Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Суга ялгыз кермә икән...

Республика буенча соңгы бер атна эчендә генә дә 13 суда батып үлү очрагы теркәлгән, шуның 5се - балалар һәм яшүсмерләр үлеме. Безнең районда да 15 июнь көнне Чөгәнә күленә төшкән 33 яшьлек ир-ат суга кереп киткән җиреннән кире чыкмый. Кем белә, бәлки айнык булса, аның белән бу хәл килеп тә...

Республика буенча соңгы бер атна эчендә генә дә 13 суда батып үлү очрагы теркәлгән, шуның 5се - балалар һәм яшүсмерләр үлеме. Безнең районда да 15 июнь көнне Чөгәнә күленә төшкән 33 яшьлек ир-ат суга кереп киткән җиреннән кире чыкмый. Кем белә, бәлки айнык булса, аның белән бу хәл килеп тә чыкмаган булыр иде.
- Суда батып үлү очракларының иң күбесе исерек хәлдә су керүчеләргә карый, - ди янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча 15нче отряды 103нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов. - Чөнки ял итәргә төшүчеләр суга күпме эчкәннәрен чамаламый керәләр. Ә исерек кешенең реакциясе әкренәя. Алкоголь баш миенең кан тамырларын киңәйтү һәм тарайту үзәгенең нормаль эшләү функциясен туктата. Кеше координациясен югалта һәм судан чыга алмый.
Өстәп, янәшәңдә ярдәм күрсәтердәй кешеләр булу зарур. Чөгәнә күлендә баткан бу ир-атның яр буенда апасы була, әмма йөзә белмәү сәбәпле, энесен коткара алмый.
Җәйнең эссе көнендә кояшта кызган тән су салкынына кинәт кергәч, йөрәк тотарга, көзән җыерырга мөмкин. Шуңа, хәтта таныш урында, әйбәт йөзә белгән, исерткеч кулланмаган кешенең дә бату очраклары сирәк күренеш түгел. Димәк, бердәнбер чара - суга ялгыз кермәскә. Өстәп, суга чумганда баш белән төпкә, ташка бәрелү очракларының фаҗига белән тәмамланганнары бар.
Балалар күңеленә кечкенәдән үк куркынычсызлык кагыйдәләрен сеңдерүнең файдасы зур. Аларны караучысыз калдырмау, су буена үзләре генә төшәргә ярамаганны сеңдерү, бергә булганда исә күз уңыннан ычкындырмау мөһим. Хәер, барысын да алдан күреп-белеп бетереп тә булмый шул. Яңа Чишмә районыннан бер малай, велосипедта йөрергә чыгып киткән җиреннән, күпер аша чыкканда суга егылып төшә. Аның үле гәүдәсен икенче көнне генә эзләп табалар. Ә Питрәч районында, 9 яшьлек дустын коткарам дип, 14 яшьлек үсмер үзе суга бата.
- Бата башлаучыны күргәч, иң элек шуны онытмаска кирәк: ул кешедә паника була, үзен белештермичә, коткаручының муенына ябышып, икесе дә төпкә китәргә мөмкин. Шуның өчен, батучы янына арттан керү дөрес, янына килеп җитәргә 1-2 метр калгач, эндәшеп тынычландырырга тырышырга кирәк. Батучы аңын югалткан булса, судан алып чыкканда авыз-борыны судан өстә булсын. Корыга чыгуга иң элек бердәм коткару хезмәтенә - 112 номерына шалтырату, аннан, батучының пульсы һәм сулышы юк икән, ясалма сулыш алдыру, йөрәккә ясалма массаж ясау зарур, - ди Илназ Шәрифҗанов.
Республика сулыкларында бер атна эчендә 5 баланың үлеме иминлек мәсьәләсен тагын бер кат искә төшерергә мәҗбүр итә. Кичә улымның сыйныф җитәкчесе җәйге ялларыбыз ничек үтүе белән кызыксынды да, су коенганда куркынычсызлык кагыйдәләрен хәтердә яңартып, җәйнең эссе көннәрендә балаларга аеруча күз-колак булу зарурлыгын искә төшерде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева мәктәп директорлары белән уздырган киңәшмәдә һәр ата-ана белән индивидуаль сөйләшеп, фаҗигаләрне булдырмау максатында эш оештыру зарурлыгын төп мәсьәлә итеп куйган. Безнең районда су керү өчен махсус урыннар бөтенләй юк, әмма елга-күл тирәләрендә ял итүчеләр җитәрлек. Шуңа күрә, һәр мәктәптән укытучылар график нигезендә көнгә икешәр тапкыр гадәттә кешеләр су керә торган урыннарга рейдларга чыгачак. Бу атнада, шулай ук, район янгын сакчылыгы бүлеге хезмәткәрләре "Бүләк" сәламәтләндерү лагерена барып, укучылар белән очрашырга ниятлиләр.
- Җәй, иркенлек дип, балаларның өйдә үзләрен генә калдыру аяныч фаҗигаләр санын арттыра. Районыбызда, республикада балалар өчен ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары эшли, теләүчеләргә юлламалар бар. Әти-әниләр балаларын өйдә караучысыз калдырмасыннар, шунда җибәрсеннәр. Күңелләре тыныч булыр, - ди район мәгариф идарәсенең тәрбия һәм өстәмә белем бирү буенча методисты Ландыш Бариева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев