Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Сугышлы уйнадылар... ярый әле чын түгел

- Сугышны без урамда малайлар үзара сугышкан кебек итеп кенә күз алдына китерә идек, әтиләр дә тиз әйләнеп кайтыр дип көттек, канкойгыч сугыш бөтенләй башка төрле була икән ул... - дип, истәлекләре белән уртаклашты сугыш чоры балалары. 9 Май көнне Җиңү бәйрәме тантанасында да мәдәният хезмәткәрләре театральләшкән тамашада сугыш мизгелләрен...

- Сугышны без урамда малайлар үзара сугышкан кебек итеп кенә күз алдына китерә идек, әтиләр дә тиз әйләнеп кайтыр дип көттек, канкойгыч сугыш бөтенләй башка төрле була икән ул... - дип, истәлекләре белән уртаклашты сугыш чоры балалары.
9 Май көнне Җиңү бәйрәме тантанасында да мәдәният хезмәткәрләре театральләшкән тамашада сугыш мизгелләрен йөрәкләрне тетрәндерерлек итеп гәүдәләндерделәр. Йөрәкләр ачытып, күзләр яшьләнеп:"Ярый әле чын түгел, илләр имин булсын", - диде ветераннар да, нарасыйларны кулларына күтәргән аналар да - һәммә кеше дә.
Ветераннарыбызга кадер-хөрмәт, игътибар күрсәтү көндәлек тормышыбызда яшәү рәвешенә әйләнгән. Җиңү бәйрәме алдыннан ел саен тантаналы очрашулар, бәйрәм чаралары оешмаларда, авыл җирлекләрендә үтә, ветераннарның өйләрендә булып, аларның хәлләрен белешеп, сорау-тәкъдимнәре, гозерләре өйрәнелә. Быел да районыбыздагы 41 сугыш ветеранына республика җитәкчелегенең дә котлауларын, теләкләрен җиткереп, район башлыгы Фаил Камаев һәркайсының өендә булып, 3-4 май көннәрендә, өлкәннәребез белән аралашты. 6 май көнне район мәдәният йортында сугыш чоры балалары белән бәйрәм очрашуы узды. 7 май көнне районнан ветераннар делегациясе белән берлектә район башлыгы Казанда үтүче бәйрәм тантанасында катнашты. 8 майда авыл җирлекләрендә тантаналы бәйрәм мизгелләре үтте. 9 май - бәйрәм иртәсе районыбызда "Үлемсез полк" акциясе белән башланып китте. Сугыш дәһшәтен үткән әтиләренең-әниләренең, әби-бабаларының фотоларын тоткан балалар, оныклар район хакимияте бинасы яныннан тигез сафлар белән кузгалып, Актаныш урамнары аша үтеп, Җиңү паркына - бәйрәмгә хөрмәтләнеп чакырылган ветераннар, тыл ветераннары, кайткан кунаклар, актанышлылар янына килеп кушылуга бәйрәм театральләшкән тамаша белән башланып китте.
- Бөек Җиңү өчен без кыйммәт түләдек. Татарстаннан гына да фронтка 700 меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз китте. Яртысы диярлек яуда ятып калды, аналар йөрәгенә гомерлек кайгы-хәсрәт салды. Алар арасында 9 меңнән артык райондашыбыз да бар - алар алдында баш иябез. Советлар Союзы Геройлары Баян Дәүләтов, Гатаулла Минаев, Хәсән Заманов, Гомәр Һадимөхәммәтов, Сергей Фадеев, батырлыклар күрсәтеп, орден-медальләр белән бүләкләнгән райондашларыбыз хәтеребездә яши: һәйкәлләрдә - исемнәре, музейларыбызда истәлекләр туплана, бүгенге көндә безнең арада яшь буынны тәрбияләүдә үрнәк булып яшәүче 41 сугыш ветераны белән хаклы горурланабыз. Сугыш һәм тыл авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән аксакаллар, газиз әбиләр, апалар, дошманны җиңеп, бүгенге байлыкны хәләл көчегез белән тудырган җиңүчеләр буыны сез! Сезне -җиңүчеләр буынын үзебезгә үрнәк итеп куябыз. Хәтерне саклау, исән ветераннарга хөрмәт күрсәтү әхлакый бурычыбыз, - диде район башлыгы Фаил Мисбах улы бәйрәм тантанасында.
Хөрмәтле кунак - Федераль казначылыкның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов бәйрәм мизгелләрен актанышлылар белән уртаклашып, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын, сәламнәрен ирештерде.
Ачык һавада "Солдат боткасы" кыр кухнясы, "Медсанчасть", "Хәрби комиссариат", авыл җирлекләренең сугыш елларында авыл, колхозлар язмышын чагылдыручы күргәзмәлекләре эшләде. Аралашып, күргәзмәлекләр белән танышып, фотосурәткә төшереп, тарихи мәгълүматларны тулыландырдык.
Парадны тамаша кылып, батырлар истәлегенә веноклар куелганнан соң, бәйрәм мизгелләре өйләрдә кунаклар, туганнар белән түгәрәк табыннар артында дәвам итте. Әти-әниләрен бергәләп зират кылучылар, рухларына багышлап дога укучылар өчен дә көн матур килде. Кич балалар, мәдәният хезмәткәрләре, "Агыйдел" дәүләт җыр-бию ансамбле концерт куйды. Халык яратып, афәрин, дип, сокланып карады аларны. Актанышлылар мәдәниятле һәм тарихы белән кызыксынучы халык шул. Өлкәнрәк буын Җиңү паркында мемориаль тактада туганнарының, әтиләренең исем-фамилиясен барлап, алар белән күңелдән аралашты, оешма-предприятиеләр батырлар истәлегенә куйган венокларны карап йөрде. Яшьләр утыргычларда үзара гәпләште. Полиция һәм медицина хезмәткәрләренең кизү торулары да ышанычлылык ягыннан иминлекне кайгырту иде. Анысы да һәркемнең игътибарын җәлеп итте.
Балалар белән өлкәннәрне үзара аралаштыручы бәйрәм чараларында ветераннар белән аралаштым. Үзләренә күрсәтелгән игътибарга һәм ихтирамга күңелләре булган иде. Һәркайсы рәхмәт хисләрен җиткерде, үзләренең истәлекләре белән уртаклашып, күңелләрен ачтылар. Актаныштан Роза Миңнәхмәтова, Сәнәдия Мурдисламова, Фәридә Мостафина, Мияссәр Хәйбиев, сезнең белән аралашу, олы йөрәгегезгә, бай күңел дөньягызга сак кына кагылу тормыш тәҗрибәмне баетты, рәхмәт сезгә, сәламәт булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев