Актаныш

Тана алсаң, Республика да, район хакимияте дә 15шәр мең субсидия бирә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәмәтдинов белән тана сатып алуга тоткан чыгымнарның бер өлешен каплау өчен бирелә торган субсидиягә тукталырбыз. - Шәхси ярдәмче хуҗалык тана ала икән, аңа дәүләт 15 мең сумын, әгәр нәселле тана алса, 20 мең сумын кире кайтара. Дилүс Зөлфәтович, аның шартларына...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәмәтдинов белән тана сатып алуга тоткан чыгымнарның бер өлешен каплау өчен бирелә торган субсидиягә тукталырбыз.
- Шәхси ярдәмче хуҗалык тана ала икән, аңа дәүләт 15 мең сумын, әгәр нәселле тана алса, 20 мең сумын кире кайтара. Дилүс Зөлфәтович, аның шартларына да тукталыйк әле...
- Иң элек, документлар кем исеменнән җыела - шул кеше исеменә теркәлгән җирнең булуы шарт. Бу, әгәр җир икенче кеше исемендә яки өлешләп бүленгән булып, гаилә әгъзалары арасында аңлашылмаучылык килеп чыкмасын өчен эшләнә. Ә тана яки нәселле тананы Татарстандагы бер хуҗалыктан алу шарт булып тора. Бу очракта кеше малын аласы хуҗалык белән килешү төзи, акчасын банк аша аңа күчерә. Күчергәнлек турында квитанция, счет-фактура, килешүне, хуҗалык кенәгәсеннән әлеге тананы алганчы бер танасы булган, алгач икәү булды, дигән выписканы үз эченә алган документларны һәм гаризасын китерә.
- Таналарның билгеле бер айда һәм авырлыкта булуы да мәслихәтме?
- Программа нигезендә таналар 21 айдан да ким булмаска, тере үлчәү белән 430 килограммнан да ким булмаска тиеш. Бер бозау бозаулаган таналар исә 27 айдан ким, 36 айдан артмаска, тере авырлыклары 450 килограммнан да ким булмаска тиеш.
- Үзең теләгән тананы теләсә каян алып та булмыйдыр...
- Әлбәттә. Алда телгә алынганча, бары тик хуҗалыктан гына алып була. Кайсы хуҗалык - анысы мөһим түгел. Кайберәүләр күрше сата, шуннан алам ди. Шәхси сектордан алынган тана өчен субсидия бирелми. Иң яхшысы - үзебезнең район хуҗалыкларыннан алу диясем килә.
- Аласы терлекнең сәламәт булуы да шарттыр...
- Сүз дә юк, тана аласы кеше терлекнең канын тикшертә, ветеринария берләшмәсеннән тана сәламәт, дигән белешмә ала.
- Әлеге сорауны да бирми калып булмый, төрле хәл килеп чыгарга мөмкин: әгәр алган тана авырып, аны мәҗбүри рәвештә суярга туры килсә, яисә терлек авырып үлеп үк китсә, яисә кеше аны аңлы рәвештә бетерсә, нәрсә була?
- Әгәр терлек авырып, ихтыярсыздан суярга туры килсә, яисә үлеп китсә, бу очракта ветеринария берләшмәсеннән белешмә, документлар тутырылып, тапшырыла. Ә алган танасын килешү нигезендә биш ел буе асрамыйча бетерә икән, бу очракта субсидия акчасы министрлык тарафыннан кире юллап алына.
- Тана алучыларга район хакимияте дә ярдәм итәбез, дигән иде.
- Әйе, әгәр кеше тана алырга уйлый икән, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 15 мең сум бирсә, безнең район хакимияте дә 15 мең сум күләмендә субсидия бирәчәк. Моның нигезләмәсе эшләнеп бетү алдында.
Димәк, терлеген арттырам, дигән кешегә мөмкинлек җитәрлек. Бары тик иренмичә, дөрес итеп документларын җыю гына кирәк. Бу эштә авыл җирлеге башлыкларыннан да ярдәм итү сорала.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: