Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Тамак тук булса, укуы да җиңел

Агымдагы уку елының дүртенче чирегендә мәктәпләрдә балаларны ике тапкыр ашата башладылар. Бу хакта башта ата-аналарга җыелышларда аңлатылды, фикерләре тыңланды. Күпчелек аны хуплавын белдерде. Чөнки ач йөргән баланың укуда кайгысы юклыкны һәркем аңлый. Ике тапкыр ашату оештырылгач, аның, әлбәттә, айлык түләү күләме дә арта. Хәзер ата-аналар балаларының туклануы өчен айга 500...

Агымдагы уку елының дүртенче чирегендә мәктәпләрдә балаларны ике тапкыр ашата башладылар. Бу хакта башта ата-аналарга җыелышларда аңлатылды, фикерләре тыңланды. Күпчелек аны хуплавын белдерде. Чөнки ач йөргән баланың укуда кайгысы юклыкны һәркем аңлый.
Ике тапкыр ашату оештырылгач, аның, әлбәттә, айлык түләү күләме дә арта. Хәзер ата-аналар балаларының туклануы өчен айга 500 сум түли башладылар. Бәясе арту белән генә түгел, иң мөһиме: ризык сыйфатлы һәм кайнар булсын. Мәктәпләрдәге туклануның сыйфаты белән танышу максатыннан безнең иҗат төркеме район мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре һәм өстәмә белем бирү буенча методисты Ландыш Бариева һәм Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең Актаныш районындагы территориаль бүлеге баш табиб урынбасары Луиза Хафизова белән берлектә берничә мәктәпнең ашханәсендә булды.
Такталачык мәктәбендә укучыларның беренче ашау вакытына туры килдек. Алар барысы да бүлеп биргән ботканы ашап бетереп чыгып киттеләр. Тамаклары ачкан булган, димәк. Икенче ашату сәгать 12 нче яртыда, диделәр.
- Укучыларны ике тапкыр ашату бик кирәк дип исәплибез. Чөнки безнең 40лап бала Бурсык, Мәсәде, Чалманарат, Әҗмәт, Түмерҗә авылларыннан килеп укый. Алар өйләреннән бик иртә чыгып китәләр һәм мәктәптән дә соң кайталар. Иртән бер стакан чәй эчкән баланың сәгать 9га тамагы ача да ача инде. Беренче ашатканда төрләндереп сөтле ботка, кекс, коржик, чәй яисә кесәл бирәбез, - ди мәктәп директоры Алмаз Рахманов. - Ата-аналарга башта ук аңлаттык, алар каршы килмәде. Ризыкларны төрләндереп бирәбез. Атнага өч көн итле ризык, бер көн балык, бер көн колбаса ризыклары каралган. Шимбә көнне бер тапкыр гына ашатабыз, ботка бирәбез. Мәктәптә барлык балалар да ашый.
- 86 бала ашатабыз. Нормаларга туры китереп әзерләргә тырышабыз. Балалар яратып ашыйлар, рәхмәт әйтеп китәләр, - ди мәктәптә 14 ел пешекче булып эшләүче Ләйсән Хәсәнова.
Уразай мәктәбендә без төшке ашка туры килдек. Пешекчеләре Гөлнара Фазлыеваның янып-пешеп ризык бүлгән вакыты иде. Биредә балаларга ризык әзерләү шартлары, сыйфаты белән танышып чыгуга, ул да бераз бушады.
- Ике тапкыр ашату иң беренче чиратта безгә берникадәр авырлык тудырды. Хәзер эшкә иртәнге 7 тулганчы киләм. 42 балага ашарга әзерлим. Шулай булса да, зарланмыйм. Балаларның сәламәтлеге өчен ике тапкыр ашату бик кирәк дип саныйм. Пешергән ризыкны ашап бетергәннәрен күреп, күңел сөенә, - ди 27 ел пешекче булып эшләүче Гөлнара Фазлыева.
- Мәктәпләрдә ике тапкыр туклануны оештыруны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы да таләп итеп куйды. Аның беренчесе - бер дәрестән соң, икенчесе - төшке аш вакытында. Дүртенче чирек башында санэпидстанция белән килешенгән бер төрле меню төзелеп, мәктәпләргә таратылды. Ризыклар хәзер шуның нигезендә әзерләнә. Актанышның 1 нче һәм 2 нче мәктәпләрендә балаларга утыру урыннары җитмәү сәбәпле, бер генә тапкыр ашату калды. Аларның менюлары исә баетылды. Киләчәктә инде башлангыч мәктәпләр өчен дә бер төрле меню төзеп, аларда да ике тапкыр ашату оештырырга дигән фикердә торабыз, - ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов.
Актанышның 1 нче мәктәбендә дә булып, менюлар, ашарга әзерләү шартлары белән танышып чыгарга булдык. Без барганда көндезге 12 нче ярты җитә иде. Дежур укучылар ашарга өләшә. Биредә укучы 734 баланы һәм озынайтылган көн төркеменә йөрүче 100ләп баланы ашату өчен, әлбәттә, бик күп вакыт сорала.
- Бер ашатканда 150ләп бала ашый, - ди мәктәпнең фельдшеры Ләйлә Шәймәрдәнова. - Ел башыннан ук СанПин белән килешенгән 12 көнлек меню төзеп куела. Шуның нигезендә әзерлибез. Көн саен балаларны ашатыр алдыннан проба алам. Ул 48 сәгать дәвамында саклана.
Мәктәптә ике тапкыр ашату бурычы куелганнан соң, без, урын булмау сәбәпле, менюны баетырга, ризыкның граммнарын арттырырга булдык. Хәзер менюга яшелчә, җиләк-җимеш, салат, камыр ризыклары өстәлде. Аш пешергән көнне өстәп камыр ризыклары пешерелә. Балалар аларны да алып ашыйлар. Әти-әниләр ашатудан канәгать дип исәплибез. Зарланып килүчеләр булганы юк.
Без барган көнне ике бала әтисе Камил Ибраһимов балаларының ашаулары белән кызыксынып, мәктәпкә килгән иде.
- Ике балабыз да башлангыч сыйныфта укый. Ашатуга үзгәрешләр кертер алдыннан җыеп аңлаттылар. Без теләп риза булдык. Ә баланың ашау-ашамавында ашханәнең гаебе юк дип исәплибез. Чөнки бер бала - бер төрле ризыкны, икенчесе икенчесен ярата. Ә үзебезнекеләр тәмле, ашап бетерәбез, дип әйтәләр. Үземнең дә килеп карап торганым булды, ашыйлар. Өстәмә җиләк-җимеш, яшелчә дә бирә башлагач бигрәк әйбәт, - диде ул.
Әгәр дә мәктәптә биргән бар ризыкны да ашап бетереп барсалар, балалар начар тукланалар, дип булмый. Чөнки күп кенә гаиләләрдә мондый төрләндерүләр юк. Ата-аналар да балаларына туклыклы һәм сыйфатлы ризыкларны төрләндереп әзерләсеннәр иде, ди белгечләр.
Мәктәпләрдә булганнан соң, без Луиза Хафизовадан нәтиҗәләр белән кызыксындык.
- Соңгы елларда мәктәп ашханәләрендә ризык әзерләү сыйфаты да, аны әзерләү өчен шартлар да күпкә яхшырды. Һәр төр ризыкны кисү өчен аерым пычаклар, өстәлләр, такталар булдырылды. Аларны кагыйдәләрдән тайпылып кулланучылар юк дияргә була. Шулай ук ризыкларны саклау өчен суыткычлар, камералар да җитәрлек. Ашханәләргә китерелүче ризыклар безнең тарафтан даими тикшерелеп тора. Аллага шөкер, сыйфатсыз ризык очраганы юк әлегә. Язгы чорда яшелчәләрнең сакланышы буенча бераз кимчелекләр күзәтелсә дә, аларны төзәтә торган. Бүген караган мәктәпләргә килгәндә, зурлап әйтә торган кимчелекләр күзәтелмәде. Пешекчеләр ике тапкыр ашарга әзерләүгә балалар саны аз булганлык белән генә җитешәләр. Ә балалар саны күп булса, алар җитешмәсләр иде.
Мәктәптә бер балага көнлек туклану 28-30 сумга төшә. Шуның 20 сумын - ата-ана, калганын дәүләт күтәрә. Районда аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм йөзеннән район хакимияте дә күпмедер булышлык күрсәтә. Бу хакта Ландыш Бариева аңлатып үтте.
- Район бюджетыннан 4 һәм аннан күбрәк балалы, аз керемле гаиләләрдә, авыр тормыш шартларында тәрбияләнүче 135 укучыны бер тапкыр кайнар аш белән тәэмин итү каралган, - диде ул.
Карап йөргәннән һәм рацион белән танышканнан соң, барысы да балаларның сәламәтлеген күздә тотып эшләнгәненә тагын бер кат инандык. Димәк, өйдә әти-әниләргә балаларына мәктәптә әзерләгәнне ашарга, ач йөрмәскә кирәклегенә ныклап төшендерәсе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев