хуҗалыкларында 33003 баш МЭТ исәпләнә. 2016 елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда 443 башка артыграк булып тора. 9 ай эчендә "Актаныш" (+171), "Әнәк" (+149) агрофирмалары, "Ташкын" (+69), "Башак"(+57) хуҗалыклары МЭТнең баш саннарын күпләп арттыруга ирешсәләр, "Алга","Нур", "Янаул" хуҗалыкларында аларның саны, киресенчә, кимегән.
Хисап чорында барысы 9485 баш бозау алынса, 6140 баш терлек реализациягә җибәрелгән.
Ел башыннан терлекләрне каплатуга килгәндә, узган ел башы белән чагыштырганда, сыерлар 299 башка, таналар 220 башка күбрәк каплатылган. Сыерлар каплату буенча "Нур", "Тамыр", таналар каплату буенча "Янаул", "Нур", "Эконом", "Тамыр", "Башак" хуҗалыклары минуска эшләгән.
Бозаулаганнан соң 60 көне тулган сыерларны каплату буенча да минуслар шактый. Сыерларны вакытында каплатып, аларның буазлыкларын тикшерүнең мөһимлеген, яхшы үрчем алуның нәкъ менә шуңа бәйлелеген һәр белгеч белсә дә, үз вазифаларына салкын караучылар юк түгел. 2015 елның октябрь, 2016 елның июнь айларында район буенча 8127 баш сыер каплатылган булса, шуларның 7209ы буазлыкка тикшерелгән һәм 6593е буаз булып чыккан. Киңәшмә барышында һәр хуҗалыкның күпме бозау алу мөмкинлеге булганлыгы һәм күпмесе алынмый калганлыгы да аерым-аерым таблицалар ярдәмендә күрсәтелде.
Агымдагы елның 9 аенда район хуҗалыкларында 408767 центнер сөт җитештерелгән. Бу, 2015 елның шул чоры белән чагыштырганда, 17849 центнерга күбрәк. Җитештерелгән сөтнең 384053 центнеры дәүләткә сатылган. Бер сыерга 2883 килограмм туры килә. Бер центнер сөтне җитештерүнең үзкыйммәте 1486 сум булган.
Аерым сөтчелек фермаларының 9 айлык эшчәнлекләре буенча караганда, "Әнәк" агрофирмасының Фаязетдин Гыймазетдинов җитәкләгән Әтәс фермасында көнгә бер сыерга уртача 17.5 килограмм сөт савалар. Бу урында Дәниф Харисов Венгриядән килгән вәкилләр дә әлеге фермадагы чисталыкка, микроклиматның яхшы булуына, терлекләрнең торышына соклануларын белдерделәр, диде. Югыйсә, әлеге ферма кайчандыр иң ахырдан сөйрәлә иде. Димәк, эшләргә мөмкинлекләр бар дигән сүз. Шул ук агрофирманың Раян Әминов җитәкләгән Кыркаентүбә фермасында көнгә бер сыерга уртача 17 килограмм, Юныс Шәрәфиев җитәкләгән Түке фермасында - 16, "Актаныш" агрофирмасының Гөлшат Исламова җитәкләгән Олыимән фермасында 15.8 килограмм сөт саусалар, "Эконом" хуҗалыгының Фидат Исламов җитәкләгән Табанлыкүл фермасында сыерлар көнгә 10.9, "Алга" хуҗалыгының Илгиз Хәсәнов җитәкләгән Чуракай фермасында 10.9 килограмм гына сөт бирәләр.
9 ай эчендә районда сөт сатудан барысы 751 миллион 712 мең сум акча кергән.
Ит җитештерү буенча районда бераз алга китеш сизелә. Быелның 9 аенда 39011 центнер ит җитештерелгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1199 центнерга күбрәк. Шуның 36001 центнеры дәүләткә сатылган. Район буенча бер баш терлеккә җитештерелгән ит 179.90 килограмм туры килә. "Әнәк" агрофирмасында, "Башак", Нур Баян исемендәге ,"Тамыр", "Чишмә", "Эконом" хуҗалыкларында ул районның уртача күрсәткеченнән югары булса, калган хуҗалыкларда түбән.
Терлекләрнең үсеше буенча караганда да беренчелек "Әнәк" агрофирмасының Фаязетдин Гыймазетдинов җитәкләгән Әтәс фермасында. Андагы терлекләр тәүлегенә 964 грамм үсеш бирә. "Башак" хуҗалыгының Нурания Габдуллина җитәкләгән Иске Әлем фермасында бу күрсәткеч - 800, "Тамыр" хуҗалыгының Флорид Нурымов җитәкләгән комплексында 775 грамм булса, "Янаул" хуҗалыгының Миңнегөл Гардиева җитәкләгән Татар Суыксуы фермасында ул - 338, "Таң" хуҗалыгының Айнур Миңнеголов җитәкләгән Теләкәй фермасында 406 грамм гына.
Бу елның 9 аенда ит сатудан барысы 282 миллион 736 мең сум акча кергән.
2016 елның 1 октябренә район хуҗалыклары буенча продукция сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән барысы 1 миллиард 534 миллион 766 мең сум акча кергән. Бер гектар сөрем җиренә 18 мең 100 сум туры килә. Иң күп акча кереме "Әнәк" агрофирмасында, "Чишмә", "Саф" хуҗалыкларында.
Киңәшмә ахырында Дәниф Харисов сөт буенча табышлары күп булган хуҗалыкларда хезмәт хакының да югары булуын дәлилләп үтте. 9 айлык нәтиҗәләр буенча I урын "Әнәк" агрофирмасына бирелде. Икенче урын юк, III урында - "Башак" хуҗалыгы.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: