Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СУЛАРГА АГА КҮРМӘ, БАЛАМ: Бәлә килеп чыкмасмы? (ФОТОФАКТЛАР)

Су керү сезоны ачылганнан бирле Татарстан сулыкларында 34кеше батып үлгән, шуларның алтысы - балалар. Җәйнең эссе көннәре әнә шундый куркыныч саннар алып килде. Тик моңа карап кына суга керергә теләүчеләр саны кимеми. Киресенчә, республикада махсус җиһаз¬ланды¬рыл¬маган, әмма халык күпләп ял итә торган урыннар арта. Районнарда яшәүчеләрнең коену рөхсәт ителмәгән урыннарны...

Су керү сезоны ачылганнан бирле Татарстан сулыкларында 34кеше батып үлгән, шуларның алтысы - балалар. Җәйнең эссе көннәре әнә шундый куркыныч саннар алып килде. Тик моңа карап кына суга керергә теләүчеләр саны кимеми. Киресенчә, республикада махсус җиһаз¬ланды¬рыл¬маган, әмма халык күпләп ял итә торган урыннар арта.
Районнарда яшәүчеләрнең коену рөхсәт ителмәгән урыннарны үз итүе гаҗәеп хәл түгел анысы. Татарстанда җиһазландырылган бер генә комлык булмаган төбәкләрне санап чыгу өчен бармаклар да җитми. Соңгы мәгъ¬лү¬матларга караганда, Татарстанда махсус җиһазландырылмаган, әмма халык күпләп ял итә торган 368 урын теркәлгән. Былтыр андыйлар саны 278не тәшкил иткән. Ә коену рөхсәт ителгән урыннар 50гә дә тулмый. Су буенда ял итәргә теләүчеләргә коену урыннары җитмәвен аңлау өчен әнә шул саннарга күз салу да җитә.
Республикадагы әлеге аяныч хәлләрдән соң һәр авыл җирлегендә халык күпләп ял итә торган урыннарны билгеләү, ,вакытлыча коткару постлары булдыру - көнүзәк мәсьәлә. Боларны эшләү мөмкин түгел икән, "Коенырга ярамый" дигән аншлаг урнаштырып чыгу мөһим.
Су коену сезонында Актаныш районында исә мәктәпләр, махсус дежурлык графигы булдырып, балалар аеруча куп су керә торган урыннарда кизү тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев