Актаныш

Табигать сыный, игенче сынатмый

Район буенча 11 мең гектарда көзге культураларны тукландыру планлаштырылган булса, бүгенге көнгә шуның 50 процент тирәсе, ягъни 6 мең гектарга якын күләмдәгесен “Туман” агрегатлары, “Амазон” сиптергечләре, берничә хуҗалык чәчкечләр ярдәмендә тукландырдык.

Язның бер көне ел туйдыра, дигән халык мәкален авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар яратып кулланса да, табигать ел саен үзенең холкын күрсәтеп, кешеләрне сынап кына тора. Быелгы яз да үзенчәлекле килде. Башка елларда бу вакытта инде басу-кырлар трактор гөрелтесенә күмелсә, быел әле андый тавышлар анда-санда гына ишетелә. Ләкин, ничек кенә булмасын, чәчүне чәчми калып булмый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов белән әңгәмәбез быелгы язгы кыр эшләренең барышы хакында.

– Башка елларда март ахыры, апрель башларында “Туман” агрегаты белән күпьеллык үләннәрне тукландыруга керешкән булсак, быелгы һава торышы язгы кыр эшләрен башлауны тоткарлады. Нәтиҗәдә үләннәрне тукландыруга апрельнең 20ләрендә керештек. Күпьеллык күзәтүләрдән күренгәнчә, чәчүгә дә апрель ахырларында, май башларында чыккан булганбыз. Быел анысы да соңара. Авыл хуҗалыгы шундый тармак, ул үзеннән генә тормаган сынауларда да сынала. Игенчеләребез язгы кыр эшләренә үзләреннән торганның барысын да эшләп, яхшы әзерлек белән килделәр. Барлык төр тарту көче техникасын, тагылма коралларны үз вакытына әзерләп бетерделәр. Һәм республика комиссиясе, район комиссиясе тарафыннан яхшы бәя алдылар. 


– Мәгълүм булганча, районда иң беренчеләрдән булып “Алга”, “Нигез” хуҗалыклары, “Әнәк”, “Актаныш” агрофирмалары күпьеллык үләннәрне тукландыруга керешкән иде. Башка хуҗалыкларда хәл ничегрәк?
– Район буенча 11 мең гектарда көзге культураларны тукландыру планлаштырылган булса, бүгенге көнгә шуның 50 процент тирәсе, ягъни 6 мең гектарга якын күләмдәгесен “Туман” агрегатлары, “Амазон” сиптергечләре, берничә хуҗалык чәчкечләр ярдәмендә тукландырдык. “Нигез” хуҗалыгы көзге культураларны тукландыруны төгәлләде. “Башак”, “Чишмә”, СПСК “Агыйдел”, “Наратлы”, “Алга”  хуҗалыклары, “Әнәк” һәм “Актаныш” агрофирмалары тукландыруга иртәрәк керү мөмкинлеге табып, бу эшне уңышлы гына башкардылар. Күпьеллыклардагы костер мәйданнары  һәм беренче, икенче елгы люцерналарга ашлама кертүне дә бурыч итеп куйган идек. Костер мәйданнары тулысынча тукландырып бетерү алдында. Йөрердәй люцерна басуларында да тукландыру үткәрелде. Әгәр бер-ике көн уңай һава шартлары килеп тора икән, анысын да төгәлләрбез дип исәплим. 


– Хуҗалыкларда ашламалар җитәрлекме?
– Ашлама белән тәэмин ителеш начар түгел. Язгы культураларга кертердәй катлаулы ашлама бераз кирәк булачак. Шул ук вакытта тукландыруга кирәк булган аммиак селитрасы, мочевинаны туплауны дәвам итәбез. Май аенда, июнь башында бәяләр бераз төшкәч, тагын алып кайтырбыз дибез. Гомумән алганда, район буенча бер гектарга тәэсир итү көчендә 50-60 килограмм исәбеннән ашлама булыр дип планлаштырабыз. 


– Яз көне иң мөһим агрочараларның берсе булып дым каплату тора.
– Моның буенча да эш башланды. 3 мең гектарда күпьеллык үләннәрдә дым каплатылды. Көзге культураларда әлләни йөреп булмады әле. Язгы культуралар чәчәсе мәйданнарда эшли башлаган идек,  җир юеш булганлыктан һәм өлгермәгәнлектән туктатып торырга мәҗбүр булдык. Ә менә “Әнәк” агрофирмасы арпа чәчә башлады. Чөнки арпа, солы, борчак культураларын иртә язда чәчү каралган бит. Алдагы көннәрдә башка  хуҗалыкларда да мөмкинлек табып, чәчүне башларбыз дигән ышанычта калам. 


– Дәниф Әсрарович, уҗымнарның торышына да тукталып китсәгез иде.
– Көзге культураларга иртә яздан бераз шикләнү бар иде. Шикәр тупланмасы буенча 500 гектар тирәсе мәйданда авыррак участок, кар астыннан чыккан вакытта күгәрек белән авырган урыннар бар иде. Язның салкынча һәм яңгырлы булуы уҗымнарның авыруларга бирешмәве өчен  файдалы булды. Шулай ук аларга дымга сусарга һәм кызулардан хәлсезләнергә ирек бирмичә, киресенчә, ныгырга ярдәм итте. Шулай булгач, арыш һәм көзге бодай культурасы чәчелгән мәйданнарда бозасы участоклар булмас дип уйлыйм. Язгы кыр эшләрен уңышлы гына башкарып чыгарбыз дип ышанам. 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: