Актаныш

Таңлылар таңнан тора

Терлек азыгы әзерләүче "Таң" хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эшчәнлеге белән якыннанрак танышырга дип, дүшәмбе көнне яннарына барганда, алар күпьеллык үләннәрнең соңгы гектарларын җыйнап алу белән мәшгульләр иде. Хуҗалык терлек азыгы хәстәрләүгә алдан ук ныклы әзерлек белән кереште. Аны вакытында башлауга табигать шартлары берникадәр аяк чалса да, таңлылар матур көннәрнең һәр сәгатен файдаланып...

Терлек азыгы әзерләүче "Таң" хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эшчәнлеге белән якыннанрак танышырга дип, дүшәмбе көнне яннарына барганда, алар күпьеллык үләннәрнең соңгы гектарларын җыйнап алу белән мәшгульләр иде.
Хуҗалык терлек азыгы хәстәрләүгә алдан ук ныклы әзерлек белән кереште. Аны вакытында башлауга табигать шартлары берникадәр аяк чалса да, таңлылар матур көннәрнең һәр сәгатен файдаланып калырга тырышкан. 1100 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәрне җыйнап алу өчен барлык көчләрен куйган. Шуның 940 гектарыннан алар сенаж салган. Без барганда соңгы 20 гектарлы басуда иде алар. Хуҗалыкның баш агрономы Айнур Әюпов безне эшчәнлекләре белән якыннанрак таныштырды.
- Узган ел 190 мең тонна тирәсе сенаж салган идек. Ул терлекләрне кыш ашатып чыгаруга тулысынча җитте. Быел да шуннан киметмәбез дибез. Бер шартлы терлеккә исәпләгәндә 25-30 азык берәмлеге сенаж туры килә, - ди.
Хуҗалыкта люцернаның уңышы яхшы чыккан. Бер гектарга уртача 200 центнердан артык туры килә, дип сөенәләр.
Үлән калын булгач, бик тиз йөреп булмый. Көненә 40 гектарлап үлән егам. Әлеге техника белән өченче елымны эшлим, - ди МакДон чапкыч комбайнында эшләүче Радик Исламов та.
Яхшы массадан сенажы да күп булганлыгы һәркемгә мәгълүм. Хуҗалык хезмәтчәннәре көче белән 11054 тонна сенаж салынган инде. 545 тоннасын сенаж төргәкләренә кысканнар. Баштарак дымлылыгы югары булса да, көннәр матурлангач, ул нормаларга туры килеп, 55-60 процент тирәсе тәшкил итә башлаган. Базга салынган массага "Биосиб" дигән закваска да кушканнар.
Әгәр дә сенаж салуда хезмәт куючыларның исем-фамилияләрен телгә алмасак, дөрес булмас иде. Чөнки иртәнге 6дан кичке 10-11ләргә тикле туктаусыз һәм карусыз эшләүчеләрнең хезмәте мактауга лаек.
Люцерна үләнен МакДон чапкыч комбайны белән Радик Исламов һәм Илсур Шәйхразыев алдан егып барса, "Полесье" турагыч комбайнында Рөстәм Галиев, Назил Хөрмәтуллин, Дон комбайны белән Риназ Идрисов КамАЗ машиналарына төяп тора.
- Хуҗалыкта алты ел хезмәт куям. Быел яңа комбайн бирделәр. Шуның белән терлек азыгы әзерләүдә катнашам. Яңгырлар яумаса, көнгә 70-75 КамАЗ машинасы масса төйим, - ди Рөстәм Галиев.
8 КамАЗ берөзлексез массаларны базга ташып тора. Шоферлар Динарис Баянов, Фирзәр Гыйльфанов, Илназ Әхнәфов, Айзат Миңнеголов, Глүс Галимов, Азат Мохтаров, Данис Сәлимов, Филүс Насыйров турагыч комбайннарның туктап торуына юл куймыйлар. Баз белән ике арага тузан төшермиләр дияргә була. Слава Абышев - К-700, Айдар Гайнетдинов - Джон Дир, Рәвис Идрисов - Маккормик, Илдар Шакиров Амкодор тракторлары белән кайткан массаны һава калмаслык итеп даими таптатып торалар.
Күпьеллык үләннәрне җыйнап бетерүгә, Теләкәй өлешендә берьеллык үләннәрдән сенаж сала башлыйбыз, - ди Айнур Әюпов.
Берьеллыклар 350 гектар мәйданда чәчелгән. Аның күпчелеген сенажга, беразын печәнгә алырга уйлыйлар.
Хуҗалыкта сенаж салу белән бергә печән дә әзерләнә. Дүшәмбегә 275 тонна печән әзерләгәннәр инде. 100 гектар мәйданда люцерна басуларыннан, берникадәр берьеллык үләннәрдән, калганын табигый болынлыклардан әзерләргә планлаштырганнар. МТЗ тракторларына чапкыч тагып, Газинур Габдуллин белән Нияз Идрисов, Рузил Гарифуллин үләннәрне чаба, Илфат Минһаҗев, Азамат Фәйзуллин МТЗ тракторына тырма тагып, печәннәрне җыя, ә Алмаз Нургалиев белән Вәрис Әмирҗанов печәннәрне кипләргә кыса.
Хезмәткәрләр үзләренә тудырылган эш шартларыннан да канәгать. Көнгә өч тапкыр кайнар аш белән сыйлыйлар үзләрен. Без барда да аларга кайнар аш килде. Тамак ялгап алганнан соң, уңганнар кабат хезмәткә кереште.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: