Актаныш

Стратегия-2030 – икътисади үсеш моделе

Илдәге икътисади кризис шартларында да Татарстан Республикасы, яңа максатлар билгеләп, Россиядә икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүче үрнәк төбәк булуын раслап килә. Ул, 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисади үсеше стратегиясен булдырып, җөмһүриятебезнең һәрьяклап үсешенә йогынты ясаячак юнәлешләрне ачыклауны һәм алга куелган максатларны тормышка ашыруны бурыч итеп куя. Хәзерге вакытта муниципаль берәмлекләрнең...

Илдәге икътисади кризис шартларында да Татарстан Республикасы, яңа максатлар билгеләп, Россиядә икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүче үрнәк төбәк булуын раслап килә. Ул, 2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисади үсеше стратегиясен булдырып, җөмһүриятебезнең һәрьяклап үсешенә йогынты ясаячак юнәлешләрне ачыклауны һәм алга куелган максатларны тормышка ашыруны бурыч итеп куя. Хәзерге вакытта муниципаль берәмлекләрнең үз стратегияләре булдырыла. Перспективаның иң төгәл нокталарына хәтле ачыкланып, аларның эшләү механизмы көйләнә.
Стратегия-2030 Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән төзелә. Аны тормышка ашырып, республикабыз, Россия төбәкләре арасында гаять зур көндәшлеккә сәләтле булуын исбатлап кына калмыйча, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән максатларга ирешүне төп юнәлеш итеп ала.
Ел ахырына кадәр 3 икътисади зонада (Кама аръягы, Казан һәм Әлмәт) республиканың тармак стратегияләре кабул ителер дип көтелә. Алар да Татарстанның социаль-икътисади үсеше стратегиясе белән тыгыз бәйләнештә булачак. Шулай итеп, республикада беренчел максатларны билгеләүче бердәм система формалаша.
Актанышның да үз стратегиясе әзерләнде, ул районның икътисади һәм сәнәгать үсешен күздә тотып, алга бурычлар куеп, төрле министрлыклар белән килешенеп эшләнде. Район Советы утырышында да каралачак. Шул бурыч-максатлар турында кызыксынып, муниципаль район башлыгы Фаил Камаевка мөрәҗәгать иттек.
-Нәрсә ул стратегия һәм ни өчен кирәк?
-Республика үзенең икътисади үсешкә йөз тоткан стратегиясен кабул итте һәм районнарга да шундый бурыч йөкләде. Без Кама аръягы зонасына керәбез. Стратегия нигә кирәк соң? Ул - икътисадка, планлаштырган эшләрне тормышка ашыруга нигезләнеп, Актаныш районының 2030 елда республика күләмендә икътисади яктан ирешергә омтылган урынын күрү өчен кабул ителгән максатчан программа. Сәнәгатьне, авыл хуҗалыгын, социаль юнәлешне, социаль инфраструктураны, хезмәт ресурсларын, экологияне үз эченә ала. Бу хакта район, тармак җитәкчеләре инде хәбәрдар. Укулар да оештырылды.
-Фаил Мисбахович, көз айларына аяк бастык, ел тәмамланырга да озак калмый. Районның быелга планлаштырылган эшчәнлеге белән дә таныштырсагыз иде.
-Без - авыл хуҗалыгы районы, табигать шартлары кырыс килүгә карамастан, игенчеләребез тырышлыгы белән, урып-җыю эшләре төгәлләнде: барысы 135 мең тонна ашлык җыйнап алынды. Бу - һәр гектардан уртача 30,7 центнер уңыш, дигән сүз. 2017 ел уңышына нигез салу бара: төп җир эшкәртү, көзге чәчү кебек көзге кыр эшләре инде ахырына якынлашып килә. Соң өлгерүче культураларны суктырып алып, силоска салу өчен дә техник мөмкинлекләребез җитәрлек. Көзге чәчүне 15 сентябрьгә төгәлләү бурычы куелды.
2016 елның шушы чорына район буенча 38 мең тонна сөт җитештерелде. 2015 ел белән чагыштырганда - 104 процент. 20,8 мең тонна ит (104 процент) җитештерелде. Маллар саны кимеми, ел ахырына 1000 башка арттыру күздә тотыла.
-Авыл хуҗалыгында якын һәм ерак киләчәктә нинди яңалыклар көтелә?
-Авыл хуҗалыгына инвестицияләр җәлеп итү буенча максатлар билгеләнде. "Әнәк" агрофирмасы базасында Әнәк сөт комплексын төзү күздә тотыла. Әнәк кошчылык комплексының эш куәтен ике мәртәбә диярлек арттырып, еллык 25 мең тонна кош ите җитештерү урынына, киләчәктә шул ук мәйданда 40 мең тоннадан артыграк ит җитештерү планлаштырыла.
Нур Баян исемендәге хуҗалыкта карусель сөт саву залы җиһазландырылган иде, шундый ук комплексны "Актаныш" агрофирмасы да төзергә җыена. Әкренләп башка хуҗалыклар да терлекчелек тармагын автоматлаштыруга күчә барыр. Татар Ямалы, Татар Суыксуы зоналарында ит токымлы терлекләрне үрчетү программасын тормышка ашыру буенча шушы көннәрдә инвесторлар белән очрашу көтелә. Ит җитештерү тармагы үсеше, яңа эш урыннары булдыру без көткән нәтиҗәләрне бирер дип ышанабыз.
-Республика программаларына нигезләнеп социаль объектлар төзелә һәм төзекләндерелә. 2030 елга бурычлар билгеләгәндә, иң беренче чиратта, нәрсәгә игътибар бирелде?
-Әлбәттә, районның демографик хәле беренче урында булырга, без халыкны социаль яктан якларга тиеш. Аларны торак белән тәэмин итү буенча еллык җиткерелгән планнар үтәлеп тора. Халык үзенең хезмәте, тырышлыгы белән яңа өйләр салу мөмкинлеген таба. Сүз дә юк, социаль программаларга килгәндә, без юллар мәсьәләсен артка калдыра алмыйбыз. Быел каты өслекле юл Татар Ямалы авылына салынды, Усы авылын асфальт юл белән тоташтыру 2017 ел программасына кертелде.
Республика программаларына караган барлык төр төзелешләрнең гомуми күләме 782 млн сумлык булып, 2016 елга планлаштырылган бу эшләр үзебезнең төзелеш оешмалары көче белән инде тәмамланып килә.
-Сәнәгать предприятиеләре, яңа эш урыннары булдыру да районның икътисади үсешен билгели. Стратегия-2030ны төзегәндә бу юнәлештә нинди икътисади күрсәткечләр фаразланды?
-Сәнәгать тармагы - районыбыз өчен шулай ук мөһим тармак. Шуны күздә тотып, Актанышта агросәнәгать мәйданчыгы төзелде. Хәзерге вакытта анда электрга, суга тоташтыру кебек чараларга федераль акчалар үзләштерелә. Инвесторлар җәлеп итеп, ел саен 185 млн сумлык эш башкарылыр, шуның бәрабәренә 18,5 млн сумлык салым җирле бюджетны тулыландырыр һәм монда 105 кеше эш белән тәэмин ителер дип фаразлана.
-Сөт эшкәртү заводы да шул урында төзеләчәкме?
-Әйе, 100 тонна сөт эшкәртү заводы төзелеше шушы көннәрдә башланачак. Ул 3 ай эчендә сафка бастырылып, үз куәтенә эшли башларга тиеш. Районда җитештерелгән сөтне эшкәртеп, савытка салып, төргәкләп, кибетләргә чыгару турында сүз бара. Сөт, май, эремчек, катык, каймак кебек 7 төр продукция сатып алучыга тәкъдим ителәчәк. Өстәмә эш урыннары, аз чыгымнар белән, күләмле эшләр башкарырга мөмкин булыр дип уйлыйбыз. Авыл хуҗалыгы техникасы базасына да җитештерү буенча инвесторларны юнәлтергә ниятлибез.
Бүген республиканың региональ продукт күләмендә Актанышның сатылган продукция күләме 0,5 процент тәшкил итә. Әгәр дә Стратегия программасына нигезләнеп, планнарыбызны тормышка ашырсак, бу күрсәткечне 0,65 процентка җиткерү мөмкинлеге бар. 2015 елда тулаем территориаль продукт күләме 10 млрд сумнан артык булса, 2030 елда 25 млрд 700 млн сумга җиткерү максатын куябыз. Бу - җитештерүчәнлекне үстерү һәм яңа сәнәгать оешмалары барлыкка килү исәбенә.
-Каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча районда яңача эшләү алымы җайга салынып килә. Аның асылы нәрсәдән гыйбарәт?
-Кама аръягы зонасының бер проекты ул - көнкүреш калдыкларын эшкәртү, утильләштерү. Каты көнкүреш калдыкларын урман-кырларга, чүплекләргә чыгаруны туктатып, кире төяп җибәрү станцияләре аша, аны районнан эшкәртү заводларына озату максатын алга куябыз. Киләчәктә каты көнкүреш калдыклары, эшкәртелеп, махсус урыннарда күмелергә тиеш була.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: