Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТАНСЫКЛАГАН РУХИ АЗЫК: Актаныш сәхнәсендә – Киров халык театрының “Яралы язмышлар”ы (+ ФОТОЛАР)

Актаныш Киров халык театры артистлары белән бергә сәхнә гизде: ул мизгелләрдә төп героиня Настена тормышын күреп тетрәнү дә, сугыш китергән югалтулар өчен әрнү дә, яраланган язмышларны уйлап иңрәү дә, сәхнәдәге җырны дәвам иткән басынкы гына күз яшьләре дә бар иде...

2017 елда “Идел-йорт” төбәкара театр фестиваль-конкурсының гран-приена лаек булып,  Актаныш районының Киров авылы мәдәният йортының халык театры бөтен Татарстанның сәнгать дөньясын шаулаткан иде. Алар ул елны  Г.Камал театры сәхнәсендә Мирхәйдәр Фәйзинең "Ак калфак" спектаклен тамашачы хозурына тәкъдим итте.

Хәер, Киров авылы мәдәният йортының халык театрын Актаныш тамашачысы да күп еллар дәвамында үз итә. Аның үз тугры тамашачысы бар дигән сүзләр һич кенә дә арттыру була алмый. 

Актанышта дәвам итүче театр айлыгы кысаларында 4 март көнне кировлылар район тамашачысы алдында быелгы имтиханын тотты. Сагынылган Киров театры, күңел районыбызның мәдәни дөньясына  көчле дулкын булып килеп кергән иҗат коллективын тансыклаган, җан рухи азыкка сусаган.  500 урынлы залның шыгрым тулы булуы да моңа ачык дәлил иде -  халык бу юлы да алардан  могҗизаи бер  сәхнә әсәре өмет итте.

Коллектив исә Актаныш тамашачысының өметен аклап кына калмады, “халык театры” дигән дәрәҗәле исемнең дә, “Идел-йорт” төбәкара театр фестиваль-конкурсының гран-при иясе дигән югары билгенең дә аларга лаеклы бирелүен исбатлады. 

Актаныш Киров   халык театры артистлары белән бергә сәхнә гизде: ул мизгелләрдә төп героиня Настена тормышын күреп тетрәнү дә, сугыш китергән югалтулар өчен әрнү дә, яраланган язмышларны уйлап иңрәү дә, сәхнәдәге җырны дәвам иткән басынкы гына күз яшьләре дә бар иде...

Киров авылы мәдәният йортының халык театры быел Актаныш сәхнәсенә прозаик, нәкъ менә “авыл прозасы " белән халык мәхәббәтен яулаган рус язучысы Валентин Распутинның “Живи и помни” повесте буенча куелган “Рәнҗетелгән язмыш” драмасын алып менде. Татар классикларының әсәрләрен сәхнәдә җанландырган коллективның быел рус әдәбиятына тартылуы юкка түгел. Моңа 2019 ел Россиядә Театр елы итеп игълан ителү дә, агымдагы елда Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу да сәбәпче булып тора. 

Тарихка күз салсак, В. Распутин “Яшә һәм хәтерлә” әсәрендә  1944-1945 елларны сурәтли. Вакыйгалар нигезендә  ерак Себер авылындагы яшәеш ята.   Автор сугышны, фронт тормышының авырлыгын сурәтләми, ә шушы чорның  авыл  яшәешенә һәм көнкүрешенә ничек йогынты ясавын ача.  Әмма “Яшә һәм хәтерлә”  повесте  үзәгенә кешенең әхлакый сайлап алу алдында торуы хакында мәңгелек сорау  куелган. 

“Яралы язмышлар” драмасының төп геройларының берсе Андрей Гуськов ( сәхнәдә - Айзат Галин)  фронттан кача. Ул  бу гамәле белән үзенең киләчәк тормышын  гына түгел, ә хатыны һәм әти-әнисе язмышын да билгели. Юкса ул яраланып госпитальдә ятканнан соң нибары берничә  көнгә генә  туган туфрагын кайтып күрмәкче була. Кышкы өч тәүлектә бу юлны үтү җиңелдән бирелми – Андрей  фронтка вакытында керә алмаячагын аңлый. Дезертир тамгасы сугылган солдат ни туган йортына керә, ни әти-әнисе белән  күрешә алмый. Ул урманда ялгыз тормышка  дучар ителә... Бу вакытта аның бердән-бер ышанычлы кешесе дә, ярдәмчесе дә, дусты да хатыны Настена була ( драмада - Алсу Хуҗина). 

“Яралы язмышлар” драмасында  рус хатын-кызларының авыр язмышы белән беррәттән аларның тугрылыгы да сурәтләнә. Балачактан ук  авыр тормышка дучар ителгән Настена  Андрейга кияүгә чыгып кына бәхет таба алмый.  Ире аңа аерым мәхәббәт күрсәтми, ә кайчакта җәберли, кул күтәрә. Кайнанасы (Зәмзәмия Миргалимова) тарафыннан да җылылык тапмый ул, каенатасы Михеич (Фәнил Гарипов) киленне кызганып гомер итә. 

Андрейның дезертирлык вакыты Настена өчен  авыр сынау  чоры. Шулай да хатын бирешми, иренә  һәртөрле ярдәм итә, азык-төлек китерә, аның хакында беркемгә бернәрсә әйтми гомер кичерә ул. Шушы вакыт аралыгында әсәр геройлары беренче тапкыр  бер-берсенә чын-чынлап якыная, аларның мөнәсәбәтләрендә хәтта үзенчәлекле романтика, кайгырту һәм наз барлыкка килә. Дүрт ел яшәү дәверендә балага уза алмаган Настена нәтиҗәдә авырга кала. Бу хәбәргә Андрей да сөенә, әмма үзенең җинаяте белән  бәхетле тормышка нокта куйганга үзен күралмас була...

Авылдашлары Настенаны ирсез балага узуда гаепли, әмма бала Андрейдан дигән имеш-мимешләр дә тарала. Бу хәлнең котылгысыз булуы авырлы хатын-кызның үз-үзенә кул салуга этәрә.  Шул рәвешле, кылынган җинаять үз артыннан һәлакәт алып килә.  Андрейның җәзасы исә - хатынын  һәм нәселне дәвам итү өметен югалтуда...

Вакыйгалар чишелешен залда утыручылар  тын да алмый тамаша кылды. Кировлылар бер сәхнәдә мәхәббәтне дә, нәфрәтне дә, өметне дә, югалту ачысын да ача алды. Артистларның геройлар тормышы белән яшәве аларның гамәлләрендә ачык чагылды – күзләр, йөз чалымнары, карашлар, чын күз яшьләре – юк, боларны һәркем мондый югары  дәрәҗәдә гәүдәләндерә алмас иде. Афәрин, Киров халык театры!  

Рольләрне башкарган Алсу Хуҗина, Айзат Галин, Зәмзәмия Миргалимова, Фәнил Гарипов, Энҗе Сибгатуллина, Рөстәм Ганиев, Ләйсән Шәрәфетдинова, Назлыгөл Сираева, Радик Валиуллин, Наил Шәйхелмарданов, Гөлшат Биктимерова, Чулпан Басыйроваларны халык алкышлар белән күтәрде. Драманы тамаша кылучылар арасында тормыш иптәше Сәрия ханым белән  район башлыгы Э.Н. Фәттахов та бар иде. Энгель Нәвап улы үзенең шәхси Инстаграм битендә “Шәп куйдылар Кировлар. Молодцы!” дигән язма да калдырган. 


Киров авылы мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Хуҗина үзенең коллективына, Актаныш тамашачысына  чиксез рәхмәт сүзләрен ирештерде. Күп еллар сәхнә тоткан коллектив сәхнә артында калучы төп иганәчеләрне, һәрдаим ярдәм кулы сузучы затларны да атады. “Актаныш” агрофирмасының   Киров бүлекчәсе җитәкчесе Илфак Гаяновның матди һәм рухи ярдәме, аның эшчеләрнең  театр өчен  куйган хезмәтләре бәяләп бетергесез зур. Хәер, театрны тамаша кылучылар моны һичшиксез бәяләгәннәрдер. 

Шулай да, хөрмәтле сәнгать сөюче тамашачы,  “Яралы язмышлар” драмасын үз күзләрең белән күрүгә җитми. Халык театрларга нигә килә? Ни эзли алар?  Мондый сорауларны еш ишетергә туры килә. Мөгаен, кешеләр кечкенә генә сәхнә мәйданына  бөтен барлыгы белән сыйган тормыштан ак нур эзлиләрдер...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев