Актаныш

ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ: Актанышның бер оешмасы янә яңа җитәкчеле булды

Коллективка яңа җитәкчене район башлыгы урынбасары И.Ш.Бариев тәкъдим итте.

24 сентябрь көнне Актанышның автотранспорт хуҗалыгы яңа җитәкчеле булды. Әлеге вазыйфаны хәзер 1974 елгы Айзат Зиннур улы Шакиров башкарачак. 

Коллективка яңа җитәкчене район башлыгы урынбасары И.Ш.Бариев тәкъдим итте.  Илфак Шамил улы яңа җитәкчегә яңа урында  уңышлар теләде һәм йөкләнелгән бурычларны үти алачагына ышанычын белдерде.


Искәртеп үтәбез, 2017 елның 22 февраленнән шушы көнгә кадәр автотранспорт хуҗалыгы белән Әхмәтханов Ленар Минтимер улы җитәкчелек иткән иде. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: