Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Тагын субсидияләр хакында...

2005 елның гыйнвар аеннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен 100 процент түләүгә күчү сәбәпле, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасында халыкка ярдәм итү йөзеннән күп төрле социаль ярдәмнәр түләү буенча кануннар кабул ителде. Бүгенге көндә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнә торган субсидия төрләренә тукталсак, иң күп түләнә торганы субсидия-ташлама, бу инде ташламаларга хокукы булган...

2005 елның гыйнвар аеннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен 100 процент түләүгә күчү сәбәпле, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасында халыкка ярдәм итү йөзеннән күп төрле социаль ярдәмнәр түләү буенча кануннар кабул ителде.
Бүгенге көндә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнә торган субсидия төрләренә тукталсак, иң күп түләнә торганы субсидия-ташлама, бу инде ташламаларга хокукы булган гражданнарга билгеләнә һәм ташлама суммасы коммуналь түләүләргә түләнгән күләмнән исәпләп субсидия итеп кире гражданнарга кайтарыла.
Ташламага бүгенге көндә ия:
- сугышта катнашучылар,
- инвалидлар,
- хезмәт ветераннары,
- күп балалы гаиләләр,
- репрессия корбаннары,
- Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар,
- авыл җирендә яшәп эшләүче медицина, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар һәм социаль караучылар.
2015 елда район буенча 14703 кеше мондый субсидиягә ия булып, аларга барлыгы 54 млн 750 мең сум күләмендә акча күчкән.
Шул ук вакытта бүгенге көндә актуаль, аз керемлелек буенча билгеләнә торган биш төрле субсидиягә тукталып, анлатып үтәм.
Аз керемлелек буенча субсидия гаиләнең айлык гомуми керемнәре нигезендә
исәпләнә. Субсидия мөрәҗәгать иткән гаиләнең узган алты айлык керемнәре турындагы белешмә нигезендә, алты айга билгеләнә. Гражданнарның торак-коммуналь хезмәтләргә түләү чыгымнарының иң югары күләме, гаиләнең җыелма кеременең 21 проценты дәрәҗәсендә билгеләнә.
Мәсәлән, гаиләнең айлык кереме 15 000 сум тәшкил итсә, аның коммуналь хезмәтләргә түләү өчен максималь дәрәҗәсе 3150 сум була.
Әгәр дә гаиләдә җан башына төшкән керем яшәү минимумыннан түбән булса, монда инде түбәнәйтү (понижающий) коэффициенты кулланыла, һәм әлеге түләү дәрәҗәсе тагын да ким булырга мөмкин.
Коммуналь түләү өчен максималь дәрәҗә 15000*21%* К (15000/23307)=2027,29 сум.
Коммуналь түләүләргә аз керемлелек буенча субсидия максималь түләү дәрәҗәсе һәм ел саен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты раслаган региональ стандартлар нигезендә исәпләнә. Региональ стандартлар үз чиратында, коммуналь хезмәтләр санына карап, минималь, уртача, тулы һәм максималь исемлеккә бүленә.
Мәсәлән, өч кешегә кадәр коммуналь хезмәттән кулланган хуҗалыклар (газ, ут, су) минималь исемлек булып тора.
Өч кешедән күбрәк һәм үзәктән җылыту булган хуҗалыклар
(үзәкләшкән кайнар су булмаган очракта) урта исемлеккә керәләр.
Үзәкләшкән кайнар су булган хуҗалыклар тулы исемлеккә керәләр.
Региональ стандартлар шулай ук хуҗалыктагы кеше санына карап бүленгән.
Мәсәлән, алда искә алган гаилә күп фатирлы таш йортта тора икән, кайнар су кермәгән, үзәк җылыту бар - бу урта исемлек. Урта исемлектә өч кешелек гаилә өчен кеше башына 2015 елда 1844 сум күләмендә стандарт каралган. Шуннан чыгып, субсидия РФ исәпләгәндә региональ стандарт кеше санына тапкырлана. Коммуналь түләү өчен максималь дәрәҗә исәпләү тәртибе - (1844 сум х 3) - 2027,29 сум = 3504,71 сум.
Актаныш авылында күпфатирлы таш йортлар барлыгы 72, шуларда 1700ләп йорт хуҗалыгы исәпләнә. Боларның 26 проценты, ягъни 457 хуҗалык 2015 елда аз керемлелек буенча субсидия ала. Җылылык өчен 8 айга бүлеп түләүгә күчү кышкы айларда субсидиянең күләме артуга да китерде, чөнки региональ стандартлар шушы шартларга туры китерелде һәм уртача аз керемлелек буенча субсидия 1007 сумнан 2240,49 сумга кадәр күтәрелде. Элекке тәртиптә субсидия тимәгән кешеләр дә кабат мөрәҗәгать итеп субсидия исәпләтеп карарга мөмкин.
Субсидияне билгеләү өчен түбәндәге документлар булу шарт:
Гариза ( форма нигезендә),
Гаилә хәле турында белешмә, җир участогын күрсәтеп,
Паспорт күчермәләре,
Язылышу турында таныклык күчермәсе,
6 айлык хезмәт хакы турында белешмә,
Шәхси милекне раслаучы документ күчермәсе,
Социаль найм килешүе,
Пенсионерларга паспорт күчермәләре, пенсия таныклыгы, ташламага ия булу турындагы документ күчермәсе, хезмәт кенәгәсе күчермәсе.
Гаиләдә студентлар булган очракта:
уку җиреннән белешмә,
6 айлык стипендия күләмен күрсәтеп,
түләүле уку йортында укысалар, килешү күчермәсе.
Йорт кенәгәсе күчермәсе.
Субсидиягә мөрәҗәгать иткәндә нинди шартлар үтәлергә тиеш?
Беренчедән, субсидия Россия граҗданнарына гына билгеләнә,
икенчедән, мөрәҗәгать итүченең әлеге торакка хокукы булып, анда теркәлгән булуы,
гаилә әгъзаларының барысының да керемнәрен күрсәтү.
Бар төр документлар җитешкән очракта гына гариза алып калына.
Субсидиягә айның 15енә кадәр мөрәҗәгать иткәндә ул агымдагы айның башыннан алты айга билгеләнә, 15еннән соң мөрәҗәгать иткәндә алдагы айның башыннан билгеләнеп, 6 ай дәвамында түләнә. Гаризаны кабул иткәндә белгечләр гариза бирүченең кулына субсидия билгеләнү айлары һәм кабаттан мөрәҗәгать итү вакыты күрсәтелгән мәгълүмат-белешмә тапшыра. Клиентларга уңайлык тудыру максатыннан, СМС аша мәгълүмат җибәрү дә киң кулланыла. Моның өчен гариза язганда кәрәзле телефон номерын язып калдыру шарт булып тора.
Шуңа да тукталасы килә, коммуналь түләүләргә бурычлары булган кешеләр арасында, кызганычка каршы, субсидия алучылар да шактый, ә бит закон нигезендә алынган субсидия тулаем коммуналь түләүләрне каплар өчен генә тотылырга тиеш. Субсидия коммуналь хезмәтләргә айлык түләүдә бурыч булмаган очракта гына бирелә.
Белешмәләр өчен телефоннар - 3-22-97, 3-22-96.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев