Актаныш

СУ СИҢА ИЯРМӘСӘ, СИН СУГА ИЯР: Өченче төбәкара Ык буе Сабантуе кысаларында Актанышта Бөтенроссия фәнни-гамәви, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясе үтте (+ФОТОЛАР)

15 июнь көнне Актанышта Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигатьнең тарихи үсешенә, Актаныш районының тарихына һәм мәдәниятенә багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәви, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясе үтте.

Ул өченче төбәкара Ык буе Сабантуе -2019  кысаларында һәм Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан гамәлгә куелды.

Конференциядә район җитәкчелеге, республиканың музей-төбәкне өйрәнү берләшмәсе тарафыннан илебезнең төрле төбәкләре, республика, Идел-Урал буе вәкилләре, иҗтимагый эшмәкәрләре, галимнәре, төбәкне өйрәнүчеләре, тарихчылары, музей хезмәткәрләре, мөгаллим-белгечләр катнашты.  

Актанышка килгән  тарихчы-галимнәрне, күренекле шәхесләрне иң әүвәл район башлыгы Энгель Фәттахов  сәламләп, аларга төбәгебезнең үткәне, бүгенгесе турында бәян итте.

Көн буе дәвам иткән конференция программасы киңкырлы иде, алты  секциягә бүленеп, аларда Ык буе авылларының тарихи һәм табигый саклану урыннары турында бай эчтәлекле, кызыклы чыгышлар тыңланды.  Төштән соң Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында барган пленар утырышта бу секцияләр эшенә йомгак ясалып, бергәләп хәл итүне сораган проблемалар күтәрелде, киләчәккә планнар билгеләнде.

Татарстанның төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, атказанган фән эшлеклесе, профессор, академик Альберт Борһанов Ык буе төбәгенең һәр авылы тарихын туплауны төп бурычларның берсе итеп куйды. Бер үк вакытта археологик һәйкәлләрне, кабер ташларын, архитектура биналарын, бакыр базлары кебек сәнәгать корылмаларын, табигый-тарихи урыннарны, борынгы метрикәләр сакланган архивларны өйрәнү-барлау кирәклеген дә ассызыклады.

Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган якташларыбызны барлап никадәр актанышлыларның  рәхмәтен алган республика милли музееның музей-мемориалын җитәкләгән РФ хәрби-тарихи Академиясе член-корреспонденты Михаил Черепанов та залда утыручыларга кыйммәтле мәгълуматләр бирде.

– Ык елгасы буенда Башкортстан, Татарстанның һәм Оренбург өлкәсенең татар авыллары урнашкан. Безнең максатыбыз – аларны берләштерү, аралаштыру гына түгел, татар авылларын да саклап калу, – ди Сабантуйны оештыру комитеты әгъзасы, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев.

Аның сүзләренчә, Ык буе авыллары Сабан туе бәйрәмен чиратлап өч төбәктә оештырырга ниятләнгән булса да, чират әле Оренбургка җитмәгән. Киләсе елларда анда үткәрү планы бар икән. Ә Актаныш районын сайлап алу очраклы гына түгел.

– Әлеге чып-чын татар райо­нында бөтен авыллар да саклап калынган. Татарстандагы иң уникаль район ул. Мин аны «Актаныш моделе» дип атар идем. Ул татар авылларын саклап калу гына түгел, аларны үстерү өчен дә бер нигез булып торыр дигән ышаныч бар. Актанышта җир халык кулында, ә халыкны авылга беректереп торыр өчен җир кирәк. Татар кешесе җирнең кадерен белергә өйрәнсен иде, ул бик зур байлык. Тарихтан билгеле булганча, елга ярында урнашкан авыллар иң борынгылары һәм алар сакланып та калган. Сабан туеның максаты да күңел ачулар гына түгел, авылларны социаль һәм икътисади яктан үстерү. Без аны киләчәктә җыеннар форматында узар дип тә күзаллыйбыз, әйткәнемчә, ул икътисади-социаль проблемаларны күтәрә торган бер проект булсын иде. Җыен дигәннән, Себер татарларының Искер җыены, Кырым татарларының Бакчасарай җыены, Азнакайда Чатыр тау җыены бар. Нишләп әле Ык буенда урнашкан татар авылларының да җыены булмаска тиеш, – ди Фәрит Уразаев.

Чара ахырында конференциядә катнашкан бер төркем вәкилгә Актаныш раойны башлыгы Э.Н. Фәттахов Рәхмәт хатлары тапшырды.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: